Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар әбие манго турында: «Ммм, бу имезлек салган кебек бит!»

Оныгы әбисен блогер да иткән.

news_top_970_100
Татар әбие манго турында: «Ммм, бу имезлек салган кебек бит!»
https://www.instagram.com/nenei_tatar/

Түбән Камада яшәүче 86 яшьлек татар әбиенең инстаграмда үз сәхифәсе бар. Аны оныкчыгы алып бара һәм нәне катнашындагы видеолар куеп бара.

Яңа видеода оныкчыгыы әбисен манго белән сыйлый. Манго матур итеп турап, тәлинкәгә тезеп куелган.

«Иске авыз, яңа аш. Черем-черем читкә кач. Исәнлеккә, саулыкка, кайгы-хәсрәтсез гомер итәргә язсын. Шатлыклы еллар килсен. Мәхәббәт белән яшәгез. Еллар имин булсын. Ммм, авызда эреп тора бит бу, май шикелле. Тәмле, нык пешкән үзе. Урынында шушыларны да ашап гомер итәләр инде ә? Без гомергә берничә ашыйбыз инде. Ярар, үлгәнче кабып карадым әле. Исән-сау үстерсеннәр. Бөтен кешегә дә ризык булсын. Кайгысыз еллар килсен һәрберербезгә», — дип тәмләп, теләкләр теләп ашый ул.

Оныкчыгының «тәмлеме, каты тәмлеме?» дип соравына «каты түгел, йомшак тәмле», дип шаярта әби.

Әбинең «ммм, бу имезлек салган кебек» дигәненә оныкчыгы «нәрсә соң ул» дип аптырый. Әби элек балага ипине чәйнәп, әзрәк шикәр комы кушып, марляга салып бирүләре турында сөйли.

Әби үзенең шаянлыгы белән инстачыларның күңелен күтәргән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100