Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар блогерлары күпме акча эшли?

Яшьләр арасында популярлык казанган татар блогерлары, аккаунтларында реклама урнаштырып, күпме акча эшләүләрен әйтте.

news_top_970_100
Татар блогерлары күпме акча эшли?

“Татар малай”, “Кызык-мызык”, “Че гуглит татар кызы” проекты авторлары реклама белән күпме акча эшли.

“Че гуглит татар кызы”: “Реклама белән акча эшләргә җыенмыйм”


– Мин проект популярлаша башлагач, реклама урнаштыру буенча прайс куйган идем. Ул вакытта миңа төрле эшмәкәрләр, төрле бизнес хуҗалары реклама сорап, бик күп яза иде. Без түләүле реклама шартларынад хезмәттәшлек иттек. Тик аның белән, әлбәттә, акча эшләп булмый. Атнага бер тапкыр 150 сумлык реклама элә идем. Кайчакта сирәгрәк тә булгалый. Аннан соң милли проектлар авторларыннан заякалар килә башлады. Чөнки минем проект милли җанлы яшьләр арасында популярлашты. Төрле дизайнерлар, татар милли стилендә иҗат итүчеләрдән заявка килә башлагач, мин аларга бушлай реклама ясый башладым. Чөнки аның күбесе танышларым-дусларым, икенчедән минем эшем - милләткә хезмәт итү булып чыга бит. Мин шулай ук милли үзаңны уяту өчен, милли үзенчәлекләрне популярлаштыру өчен бушлай реклама куярга булдым. Хәзерге вакытта күпчелек рекламаны бушлай эләм. Һәм моның белән акча эшләргә җыенмыйм”, – диде “Че гуглит татар кызы” блогы “әнисе” Динара Зиннәтова.

“Татар малай”: “Туйга акча җыям, моны яшермим”

– Беренчедән, блог алып бара башлаганда, акча эшләү – төп максатым түгел иде, – ди Ринат Галиәхмәтов. – Йөргән кызым барлыкка килгәч, реклама куя башладым, чөнки кесәләр такырайды, ипотека түләргә кирәк. Шуңа карамастан, реклама булса, мин аны әзрәк блогка кагылышлы, подписчикларга аңлаешлы булсын дип куям.

Күп акча эшләү өчен гел аның турында уйларга, эзләргә кирәк. Мин үзем реклама эзләмим, үзләре яза.

Дөресен әйтәм, реклама белән акча эшлим. Моны “подписчиклар”ыма да турысын әйтәм – туйга акча эшлим дип. Төп эшем дә бар, хезмәт хакына эшлим, әмма блогым көндәлек кирәк-яракка ярап куя. 10-13 мең тирәсе акча керә. Аена. Көненә шулай булса да шәп булыр иде. Моннан тыш, бартер юлы белән дә рекламалар куям”, – диде Ринат.

“Кызык-мызык”: “Минуста утырмыйбыз, блог алып барып, акча эшләп була”


“Безнең блогларда акча эшләү – Россия блогерлары белән чагыштырганда, чәнти бармак кебек кенә. Максатым акча эшләү түгел иде. Минем тематикага туры килми торган реклама заявкалары була икән, юк дип әйтәм. Беренче урында бу проекттан акча эшлләү генә түгел максатым. Бүген минем хезмәт хакы алып эшли торган эшем бар. “Кызык-мызык”ка әллә нигә бер реклама куеп алам да, көндәлеккә, вак-төяккә тотарга ярап куя. Шундый акчалар гына эшләнә. Ә болай минуста утырмыйбыз, блог алып барып акча эшләп була”, – ди Илназ Габидуллин.

Блогерлар фикренчә, язылучылар саны бер мең булса да, реклама урнаштырып, акча эшләргә була. Әмма рекламаңның бәясе – язылучыларның саныннан тора. Әйтик, бер мең язылучысы булган аккаунт белән, йөз мең подписчигы булган аккаунтта реклама урнаштыру бәясе бер үк түгел.

Татар блогерларына кагылышлы язмаларны “Татар-информ” сайтыннан да укый аласыз. Әйтик, Татар блогерлары соңгы елларда коллегалары саны 10-20 тапкырга артты дип исәпли, “Татар-малай" үзенең блогы аша егерме кешегә бер-берсен табарга ярдәм иткән, Татар блогерлары җитди темаларга язмауларының сәбәпләрен аңлатты, Римзил Вәлиев яшь татар блогерларына җитди темаларга язудан курыкмаска киңәш итте дип тә язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100