Казанда Бауман урамында ябылган «Татар ашлары йорты» рестораны урынында «Тәэсирләр сарае» («Дворец впечатлений») ачылды. Яңа локация төрле тәэсирләр тудырды: матур, феерик, яңа модалы визуаль эффектлар белән тулган кебек, әмма тарихка кергән ябылган «Татар ашлары йорты» да кызганыч. Өстәвенә, яңа сарайда күңел ачулар кыйммәт, һәр гаилә культпоходка 10 мең сумга якын акча сарыф итә алмый, дип яза «Республика Татарстан» сайты.
«Мариин театрына бару арзанрак»
Казан үзәгендә милли ашлар ресторанын 1969 елда данлыклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов ача, ул 1984 елда вафат булганчы «Татар ашлары йорты»нда эшли. 2000 еллар башында ресторан бинасын реконструкциялиләр, яңартылган «Татар ашлары йорты»н ТРның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев ача. «Әхмәтҗановның варислары аның маркасын тотарга тиеш. «Татар ашлары йорты» республика башкаласында яшәүчеләрнең һәм кунакларның яраткан урыны булырга тиеш», – ди ул. Шул ук вакытта ресторанга аңа нигез салучы хөрмәтенә мемориаль такта эленә.
Соңгы берничә елда «Татар ашлары йорты» бикле тора. Ул элеккеге Татфондбанк хуҗасы Роберт Мусинныкы була. Бинага яңа хуҗа эзлиләр. 1 ел элек бинаны 160 млн сумга Архангельскиның элеккеге мэры Александр Донской сатып алганлыгы билгеле була. Ул Казанның Бауман урамында күңел ачу урыннары хуҗасы була («Дом великана», «Дом вверх дном», «Big Funny»).
Эшкуар «Татар ашлары йорты» урынында чираттагы күңел ачу урынын ачарга теләвен белдерә. Һәм менә Яңа ел алдыннан Бауманда «Тәэсирләр сарае» ачылды. Монда килүчеләр билет сатып алганда ук тәэсирләр ала башлый: өлкәннәр өчен керү 3000 сум тора, 3 яшьтән 14 яшькә кадәрге бала өчен – 1500, 3 яшькә кадәрге балаларны бушлай кертәләр. Әмма, йорт эчендә төшерелгән фото һәм видеолардан күренгәнчә, анда кечкенә балаларга әллә ни юк.
Сарайда 3 зал: көзгеле зал, шулай ук «Аватар» һәм «Властелин колец» киносындагы кебек әкияти локация һәм супермаркет залы. «Бу – ясалма интеллект һәм 252 рәссам, дизайнер һәм декоратор ярдәмендә ясалган яңа күңел ачу форматы. «Тәэсирләр сарае»нда чынбарлык һәм уйдырма арасындагы чик югала. Сезне мавыктыргыч визуаль эффектлар белән көзгеле зал, фантастик җан ияләре белән тылсымлы урман һәм дөньяда бернәрсә дә сатып алып булмый торган бердәнбер сюрреаль супермаркет көтә», – диелә социаль челтәрдәге аккаунтында.
Социаль челтәрләрдәге комментарийларга караганда, сарайга килүчеләргә аның Казан өчен моңарчы күрелмәгән әкияти атмосферасы ошый, һәм казанлылар «Татар ашлары йорты» ябылганга бик үкенмиләр. Ләкин барысы да, яңа күңел ачуга билетлар бик кыйммәт, ди.
«Бөтенләй башка чынбарлыкка эләккән кебек тоела. Балаларым мондагы күренешкә бик шатландылар, һәм мин үзем дә бу искиткеч көзгеле лабиринтлардан күзләремне ала алмадым. Бу искиткеч урын фонында без бик күп фотолар ясадык».
«Бик кыйммәт! Без Санкт-Петербургта шундый ук сарайда булган идек, анда 2 тапкыр арзанрак».
«Казанда мондый күңел ачу урыны юк әле, һәм минем балаларым да бик шат иде, әмма кыйммәт булуы белән килешәм».
«Япониянең «TeamLab» проектыннан алынган, әмма анда билет бәясе 2 тапкыр түбәнрәк».
«Татар ашлары йорты» юкка чыкты, чөнки анда күңелсез һәм тәмле түгел иде, ничә ел инде ихтыяҗ булмаган, инде ул аш-су осталары юк. Дөнья бер урында тормый. «Тәэсирләр сарае» да озак яшәмәс, әмма яңа хисләр китерер».
«Милли истәлекле урыннарның юкка чыгуы бик кызганыч. «Чәй йорты», «Татар ашлары йорты» йорты... Аларны йөзсезлек сарайлары алыштыра».
«Мариин театрына бару арзанрак. Анда, әлбәттә, тәэсирләр күбрәк».
«Татар ашлары йорты» бинасы янында кабартылган кызыл эт күреп, бик күңелсезләндем»
«Юныс Әхмәтҗанов – ул легенда, татар милли аш-суларын барлаган, авыллар буйлап йөргән, рецептлар җыйган кеше. Мин бинаны Бауман урамында берничә күңел ачу урыны ачкан Донской сатып алганын белгәч, шунда ук, татар колоритыннан монда бернәрсә дә калмаска мөмкин, дип куркып калдым. Шулай булды да», – ди Казан экскурсоводы Лилия Кәлимуллина.
Узган ел ул, башка ваемсыз булмаган казанлылар белән бергә, «Татар ашлары йорты» язмышы турында ТР Мәдәният министрлыгына, Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитетына язган, хакимиятләр бизнесмен белән компромисска ирешер, дип өметләнеп йөргән.
«Казанны 2021 елда Россиянең гастрономия башкаласы буларак тәкъдим иттеләр бит, без кухнябыз белән горурланабыз. «Татар ашлары йорты» бинасында Юныс Әхмәтҗанов музее һәм татар аш-суы буенча мастер-класслар өчен урын булсын иде, туристлар моңа бик мохтаҗ. Бауман урамы – Казанның визит карточкасы, һәм безнең шәһәр кунаклары хәзер нәрсә күрә? Казан мәдәнияте һәм тарихы белән бернинди дә уртаклыгы булмаган аңлашылмаган күңел ачу биналары урын алды», – ди экскурсовод.
Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова «РТ» корреспонденты белән сөйләшкәндә, шулай ук, легендар «Татар ашлары йорты» югалуына бик үкенүен белдерде.
«Татар ашлары йорты» – безнең өчен Татарстанның кулинар традицияләре белән бәйле тарих һәм татар аш-суын сәнгать дәрәҗәсенә күтәргән һәм бөтен гомерен аңа багышлаган Юныс Әхмәтҗанов символы. Аның мирасы әле дә өйрәнелә, аның рецептлары милли ризыклар әзерләү өчен кулланыла. Без, әлбәттә, «Татар ашлары йорты»н күңел ачу йорты итеп бирүгә каршы идек. Мин ял көннәрендә шушы бина яныннан үттем. Аның ишек төбендә кабартылган кызыл эт күреп, бик күңелсезләндем», – ди Шәрәфетдинова.
«Безнең Ассоциация анда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге милли аш-су кафедрасын, гастрономия музеен һәм милли аш-суның уку ресторанын ача ала иде. Ләкин, кызганычка, бу – шәхси бина, һәм хуҗасы аны теләгәнчә кулланырга ирекле. Шәһәр яки республика хакимияте безгә татар гастрономиясе үзәген булдыру өчен башка бина бирергә мөмкинлек табар дип өметләнәбез, анда белгечләр әзерләячәкләр, кулинар традицияләрне өйрәнәчәкләр».
«Бер дәвер тәмамланды»
Казан Башкарма комитетының туризм комитеты рәисе Дарья Санникова «РТ»га «Татар ашлары йорты» урынында «Күңел ачулар сарае» ачылу уңаеннан тәэсирләре ике яклы булуын таныды:
«Бер яктан, чыннан да, Казанның легендар «Татар ашлары йорты» дәвере тәмамлануы бик кызганыч. Аның урынында «Татар аш-суы тарихы музее»н ачып булмавы бик кызганыч. Икенче яктан, бу урынның җанлануы һәм гаилә ялы традициясен саклавы сөендерә. Вакыт узу белән хәзерге хуҗалар бу урында татар ашлары белән проект уйлап табар дип өметләнәм, чөнки тарихның бер өлеше сакланып калсын иде. Әмма моңа өмет аз».
«Без җәмәгать туклануы һәм тарихи-милли музейлар өлкәсендә профессионаллар түгел. Безнең команданың көчле ягы – күңел ачу өлкәсе, гаилә шатлыклары һәм интерактив күңел ачулар, – дип аңлатты Донской. – Проект уникаль һәм күңелле урын булдыруга, шулай ук Казанның туристлык инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән».
- «Татар ашлары йорты»н ябуга каршы Ләйлә Лерон протест чаралары уздырды, хатлар да язды. Әмма бу үтенечләр тормышка ашмады – бинаны башка кешегә саттылар.