Татар артистлары Бауман урамында чыгыш ясады - Казан үзәгендә хәйрия концерты узды
Әлеге концертта «Интертат»та практика узучы Розалия Сәгәдуллина булды.
Казанның Бауман урамында Казан мәчесе һәйкәле янында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан хәйрия концерты узды.
Чарада татар эстрадасының популяр артистлары чыгыш ясады: Гөлназ Асаева, Илнат Фәрхуллин, Айгиз Хәйдәршин, Альберт Вәлиуллин, «Ямьле» төркеме.
Һәйкәл янында тамашачылар бик күп иде. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары концертны зур кызыксыну белән карады, артистларны алкышлар белән каршы алды.
Артистлар башкарган җырлар тамашачыларга күтәренке кәеф һәм рух бирде. Һәр чыгыш йөрәкләргә үтеп керде, күпләр артистларга кушылып җырлады.
Концертта хәйрия акчаларын кабул итү өчен QR-код урнаштырылган иде. Барлык күчерүләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.
Оештыручылар барлык катнашучыларга, артистларга һәм тамашачыларга ихлас рәхмәт белдерде.