Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар артистларын дәвалаган остеопат Рәсүл Бурановны үтергәннәр

news_top_970_100
Татар артистларын дәвалаган остеопат Рәсүл Бурановны үтергәннәр
Рәсүл Бурановның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Казанда сколиозны операциясез дәвалаучы, Кытай халык медицинасы белән шөгыльләнүче остеопат, 15 ел эш тәҗрибәсе булган медик Рәсүл Бурановның гомере өзелгән.

Аның пациентлары яшь табибка ни булганлыгы белән кызыксынган. «Үтерү» дип хәбәр ителә остеопатның социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Рәсүл Буранов татар эстрадасы җырчылары белән аралашып яшәгән. Аларның туган көннәренә, концертларына йөргән.

«Ничек тыныч кына яшәргә соң, шундый хәбәрләр килеп торганда… Урының оҗмахта булсын, Рәсүл», – дип язган җырчы Зәринә Хәсәншина.

«Күпләр белгән, яраткан һәм хөрмәт иткән искиткеч кеше арабызда юк инде. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз», – дип язган җырчы Люция Мусина.

Мәрхүм үзе дә җырлаган. Дөресрәге, эстрадага аяк баскан гына булган – әле 12 майда гына Рөстәм Закировны туган көне белән котлап, беренче рэпын укыган.

Рәсүл Буранов апрель аенда Илсөя Бәдретдинованың концертында булган, җырчыга чәчәк бүләк иткән. Шунда ул тамашачыларга бәхет һәм тынычлык, ә җырчыга «һәрвакыт елмаеп торыгыз, бәхетле булыгыз һәм чәчәк атыгыз» дип теләгән шат күңелле медик.

«Нинди ир-ат! Аның одеколоны...» – дип сәхнәдән озатып калган аны җырчы.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 май 2023
    Исемсез
    Ул яшэргэ ашыкты. Мин дэ булган идем анарда. Ат кебек чаба иде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100