Татар ашлары турында китап халыкара премиягә лаек: «Өчпочмак – дөньядагы иң тәмле ризык»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар кухнясының Эр-Риядта дөньякүләм триумфы турында сөйләде. Бу хакта язманы һәм видеоны ул МАХ каналына куйган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Безнең өчпочмаклар – дөньядагы иң тәмле ризык! «Земля, душа и кровь татар» китабы дөньяның иң яхшы кулинар китабы булды һәм Эр-Риядта халыкара тантанада Gourmand Awards премиясенә лаек булды!
Татарстанга килегез! Бездә тәмле», – дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Кулинар язучы һәм телевидение алып баручысы Сталик Ханкишиевның «Земля, душа и еда татар» китабын 30 нчы İnternational Gourmand Awards премиясендә иң яхшы кулинар китап дип таптылар һәм премия тапшырдылар.
Татарстан хөкүмәте заказы буенча әзерләнгән китапта татар халык кухнясының үзенчәлекләре, шулай ук милли йолалар чагылыш тапкан. Проектның кураторы – Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
«Һичшиксез, татар кухнясына бәйле басмалар бик күп, әмма һәрвакыт ниндидер яңа, үзенчәлекле, матур нәрсә табасы килә. Шулай итеп республика тормышында әлеге китап шушындый вакыйгага әйләнде», – дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.
Китап авторы сүзләренчә, халыкара бәйгедәге уңыш – уртак җиңү. «Минем өчен бу җиңүнең кыйммәте шунда – ул минеке генә түгел. Ул – шушы искиткеч, бик юмарт, матур һәм лаеклы кухняны булдырган бөтен татар халкыныкы», – дип сөйләгән китап авторы.
- Gourmand Awards – кулинария өлкәсендәге иң абруйлы дөньякүләм премия. Аның өчен ел саен 200дән артык ил вәкиле көрәшә. Кулинария әдәбияты дөньясында GourmandAwards премиясен кино өлкәсендәге Оскар белән чагыштыралар.