news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар блогеры Айгөл Тимердән ташкабакны маринадлау рецепты

news_top
Татар блогеры Айгөл Тимердән ташкабакны маринадлау рецепты
Гөлүзә Василова

Татар блогеры Айгөл Тимер социаль челтәрдәге сәхифәсендә ташкабакны маринадлау рецепты белән бүлешкән.

Ингредиентлар: 4 кг ташкабак, 2 баш сарымсак, 100 грамм тоз, 250 грамм аш серкәсе, 1 аш кашыгы борыч, 1 бәйләм петрушка, 1 бәйләм укроп.

Эш тәртибе:

Барысын бергә бер табакка салып, суы чыкканчы болгаткалап торырга (1 сәгать чамасы). Аннары банкаларга тутырып 15 минут «пар мунчасы»нда тотарга һәм капкачын ябарга.

«Ашап карыйсы да, миңа рәхмәт язасы. Бик җайлы һәм тиз ясала. Минем өчен бер генә тискәре ягы бар – кыяфәте, төсе диимме соң. Аппетитно булып күренми», – дип язган блогер.

Бәлки, аның кабыгын чистартмаскадыр, аерым төс биреп торыр иде.

Фото: © Айгөл Тимер

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар