Блогер Резеда Миңнегулова: «Төркиядә кәфенлек эзләрмен дип, уйга да килмәгән иде»
Төркиядә булган хәлләр соңгы көннәрдә иң күп телгә алынучы вакыйгага әйләнде. Җир тетрәүдән зыян күргән халыкны кемдер кызгана, икенчеләре әлеге картиналарны кино урынына күзәтә, өченчеләре чын мәгънәсендә яланөс калган төрекләргә ярдәм кулы суза.
Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә 16 меңнән артык кеше һәлак булган, 64 мең кеше тән җәрәхәтләре алган. Бу – рәсми теркәлгән саннар, корбаннар саны көн саен арта бара.
Җир тетрәүдән каза күрүчеләргә ярдәм итүчеләр арасында безнең татар кызлары да бар. Кышны уздырыр өчен Төркиягә киткән кызлар бүген актив рәвештә төрек кардәшләребезгә ярдәм күрсәтә.
«Иртәм «Сез исәнме?» дигән хәбәрдән башланды»
– Төркиядә безнең режим бөтенләй башка. Соң ятып, соң торабыз, – ди гаиләсе белән Анталиядә кышларын уздыручы блогер Резеда Миңнегулова. – Иртән телефонымны кулга алсам, «Резеда, сезнең бар да әйбәтме?», «Сез исән-саулармы?» дигән хәбәрләр белән тулган. Башта аптырадым, нәрсә булган, минәйтәм. Шуннан соң «Төркиядә җир тетрәгән» дигән видеолар килә башлады. Анталиядә бу сизелмәде.
«Төркиядә җир тетрәгән» дигән хәбәр таралса да, беренче көнне моның глобальлеген без генә түгел, Төркиядә яшәүчеләр дә аңлап бетермәгән. Югалтулар саны арта барган саен гына бәла-казаның нинди тирән кайгы икәненә төшенде халык.
Резеда Миңнегулова да икенче көнне – хәрабәләр астыннан чыгарылган балаларны күргәч, бернәрсәсез урамда калган кешеләргә булышырга кирәклеген аңышкан.
– Иң башта, шул зыян күргән шәһәрләргә барырга кирәк, дип уйладым. Соңрак, ярдәм җыя башласам, яхшырак булыр, дигән фикергә килдем. Язылучыларым, таныш блогерлар ярдәме белән тиз арада 350 мең сум акча җыелды. Дөресен генә әйткәндә, кыска гына вакытта шул кадәр акча җыелыр дип уйламаган да идем.
«Башта исәннәргә ярдәм җыйдык, хәзер – үлгәннәргә»
Ярдәм җыя башлауга, Резеда Анталиядәге блогерларның аккаунтларын карый башлый һәм алар тәкъдим иткән волонтерлар белән элемтәгә керә.
– Подписчикларым да Төркиядәге волонтерларын җибәрде, алар белән дә күрешеп, махсус список буенча кирәк-яраклар алып, зыян күргән шәһәрләргә җибәрдек, – ди Резеда.
Беренче кирәк-яраклар – фонарьлар, җылыткычлар, кием-салым, азык-төлек була.
– Монда үзе бер хәйрия дөньясы. Якташлар, милләттәшләр белән берләшеп, кайда ни кирәк, шуларны табып җибәрдек. Бер төрек егете белән таныштым. Ул хәзер Искәндерүн дигән шәһәрдә җимерекләрне аралау эшләрендә катнаша. Кирәк-яракларның яңа исемлеген җибәрде. Бүген иң кирәк әйбер – кәфенлек. Мәетләрне пакет, келәмнәргә төргәннәр. Алай җирләргә ярамый, мөселман бит алар. Шуңа бүген кәфенлек эзләү белән мәшгульбез.
Икенче бик кирәк әйбер – бензин. Зыян күргән шәһәрләрдә бензин юк, диделәр. Ул машиналарга гына түгел, җылыткычларга да күп тотыла.
Хәзер могҗиза белән исән калучыларны Анталия, Аланиягә алып килделәр. Аларның күбесе бер кат йокы күлмәгеннән. Дөрес, кунакханәдә бүлмә биреп, тамакларын кайгырттылар кайгыртуын. Әмма кием-салым, гигиена әйберләре – йорт-җирсез, яланөс калучылар өчен шулай ук бик тә мөһим, – дип сөйләде блогер.
Резеда Миңнегулова төрек халкының менталитетына шаккаттан.
– Товарга ихтыяҗ артты дип, бер әйбернең дә бәясе күтәрелмәде. Халык ярдәмчел монда. Бер көнне кибеттән 2 арба кирәк-ярак җыеп, такси чакырттык. Ул безгә аларны тутырышты, бушатырга ярдәм итте һәм «Безнең ватандашларга ярдәм итәсез», – дип, бер тиен дә акча алмады.
Төрекләр генә түгел, барлык мөселманнар Төркиягә килгән бәла-казаны үзенеке итеп кабул итә.
– Шулай да кеше кайгысында баеп калырга теләүчеләр дә бар, – ди Резеда. – Үземә дә «безгә акча җибәрегез» дип яздылар. Җыелган әйберләрне урлау очраклары да бар. Эре супермаркетларны талау очраклары да ешайды. Туры эфирларда «бездә бернинди дә җир тетрәү юк, бар да әйбәт» дип җырлый-көлә сөйләүчеләр дә бар.
Безнең якташлар турында да әйтәсе килә. «Зыян күргән шәһәрләргә булышырга волонтерлар кирәк» дип язылган хәбәрләрдән соң, «Анда барсам, миңа нәрсә була?» – дип, үз кесәсен кайгыртучылар да бар. Хәрабәләр астыннан балаларны коткару өчен акча сорыйлар. Төркия сине кабул иткән, син шунда яшисең һәм аннан акча сорыйсың. Минемчә, бу – кешелексезлек, – ди Резеда, ачынып.
«Йорт-җирсез калучыга җәйге аяк киеме кирәкми»
Резеда фикеренчә, ярдәм итү теләге булса, иң яхшысы – акча җибәрү. Чөнки кирәк-яраклар үзгәреп тора. Фаҗигадән соң шактый вакыт узды, инде хәзер кешеләрне исән килеш табу – могҗизага тиң.
– Төркиянең рәсми МЧС фонды бар. Ул Төркиядә берәү генә. Акчаны шунда күчерергә була. Әле бер төрек блогерыннан күрдем – ярты машина җәйге аяк киеме китергәннәр. Бу суыкта йортсыз-җирсез кешегә җәйге аяк киеме кирәкми.
Акча килеп тора, без тиз арада кирәк-ярак ала торабыз. Бүген генә 150 мең сум акча тотылды. 70 меңгә генератор алдык, кәфенлек һәм бензинга тагын 40 мең сум сарыф иттек, шуларга өстәп, ашамлыклар, кием-салым да җыйдык. Хәзерге вакытта отельләргә урнашкан кешеләргә ярдәм җыеп йөрибез.
Күп тә үтмәде, Резеда кабат элемтәгә кереп, ритуаль хезмәт күрсәтүче оешмага килеп, кәфенлекләр алуы турында хәбәр итте.
– Мин кечкенәдән ярдәм итәргә яраттым. Балачакта хайваннарны коткаручы ветеринар булырга теләдем, Азнакайда әби-бабайларга ярдәм иттем. Төркиягә кыш чыгарга килүем дә юкка гына түгел ахры. Мин – Россия, татарлар һәм мөселманнар арасыннан бер вәкил кебек, – диде Резеда Миңнегулова «Интертат»ка.
«Никахка җыелган пледларны Төркиягә җибәрдем»
Кариев театры актрисасы, блогер Рузанна Хәбибуллина да Төркия кичергән табигый бәла-казага битараф кала алмаган.
– Мин эшкә барам-кайтам, бала үстерәм, яңалыклар укымыйм. Ләкин Төркия фаҗигасен ишетмәгән кеше калмагандыр. Беренче көнне үк ярдәм итәсем килде, тик ничек икәнен белмәдем. Кичә Казанда ярдәм җыю пунктлары барлыгын белдем, – ди ул.
Рузанна һәм Илназ Хәбибуллиннар тиз арада Төркиягә җибәрәсе әйберләр барлый башлый. Кышкы куртка, пәлтәләр, хәтта никахка бүләк ителгән пледлар да тиздән Төркиягә китеп, югалтудан һәм салкыннан күшеккән җаннарны җылытачак.
– Төркиянең Казандагы консуллыгына әйберләр тапшырып кайтып киләм, – диде Рузанна, мин шалтыратканда. – Анда яңа һәм яхшы хәлдәге киемнәр кабул итәләр. Өс киемнәре генә түгел, аз киелгән шапка-шарфлар да илттем. Ике тартма кирәк-яракны машинадан алып керештеләр. Бүген бер фура ярдәм инде Төркиягә кузгалган. Халык күп, бу хәлләр берәүне дә битараф калдырмаган. Шунысы бар, күпләр өр-яңа киемнәр алып китергән. Минемчә, хәзер инде акча җибәрү кулайрак.
Икенче кышын Төркиядә чыгучы Чулпан Гарипова да зыян күрүчеләргә ярдәм җыюда актив. Мин шалтыратканда, ул: «Машинада консерв банкасы кебек барабыз, җыелган акчага бик күп әйберләр алдык. Салон да тулды, багажник та тулды, сөйләшә алмыйм», – диде.
Соңрак, элемтәгә чыгып, Анталиядәге гуманитар ярдәм җыю үзәгенә кирәк-яракларны илтеп кайтуын әйтте.
– «Акча җыярмын» дигән уй килгәнче үк, миңа Татарстан халкы шундый гозер белән яза башлады. Дөресен әйткәндә, акча җыю – минем язылучылар инициативасы. Бүген 63 мең акча җыелды. Шуңа 18 куртка, 40 данә җылы кофта, яшүсмерләргә 20 свитшот, 12 кечкенә бала комплекты, намаз киемнәре, әбиләргә бәйләнгән җылы кофталар, башка кирәк-яраклар һәм шулай ук рулонлы кәфенлекләр алдык. Бер рулон 5 кешегә җитә, диделәр. Кәфенлеккә кытлык монда, көчкә таптык, одеаллар күптән юк, – диде Чулпан Гарипова.
Аның сүзләренчә, бүген Төркиягә иң кирәкле әйберләр ул – кәфенлек һәм олылар өчен 5,6 размерлы памперслар.
– Акча килү дәвам итә. Иртәгә алынган әйберләрне «Татарстан» дип язылган байрак белән тапшырачакбыз. Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаларын миңа якшәмбегә кадәр күчерә ала, – диде ул.
Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен реквизитлар:
89503119902 Чулпан Гарипова Сбербанк
89172263517 Илнар Миннигулов Сбербанк