Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар блогеры Айгөл Тимергә 13 талпан ябышкан – видео

news_top_970_100
Татар блогеры Айгөл Тимергә 13 талпан ябышкан – видео
Фото Айгөл Тимернең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар блогеры Айгөл Тимергә 13 талпан ябышкан. Ул бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Блогер туган ягы Кама Тамагы районы Балтач авылына кунакка кайткан. Ул әнисе белән кыр суганы җыярга барган.

«Бер урынга бардык, анда 5 минут та тормадык, 3-5 талпан ябышты да, тагын атлап барасың, кабат ябышалар. Урыны шундый иде ахры. Аннары икенче кырга күчтек, анда берәү эләктеме соң… Урыны-урыны белән шундый хәл. Быел аларны бик күп дип әйтәләр. 

Әтинең умарталыгы бар. Урманда еш йөргәч, әтигә кадала инде алар. Әле яңа гына биленә кадалган иде», – дип сөйләде блогер.

«Сез алардан курыкмыйсыз да, чиртеп кенә төшерәсез…» – дип язалар аңа.

«Безнең районда талпаннар энцефалитлы түгел, дип әйтәләр, былтыр тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән исемлектә безнең район юк иде. Шуңа күрә бик курыкмыйбыз», – дип җавап бирде Айгөл Тимер.

Питрәч районындагы туганнарның этенә дә бер көнне 9, икенче көнне 4 талпан кадалган. Узган ел балага талпан кадалгач, табиблар эт белән мәчедән балаларга талпан күчү очраклары еш булуы, балаларны урамда йөри торган эт-мәче белән уйнатмаска киңәш иткән иде.

Талпан вакыты: энцефалит йөртүчеләрдән ничек сакланырга

Талпаннан вируслы энцефалитны һәм боррелиоз авыруын ничек йоктырмаска?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100