Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар-башкорт дуслыгы бәйрәме: Айгөл Сагынбаева сигез еллык тәнәфестән соң кабат Казанда концерт куйды

Айгөл Сагынбаева янәдән Казанга килде. Башкортстаннан үзе белән ияртеп чиксез моң алып килгән. Айгөл үзенең җырлары белән татар-башкорт дуслыгы бәйрәмен оештырды дисәм, ялгышмам.

news_top_970_100
Татар-башкорт дуслыгы бәйрәме: Айгөл Сагынбаева сигез еллык тәнәфестән соң кабат Казанда концерт куйды

Татар белән башкортны чагыштыру күренеше хас безгә. Күптән түгел мондый чагыштыру рәсми дәрәҗәгә чыкты дисәк тә була: Башкортстан башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбиров Татарстанның "Без булдырабыз!" шигаренә "Без яхшырак булдырабыз!" дигәнне тәкъдим итте. Татарлар белән башкортлар сәнгаттә, мәдәнияттә, әдәбиятта да бер-берсеннән калышмаска тырыша. Айгөл Сагынбаеваның концертын карап кайткач, татар белән башкортта шул ук бер моң дигән фикергә килдем. Татарның моңы да, башкортныкы да затлы һәм кабатланмас. Әлеге ике милләтнең халык җырларының темалары да, яңгырашы да охшаш. Әлеге фактны Айгөл үзе дә тамашасында дәлилләде.

Айгөл башкорт телендә җырлаганда, кайбер сүзләр аңлашылып бетми иде. Ләкин моңа карамастан җырчының күз карашыннан, көйнең яңгырашыннан җырның нәрсә турында булганын аңлап була иде. Барыбыз да аңлыйбыз: җырчы нәрсә турында җырлаганын аңласа, ул аны тамашачысына да аңлата алачак. Айгөлнең концертында тамашачы белән җырчы арасында гармония һәм тынычлык хөкем сөрде.

Концерт барышында үзем-үземә сорау биреп куйдым: “Татар эстрадасында Айгөл кебек җырлый алучылар бармы?” - дидем. Мин музыкаль мөмкинлекләр турында әйтмим, ә һәрбер иҗекне, һәрбер нотаны күңел түреннән чыгарып, аларны чишмә агымыдай искиткеч тавыш белән бизәп, ахырына кадәр җиткерү турында сорадым. Янымда утыручы белән дә аралашып алдым. “Айгөл Хәйри”, - диде ул миңа. Әйе, ул бар, ләкин ул концертлар куймый. Гөлсирин Абдуллина исемә төште. Аның репертуарында татар халык җырлары бар, ләкин ул да хәзер тиз ритмлы, попсага якынрак булган җырларны җырлый. 

Концертта башкарылган җырларның күбесе салмак көйдә иде. Мәхәббәтнең бәхетлесе һәм җавапсызы, әнигә мәхәббәт, туган якка һәм тормышка булган сөю – болар Айгөл җырларының темалары. Бер караганда, һәрбер җырчы шул ук темаларга җырлый инде. Айгөл концертының үзенчәлекләрен барлап карыйк әле.

Беренчедән, Башкортстанның халык уен кораллары милли оркестрлары. Милли орекстр һәм гади музыкаль төркем төркем арасында шактый аерма бар. Яңгырашлары төрле. Әйе, икесендә дә тере тавыш, ләкин милли оркестр миллилеге белән үзенә җәлеп итә. Шулай да, Айгөл концертында халык уен кораллары озак яңгырамады. Ялгышмасам, бары тик җиде композиция. Миңа җитмәде. 

Икенчедән, Айгөлнең костюмнары. Мин үзем татар орнаментларына гашыйк. Җырчының беренче ике күлмәгенә сокланып карап утырдым. Тамашачыга да ошагандыр дип уйлыйм. Гади генә үзе, әлләни ис китәрлек тә түгел, шул ук вакыт зәвыклы да.

Өченчедән, биючеләр. Чын дөресен әйтсәк, тузан чыгарлык итеп өздереп биемәделәр. Татар биюен бүләк итеп алып килделәр. Алып баручы Искәндәр Хәйруллин: “Татар биюен күптәннән күргән юк шул”, - дип төрттереп тә куйды Башкортстан кунакларына. Бию көйләре тиз, ә үзләре әкрен бииләр. Татар тамашачысы, үзебезнекен өздереп биегәндә, кул чапмыйча тормый, биючене алкышлар биетә. Килешәсезме? Ә монда кул чабулар булмады. Чыгыш тәмамлангач кына зал алкышлады.

Дүртенчедән, концертны туллыландырыр өчен булса кирәк, чакырылган кунаклар. Турысын әйтсәң, башкорт егетләренең чибәр икәннәрен барыбызга да билгеле. Аларның чибәрлекләренә тагын бер инанып кайттым. Кап-кара чәчләр, ә ул ут күзләр, мин әйтәм... Исең китәрлек. Ләкин алар барысы да өйләнгән, хм...

Айгөл алар арасында бер гүзәл чәчкә кебек иде. 

Концертта катнашучылар арасында Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиев һәм аның улы Ибраһим да бар иде. Ринат абыйның улы да талант иясе икән бит. Гармунда өздерде генә. Әле шуны әйтергә кирәк: бу Ринат абый улларының берсе генә, ә алар анда тугыз. Калганнары да сәләтсез түгелдер.

Айгөл Сагынбаева кемгә гашыйк булган?

Концерт башында Айгөл: “Дуслар, беләсезме, мин гашыйк булдым”, - диде. Алып баручылар моны ишетеп, кемгә гашыйк булуын ачыкларга тәвәкәлләделәр.

Тамашада катнашучылар арасында “Караван” төркеме бар иде. Әлеге төркемдә дүрт егет. Менә шушы дүрт егетнең берсенә гашыйк булгандыр инде дип уйладылар. Башланды узыш, егетләрнең кайсысы яхшырак, кайсысы Айгөлгә күбрәк туры килә.

Ахры чиктә түбәндәге карарга килделәр: Айгөл кем белән дуэт җырлый, шуңа гашыйк.

Хәзер кем белән җырлар микән дигән сорау килеп басты. Искәндәр Хәйруллин егетләргә: “Ишетеп беләм: кайсыгыздыр әле күптән түгел яхшы исемгә лаек булды”, - диде. Соңыннан уены-чыны белән: “Званиең бар икән, җырлыйсың инде – безнең Казанда шулай”, - дип өстәде.

Егетләр арасында Башкортстанның атказанган артисты бар икән. Ул – Марсель Котоев. Айгөл белән алар башкорт халык җырларына тезмә башкардылар.

Шулай да Айгөл Марсельгә гашыйк түгел икән. Концерт ахырында ул залга: “Тамашачыларым, мин сезгә гашыйк”, - дип мәхәббәтен белдерде.

Сорауларга җавап булмады

Айгөлгә бирәсе сорауларым күп иде. Администраторы белән (әлеге туташны администратор дип аңладым) алдан сөйләшеп: “Айгөлгә берничә сорау биремен әле”, - дидем. Ул каршы килмәде. Шулай итеп Айгөлнең фотога төшүен, күлмәкләрне алмаштыруын көтәргә булдым. Булды, бушады бугай дип, кергәч, Айгөл миңа: “Туганнар көтә, вакытым юк”, - диде.

Туганнар чәй эчәргә көткәндер, күрәсең. Концерттан соң икенче көнгә тамашаның продюсерына язгач: “Сорауларны миңа җибәр”, - дигән хат килде.

Алай ни кызыгы булсын инде ул сорауларның? Айгөл сигез ел Казанда булмаган. Казан үзе, аның тамашачысы үзгәргәнме? Бу турында сорар идем. Мәсәлән, миңа билгеле булганча, ул беренче иреннән аерылып, үзеннән бик күпкә олырак, эш урынына һәм вазыйфасына карасаң, бай иргә кияүгә чыкты. Моны да сорар идем. Тагын миңа Айгөл йөкле булып күренде. Моны дәлилли алмыйм, ләкин миңа шулай тоелды. Сораулар күп иде, кыскасы.

Айгөл Сагынбаева Казан тамашачысына кирәк

Концерт шәп үтте! Тамаша кылу – ял итү белән бер иде. Миндә нигә кайбер җырчыларның тавышын чишмә тавышы белән чагыштыралар икән дигән сорау барлыкка килгәли иде. Ничек шулай нечкә һәм матур итеп җырлап була икән ул? Кайдан чыга ул тавыш? Белмим, Ходайдан бирелгән сәләттер, күрәсең.

Айгөлгә җырларга кирәк. Ул Татарстанның атказанган артисты. Һәм ул, һичшиксез, Казан тамашачысына кирәк. Айгөлнең алдагы концертын тагын сигез ел көтәсе булмас дип ышанабыз. Ешрак кил Казанга, Айгөл!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100