Татар әбиләренә гамбургер ошаганмы? (видео)
Аш-су өлкәсендә эшләүче егетләр татар әбиләре белән кызыклы тәҗрибә үткәргән. Аның асылы мондый: егетләр әбиләргә хәзерге заман яшьләре ярата торган ризык ашарга тәкъдим итә.
Видеода күренгәнчә, әбиләр башта салат, аннан гамбургер, шулпа, төрле эчлек салынган кыстыбый ашый, морс эчә. Алар һәр ризыкка балл бирергә тиеш була. "Ите йомшак, яшелчәләре дә бар. Ашказанына файдалы", - дип ашый әбиләр салатны. Гамбургерны "Бик тәмле!", дип мактыйлар. Балык һәм башка эчлек салынган кыстыбыйны беренче тапкыр ашауларын әйтәләр. Кыскасы, әбиләргә яшьләр ашый торган ризык бик ошый, барысына да югары баллар бирәләр.
ВИДЕОны карагыз:
ВИДЕОны карагыз: