Татар блогеры Айгөл Тимердән кабартмалар өчен шәп камыр рецепты
Бу камырдан пироглар да тәмле була.

Камыр өчен: 0,5 стакан үсемлек мае, 1 кап «Саф-момент» чүпрәсе (башка чүпрә дә мөмкин), 2 аш кашыгы шикәр комы, 1,5 стакан җылы сөт, 1 кг он, 2 бал калагы тоз, 2 йлмырка, 1 аш кашыгы майонез.
Иингредиентларны шундый эзлеклелектә салып камыр басарга. Камырны бер сәгатькә кабартырга куярга.
«Йомшак камыр пешкәч тә йомшак була, үзе кетер-кетер килә, үзе тәмле булып пешә», — ди блогер.
