Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТАССР тарихыннан: Куйбышев сусаклагычы апокалипсисы

“Печән базары -2019” фестивалендәге лекторийда күтәрелгән тагын бер мөһим тема – Казанда һәм Татарстанда су басу фаҗигасе. Журналист Ян Гордеев Куйбышев сусаклагычын төзегәндә авылларны күчеп утырту, бу корылманың китергән зыяны, илленче еллар вакыйгалары һәм сусаклагычны япкан очракта нәрсәләр булачагы турында сөйләде. “Татар-информ” хәбәрчесе аның лекциясендә яңгыраган фикерләрне тәкъдим итә.

news_top_970_100
ТАССР тарихыннан: Куйбышев сусаклагычы апокалипсисы

1956 елда Казан тарихында көтелмәгән борылыш була: шәһәрнең бер өлешен су баса һәм Казан Идел буенда урнашкан башкалага әверелә. Моның плюслары да, минуслары да бар. Әлеге тема эмоциональ яктан авыр. Бигрәк тә бу вакыйгаларны үз башыннан кичергән кешеләр өчен. 

Куйбышев сусаклагычы барлыкка килү бөтен илгә йогынты ясый – Татарстанга, татар авылларына... Ул безнең уртак тарихыбыз һәм күп очракта ул фаҗигале тарих.

Автор фотосы

Казансу аркылы җәяү чыгып булган

Хәтерләсәгез, быел май аенда, Иделдә су кимү сәбәпле, кайчандыр су баскан юл ачылды. Яшьләр бу юлны карарга йөри башлады, социаль челтәрләрдә фотолар таралды. "Әлеге юл каян кая булган" дигән сораулар туды. Болар барысы да узган гасырның илленче еллары белән бәйле.

Фото: Рамил Гали

Куйбышев гидроэлектростанциясе төзелгәч, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары территориясе хәтле җирне су баса. 58 предприятие күчерелә. Казан беркайчан да Идел буенда урнашмаган, ул Иделдән 13 км ераклыкта була. Быел ачылган юл складларга, совхозларга бара торган була. Дистәләгән оешмалар торган була.

Бөек Ватан сугышы вакытында немец разведчиклары очкычтан Казанны 1942 һәм 1943 елларда фотографиягә төшерә. Аларны карагач, Казанның нинди булганын аңлый башлыйсың. Безгә киң булып тоелган Казансу чынлыкта бик кечкенә генә елга булган, аның аркылы хәтта җәяүләп тә чыгып булган. Идел дә зур елга булмаган, ул хәзерге Казансу елгасы киңлегендә генә була. 

Куйбышев сусаклагычы сугышка кадәр төзелергә тиеш була, әмма моңа Бөек Ватан сугышы комачаулый. Аны төзү өчен тоткыннарны җәлеп итәләр, анда 46 мең тоткын була. Шунысы кызык, лагерьгә “Вечный зов” фильмы актеры Петр Вельяминов да эләгә, ул да сусаклагычны төзүдә катнаша. Алар иң авыр хезмәт башкара: юл төзи, станция өчен нигез чокырын казый.

“Бер елдан монда диңгез булачак, сез кичекмәстән күченергә тиеш!”

Гидроэлектростанция төзү темасы белән танышканда миңа нибары унөч яшь иде. Без гаиләбез белән Зөя утравында ял итәргә дә ярата идек, анда еш булдык. Зөя утравында ташландык психиатрия хастаханәсе бинасы бар иде. Берзаман абыем белән шунда кердек һәм баш табиб кабинетын таптык. Аның өстәленең бер киштәсендә бик күп документлар актарып чыгардык. Рюкзакта булган әйберләрне ташлап, шуларны тутырдык. Авыруларны күзәтү журналлары да бар иде. Без аларны фәнни архивка тапшырдык. Кызыксынган һәр кеше аны алып укый ала. Лазарев фамилияле баш табиб Зөя утравындагы ташландык йортларны, чиркәүләрне нинди хәлдә икәнен тасвирлап яза. Кешеләрнең күченеп китүләрен, аларның йортларын көчләтеп җимерүләрен дә әйтә ул. Болар барысы да халык туган йортларына кире кайтмас өчен эшләнә.

Фото: Владимир Васильев

Күз алдына китерегез: кеше тыныч кына үз көе белән авылында яши, аның өстеннән психологик басым бара. “Бер елдан монда диңгез булачак! Сез кичекмәстән күченергә тиеш”, – дип әйтәләр. Кемдер ризалашып китә, кемдер ризалашмый. Андыйларны көчләтеп куып җибәрәләр, бульдозер килеп, кеше еллар буена тирен түгеп эшләгән бар муллыгын, шул исәптән зиратларны да җир белән тигезли... Бары тузан гына күтәрелә. Аннан соң санитар эшкәртүчеләр килә. Тарих битләрендә күп эзләндем: зиратларда туганнарының каберләрен казып алган очраклар күзәтелми.

Өйләр, мәчетләр, чиркәүләр – барысы да кала. Шулай итеп, ГЭС рекордлы кыска вакыт аралыгында төзелә. Рәсми саннар булса да, алар дөреслеккә туры килми, беркем дә су баскан мәйданны төгәл саннарда әйтеп бирә алмый. Бер чыганакта Татарстанның ярты миллион гектары, икенче чыганакта дүрт миллион гектары су астына китүе турында языла. Барлык сусаклагычлар белән исәпкә алганда, ул Швейцария территориясе мәйданы кебек була.

“Кешеләр хәтта юләрләнгән...”

Илленче еллар башында СССРның Министрлар советы “Татспецлесзаг” дигән структура төзи. Ул барлык урманнарны кисеп бетерергә тиеш була. Баштан ул сан 38 мең гектарны тәшкил итә, икенче елга 60ка үзгәртәләр, өченче елда 120 мең гектарга үзгәртелә. Тагын бер елдан соң тагын үзгәреш – 170 мең гектар! Суднолар йөрер өчен, менә шуның хәтле урман мәйданын кисәргә кирәк була.

Күз алдыгызга китерегез, авыл янында урман. Кешеләр киләләр дә, урманны кисә башлый. Кисеп бетергәннән соң, авыл халкы үзләренә дә күченеп китәргә туры киләчәген чамалый. Кешеләр хәтта юләрләнгән, аңлыйсызмы?! Ул чын апокалипсиска әйләнгән.

Татарстанга бу югалтулар өчен ярдәм буламы? Юк. Кызганыч, үзәк Татарстанның һәр “өтере”нә кадәр үзе карар кабул итә. Ә инде туган өйләреннән күченгән кешеләр өчен махсус төзелгән йортлар “ташка үлчәрлек” кенә була.

“Идел ясалма сулыкка әйләнде. Анда су урынына техноген шулпа ага”

Татарстанда иң күп зыян Спас районына килгән. Анда йөздән артык авыл һәм ике шәһәр (Спасск һәм Ставрополь-на-Волге – хәзерге Тольятти) су астында кала. Спасскта Болгар һәм Казан ханлыгы чорына караган һәйкәлләрнең яртысы юк ителә, якынча 2/3 һәйкәл юкка чыга. Бу – коточкыч саннар. Һәйкәлләрне, әлбәттә, коткара алмаганнар. Бер-икесен күчереп куя алганнар.

Фото: Михаил Захаров

Казансу 11 метрга күтәрелә. Су басудан Казан кирмәне дә зыян күрә. Элекке фотоларда кирмән астында сөзәк җир булганы ачык күренә. Шулай ук Казанны басып алучыларга куелган һәйкәлнең дә су астында калганын беләсез. Элек ул калкулыкта урнашкан була. Шулай ук Чистай, Лаеш шәһәрләрен дә су баса. 

ГЭСны төзегәндә күп нәрсә ышандыралар: очсыз электр энергиясе һәм балык үрчетү туризмы. Икесе дә юк.

Фото: Владимир Васильев

Гомумән, су арта барганда, туфрак та юыла бара. Бер эколог истәлегендә “Идел ясалма сулыкка әйләнде. Анда су урынына техноген шулпа ага”, дип яза. Экологик катастрофа нәтиҗәләрен ерып чыгу бик авыр, мөмкин хәл түгел, диярлек. 

Икенче мәсьәлә – җир тетрәүләре барлыкка килә. Күп документлар өйрәндем, ГЭСтан соң Башкортстан һәм Татарстанның көнчыгышында җир тетрәүләр ешая. Мин энергетик түгел, әмма Куйбышев сусаклагычы хәзерге вакытта планлаштырганнан 4 процент энергия генә бирә дип әйтәләр. Татарстанга аннан бернинди дә файда юк. Бер тикшеренүче хәтта: “Куйбышев сусаклагычы китергән һәлакәтен Чернобыльдә булган шартлаудан соң икенче урынга куеп була”, - дигән.

Чыганак: "Архитектурасы" телеграм каналы

Куйбышев сусаклагычының киләчәге нинди?

Аңлашыла, сусаклагыч туза, дәүләт аны модернизацияләү өчен көч куярмы яисә аны ябарлармы? Әгәр дә сусаклагычны япсалар, суны бик акрын темплар белән генә төшерергә туры киләчәк. Хәзерге Казан Куйбышев сусаклагычына яраклаштырылып төзелгән бит, әгәр дә суны чыннан да төшерсәләр, без гектарлаган сасыган җирләр, тузан бураннары күрәчәкбез. Берничә илдә сусаклагычларны япканнар. Әгәр дә бездә япсалар, ул бик күп вакыт алачак.

Тема чыннан да авыр. Су астында калган тарихи һәйкәлләрне өйрәнүчеләрне беләм, бу вакыйгаларны истән чыгарырга ярамый. Куйбышев сусаклагычы төзелү – Татарстан тарихында зур фаҗига, андый катастрофаның безнең тарихта әле булганы юк иде.

Фото: Михаил Захаров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100