news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татар басма китабы - бер феномен» - Казанда беренче тапкыр Татар китабы көне узды

«Интертат»та практика узучы студентыбыз Гүзәл Басирова әлеге чарада булып кайтты.

news_top
«Татар басма китабы - бер феномен» - Казанда беренче тапкыр Татар китабы көне узды

Татар китабы йортында беренче тапкыр Татар китабы көне билгеләп үтелде. Бу көн татар китабы тарихына һәм милли әдәби мирасыбызга багышланган мөһим вакыйга булды.

Бүген Татар китабы йортында «Җыен» фондының «Шәхесләребез» китап кунакханәсе ачылды. Бу - татар зыялылары, язучылары, галимнәре, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләренең тормышы һәм иҗатына багышланган фәнни-популяр китаплар сериясе. Проектны 35 елдан артык тарихы булган «Җыен» фонды гамәлгә ашыра, бүгенге көнгә серия кысаларында 100дән артык китап дөнья күргән.

Фото: © Гүзәл Басирова

Ачылыш тантанасында Татарстан Милли музее генераль директоры Айрат Файзрахманов әлеге вакыйганың әһәмиятен билгеләп үтте:

«Татар басма китабы - үзенә күрә бер феномен: үз зур тарихы, үз зур мирасы булган феномен. Көн саен булсын китап бәйрәме!»

Ул шулай ук «Җыен» фонды белән хезмәттәшлек турында да сөйләде:

«Безнең күптәнге хыялыбыз тормышка аша. Кеше килеп, рәхәтләнеп, татар китабыннан ләззәт, тәм алып, монда белем белән рухлансын дигән теләктә без бу почмакны ачабыз».

Айдар Шәйхин Татар китабы көненең ни өчен нәкъ менә 13 сентябрьдә уздырылуын аңлатты:

«Без татар тарихы өчен мөһим булган бер вакыйганы билгеләп үтәбез. 1800 нче елның 13 сентябрендә Россия империясенең Сенаты Казанда татар басмаханәсен оештырырга рөхсәт биргән. Татар китабының да көн саен бәйрәме булсын, чөнки без китаплы халык дип горурланып сөйлибез», - диде ул.

Фото: © Гүзәл Басирова

Китап кунакханәсе татар китабы йортына килүчеләр өчен ачык – алар «Шәхесләребез» сериясендә басылып чыккан китаплар белән таныша, аларны укый-өйрәнә ала. Ел дәвамында бу ноктада мәдәният һәм сәнгать әһелләренә багышланган лекцияләр һәм фикер алышулар да үткәреләчәк.

Шулай ук, бүген «Шәхесләребез: Шәриф Камал һәм аның билгесез тормышы» дигән беренче лекция булды. Аны Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин үткәрде. Лекциядә Шәриф Камалның тормышы һәм иҗаты турында аз билгеле фактлар тәкъдим ителде.

Татар китабы көне – яңа традиция башлангычы. Ул татар китабы тарихын искә төшерә, милли әдәби мирасыбызны саклау һәм таныту өчен мөһим адым булып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар