Татар авылында чын Гагарин кубогын тракторга "кидергәннәр" - фото
Хоккейчы Данис Зарипов "Ак Барс" клубы быел яулап алган Гагарин кубогын Дөм-Дөм авылына алып кайтты.
Алабуга районындагы Татар Дөм-Дөме авылы Данис Зариповның әти-әнисенең туган авылы. Данис үзе бирегә каникулларга кайта торган булган.
Спортчы Кубокны авылга алып кайткач, аның белән рәхәтләнеп шаяртканнар. Хәтта тракторга да "кидереп" куйганнар. Бу гамәлне "Трактор" хоккей командасыннан көлү дип тә кабул итүчеләр булган.
Спортчы Кубокны авылга алып кайткач, аның белән рәхәтләнеп шаяртканнар. Хәтта тракторга да "кидереп" куйганнар. Бу гамәлне "Трактор" хоккей командасыннан көлү дип тә кабул итүчеләр булган.
- Быел 22 апрельдә "Ак Барс" хоккей командасы Казанда узган матчта ЦСКА командасын җиңеп, Гагарин кубогы иясе булды. Матч 1:0 исәбе белән тәмамланды. Финал сериясендә исәп - "Ак Барс" файдасына 4:1 булды.