Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар акценты - видеода: иң популяр роликлар исемлеге

Татар кешесен сукыр булсаң да аерып була, чөнки татарларның сөйләм теле, татар диалекты бар дөньясыннан аерылып тора. Ничек кенә тырышсаң да, татар кешесеннән татарча акцентны куып чыгарып булмый. Нигә шулай икәнен, түбәндәге видеоязма да бик тә җентекләп анлатылган:

news_top_970_100
Татар акценты - видеода: иң популяр роликлар исемлеге

Әлбәттә, бу күренеш татарларның минусы булып тормый, киресенчә, бары тик бер генә халыкка хас булган үзенчәлек. Интернетта татарча акцентка  багышланган бик күп видеоязмалар бар, кемдер аны махсус ясый, ә кемнеңдер инде ул канына сеңгән.

“Притсидател силсаует”

“Председатель сельсовет” җыры белән Илнур Юламанов бер мизгелдә супер-мега йолдызга әйләнде. Илнур Юламановның бу ролигын 12 миллион кеше караган.  Җирлек җитәкчеләренең җитешсезлекләрен күрсәтеп, пародия формасында төшерелгән клип. Авыл күренешләре һәм шушы күренешләр арасында кискен күзгә ташланып торган “гламур” секретарь күренешләре, көчле татар акценты белән башкарылган җыр – болар барысы да татар тамашачысының күңеленә хуш килә.

Роликның популярлыгын Илнур Юламановның бу пародиясенә төшерелгән пародияләр дә дәлилли. Андыйлар берничә, кайберләре инде үзләре шактый популярлык казанган. Мәсәлән, Чувашиянең Новое Чурашево мәктәбенең 10 класс укучылары төшергән клип та шул хакта сөйли.


“Гылауная наша задащы – зачитит наши лиса!”

“Гимн пригородного лесхоза”. Урманчылар җыелышында Шәһәр яны урман хуҗалыгының гимнын башкарган егет шулкадәр моңлы тавыш иясе, хәтта җитәкчеләре дә тыелып тора алмый көләләр. Егетнең тырышлыгы белән Урман яны хуҗалыгы яңа яктан танылды – “пригородный лесхоз”ны эзләгән чакта бу клипка тап буласың.


“Строители делают дамы! “ 

“Карим строитель”. Һәр кечкенә баланың дәү үскәч шул булыр идем дигән хыялы бар, Кәрим исемле малай бу видеода үзенең “үскәч, төзүче булыр идем“, дигән хыялын сөйли. Шулхәтле кызык итеп сойли ки, аңа төзүче түгел, ә Шамкайга алмашка килергә кирәктер, мөгаен. Кәримне кем һәм кайда төшереп алуы хакында интернетта мәгълүмат табып булмады.


Вапщи ни панимаю!

Гүзәл Шәрәфетдинова роликлары. Татар акценты Уфа видеоблогерының төп фишкасы булып санала. Ул татар акцентын махсус кулланып, төрле образлар, татарча колорит һәм искиткеч юмор тудыра. Кызганычка каршы, кызый бик нык сүгенергә ярата. 

“Ыф силым, тилифун харуший”

"Как татарин Консультантом работал". Әллә уйнап, әллә чынлап ясалган шаярту, тик тегеләй дә, болай да бик кызык килеп чыккан. Казаннан районга кайтып, электроника кибетендә шундый сатучы егеткә тап булсагыз, бер дә аптырамагыз. Авторы роликта үзен Газим дип атаган Уфа егете Ян Бакиров. Видеодагы сүгенү сүзләре юкка чыгарылды. Оригиналны карарга теләсәгез, сүгенү сүзләрен ишетергә дә әзер булыгыз.

“Я ф шуке, машину выйграл”

“Я счастливчик”. Бер машина алырга дип барып, ике машина белән кайтсагыз, сездә нинди эмоцияләр булыр иде икән? Казандагы автосалонның рекламасын татар акценты белән сөйләшүче егет популярлаштырды.

“У нас таких нит“

“Трезвые водители”. Чаллы шәһәре үзенең  яхшы инфраструктурасы белән генә түгел, ә “нормальный” шофер егетләре белән дә дан тота икән, ләбаса. Ролик татар акценты белән генә түгел, татар абзыеның рус телен сүзләрен урынлы кулланмавы белән дә елмаю тудыра. "НТВ" каналы тырышлыгы белән ЮХИДИ хезмәткәре Радик Рамазанов әлегә кадәр популяр.

Здрасти дивушкы, мужны вапрус?

“Татарин звонит в МегаФон”. Кайвакыт телефонда гадәти гудок урынына бүтән моңлырак җыр тыңлыйсы килә, әмма ләкин операторлар бары тик рус җырлары гына тәкъдим итә алалар. Ә бу егетнең күңеле татар җырын тели. Ютуб каналында үзен STALKER дип атаган татар егете телефон пранкы ролендә көчен сынап карый. Бу роликтагы сүгенү сүзләре шулай ук юкка чыгарылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100