Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТАССР тарихыннан: “Буаның соңгы имамыннан сорау алып тилмертеп җәфалаганнар”

Татарстанның көньяк-көнбатышында урнашкан Буа шәһәре тарихка бай төбәк. Элек-электән үк биредә дин галимнәре, ишаннар, укымышлы хәзрәтләр күп булган. Казанның соңгы ишаны да Гарифулла хәзрәт Гайнуллин да Буа ягыннан. Совет чорында Буа мәчетләре белән ниләр булып беткән? Халык коточкыч репрессия заманында намазларны ничек укыган? Болар хакында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә тарихчы, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Ислам мәгарифен һәм Ислам динен үстерү ресурс үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Рәшит Маликов сөйләде.

news_top_970_100
ТАССР тарихыннан: “Буаның соңгы имамыннан сорау алып тилмертеп җәфалаганнар”

Буада мәчет-мәдрәсәләр ябылуы

Буа мәдрәсәсе 1922 елда ябыла, аның урынында Совет мөселман мәктәбе барлыкка килә. Анда гомуми фәннәр укытыла, дин дәресләре дә кертелә. 1926 елда дин дәресләре бетә, дин укыту фәкать мәчеттә генә кала. Анысы да соңрак чикләнгән рәвештә алып барыла, дин укытылу 1928 елда тулысынча тыела. Буада беренче мәчете (мәдрәсәнеке) 1930 елның беренче гыйнварында халыкның каршылыгына карамастан ябыла. Аңа кадәр “ябарга кирәк” дигән төрле җыелышлар үткәрелгән була.

Беренче мәхәллә мәчете күренеше. Совет чоры

Икенче мәхәллә мәчете бераз эшләп кала, ул 1939 елда ябыла. Аның имамы Мөхәммәтҗан хәзрәт Гафаров бик өлкән була, шуңа күрә булса кирәк, 1937 елда, массакүләм репрессияләр дулкыны вакытында да аңа тимиләр. Белмим, бәлки, карт булганга, фәкыйрьрәк тормыш алып барганга, бернәрсәгә дә кысылмаганга тимиләрдер. Гыйбадәт белән генә мәшгуль булган ишан була ул.

“Мәчет ачылганын янәдән күрсәк иде дип, дога кылучылар күп булган”

Икенче мәхәлләнең манарасы 1939 елда киселгәндә бик күп халык җыела, хатын-кызлар, әбиләр елый, әмма Сталин идарә иткән куркыныч репрессияләр заманы булганга, беркем дә каршы чыга алмый. Мәчет ачылганын, манарасы янәдән күтәрелгәнен күрсәк иде дип, дога кылучылар күп булган. 

Мәчет манарасын кискән кешеләрнең язмышы бик аяныч: алар озак тормый, бәхетсезлеккә очрап, начар үлем белән үлә.

Совет чорындагы Буа шәһәре ишаннары үз үлемнәре белән вафат була. 1918 елда әле Буада Нургали хәзрәт Хәсәнов дигән бик танылган ишан, дин галиме була. Ул 33 ел Буа мәдрәсәсен җитәкли, күп кенә имамнарны, татар халкының күренекле шәхесләрен укытып, тәрбияләп чыгара. 1919 елда 67 яшендә авырып үлеп китә. Ә икенче мәхәлләдә Габдулла хәзрәт Гобәйдуллин дигән ишан була, ул 1923 елда ачлык заманасында тифтан бакый дөньяга китеп бара. Шуннан соң Чүпрәле районы Яңа Чукал авылыннан Мөхәммәтҗан хәзрәт Гафаров дигән ишанны китерәләр, ул мәчет ябылганчы 1939 елга кадәр эшли. 1946 елда картаеп үлә.

Буа районында Аксу (Кишер Аксуы) дигән авыл бар, анда Казанның соңгы ишаны Гарифулла хәзрәт Гайнуллин яши. Гомеренең соңгы 33 елын Казанда яшәсә дә, гел Буага кайтып йөри, Буа мөселманнары белән элемтәдә тора. 1984 елда 90 яшендә вафат була.

Гарифулла ишан Гайнуллин. 1981 елгы фото

1929-30 елларда колхозлар төзү, мәчетләрне ябу чорында Буа кантоны Иске Задур авылында яшәгән тирә яктагы имаманарның рухи җитәкчесе булган, танылган Сафа хәзрәт Бикколов дигән ишан атып үтерелә. Барлык имамнарның бар мал-мөлкәте тартып алына, күбесе ГУЛАГка озатыла.

“Соңгы имамны КГБ хезмәткәрләре допрослар алып, тилмертеп җәфалый”

Буадагы беренче мәхәллә мәчетенең соңгы имамы Ибраһим хәзрәт Хәсәновның язмышы бик аяныч. 1930 елны Совет хөкүмәте аның бөтен малын конфискацияли, йортыннан куып чыгарып,  андатулай торак ясый, бик күп китаплары булган китапханәсен юкка чыгара. Ул гаиләсе белән сарайда яшәргә, йорттан-йортка күченеп йөрергә мәҗбүр була. Соңгы көннәрендә ул бер подвалда яши, сандыклар ясап сатып, шул керемгә һәм халык ярдәменәндә авырлык белән яши. 1937 елны аны КГБ хезмәткәрләре һәрдаим чакыртып, сорау алып тора. Аннан әтисе – Нургали Хәсәновның патшадан калган алтын медальләрен таләп итәләр, җәзалыйлар да. Ул шул авырлыклардан, туктаусыз борчулардан, җәберләнүләрдән, ГУЛАГка озатылыр алдыннан йөрәге тотып, 1937 елда вафат була.

Ибраһим хәзрәт Хәсәнов

Хәзрәт Буа зиратында җирләнгән. Ә балаларына җирле хөкүмәт эш,  торырга йорт бирмəгəн. Шул сәбәпле, алар Буадан китеп, таралышып беткән.

“Сталин үлгәч, халык җиңеләеп куя, әмма Хрущев сәясәте дә дингә каршы”

Совет чорында дингә каршы сәясәт төрле елларда төрлечә барган. Мисал өчен, сугыш вакытында ул җиңеләйгән. Сугыш беткәч, бабайлар җиңдек дип шатланып, мәчетләрне кире кайтару, ачу артыннан күп тапкырлар йөрсәләр дә, бер мәчет тә кире бирелми, хәтта рәсми рәвештә мөселман мәхәлләсен теркәү дә тыела, дингә каршы сәясәт янәдән көчәеп китә.

Төрлечә эзәрлекләүләр дә дәвам итә. Үтерү, төрмәгә утыртулар булмый, ә мораль һәм материаль яктан басым бик көчле була. Мәчет ачтыру өчен йөрүчеләргә, дини активистларга янаулар, балаларын эштән куулар була. Сталин үлгәч, халык җиңеләеп куя, әмма Хрущев сәясәте дә дингә каршы була: күпме корбан чалынган, ничә кеше җәмәгать намазларына йөри, кем намаз укый, ураза тота, яшьләр, урта яштәгеләр бармы кебек даими тикшерүләр булып тора. Дингә каршы пропаганда газета, радио, күпсанлы чыгышлар аша дәвам итә.

Сугыштан соңгы елларда Буада репрессиядән әйләнеп кайткан дин әһелләре дә була. Шулар арасында Шакирҗан хәзрәт Бикмөхәммәтовны (1879–1971) әйтергә була. Ул тирән дини белемле (Коръән-хафиз) күренекле шәхес була.

Шакирҗан хәзрәт Бикмөхәммәтов

Ул һәм аның улы Камил хәзрәт Бикмөхәммәтов та (1922-2000) Буада рәсми булмаган имам булып, халыкка дини йолаларны үтәүдә ярдәм итеп яши. Алар халык арасында дәрәҗәле була. Әмма һәрдаим каты күзәтү астында яшиләр. Йорты янында махсус бер кеше була, бигрәк тә бәйрәм көннәрендә кем килгәнен, нишләгәннәрен тикшереп, карап торганнар. Дәүләттә эшләүче кеше барса, аңа йә шелтә бирелгән, йә партиядән чыгарабыз дип янаганнар.

Яшьләрне әйтмим дә, аларга дин тоту катгый рәвештә тыелган, дини мәҗлесләрдә катнашмасыннар дип күзәтергә тырышканнар. Илдәге дингә каршы сәясәт булуына карамастан, динле кеше динне тоткан, аның өендә намаз укуына, ураза тотуына, дога кылуына беркем тыкшынмаган. Шуңа да Буада йортларда исем кушулар, никах укыту, мөселманча күмүләр, өчләрен, җиделәрен үткәрүләр, Коръән һәм Корбан ашлары, авыз ачтырулар, Мәүлед үткәрүләр күп булган.

Яшерен мәчетләр

Буада 1980 елларга кадәр яшерен биш мәчет йорты була - К. Маркс 91, Колхоз 51, К. Либкнехт 66, Маяковский 36 (бишенчесенең адресы билгеле түгел - ИТ). Дин тотучылар шунда йөреп, җомга, җәмәгать намазларын укыганнар, аралашканнар. Ә гает кебек дини бәйрәмнәргә Буа зиратында җыела торган булганнар. Анда күбесенчә олы яшьтәге бабайлар йөргән. Һәр яшерен мәчетнең үз имамнары, абыстайлары була. Алар барысы да яшертен эшли һәм халыкның мөһим традицион дини йолаларын үтәргә тырыша.

“Элеккеге бабайлар мәчет малайларына “русча сөйләмәгез” дип, кисәтү ясый”

Ул чордагы газеталарны ачып карасагыз, дингә каршы булган, динне мыскыл иткән, мулла, абыстайлардан көлгән язмалар бик күп очрый. Мәктәпләрдә, уку йортларында яшьләрне динсез, атеист итеп тәрбияләү өчен зур хезмәт барган. Шуңа күрә урта яшьтәгеләр, яшьләр диннән читтәрәк үскән. 

Әле дә хәтердә, ул зирәк бабайлар нурлы йөзле, матур сүзле, зур булмаган күркәм сакаллы, түбәтәйле, классик киемнән ашыкмыйча йөри иде. Буада элек яшәгән ишаннар, имамнарга багышлап догалар кылалар иде, мәчеткә килгән малайларга “русча сөйләшмәгез” дип, кисәтүләр ясыйлар иде. Алар хәзер калмады, элеккеге шактый дини традицияләр дә югалды дисәк тә була. Бу чорда яшьләр бер төрле тәрбияләнгән, өлкән буын икенче төрле. Шуңа күрә дә ике буын арасында күп аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Буыннар аша бирелә торган традицион тәрбия өзелгән.

Зираттагы гает намазы

“Бабайлар мәчеттәге оешманы куып чыгарып, мәчет бинасын төзекләндерә башлый”

Совет чорында Буада мәчетләрне ачу өчен гел сорап йөргәннәр, әмма уңышсыз булган. 1985 елдан Буаның танылган тегүчесе Габделмалик Мөлеков (1923-2005) шәһәрдәге тарихи мәчетләрнең аяныч хәлен күреп, аларны халыкка кире кайтару теләге белән янып йөри башлый. Ул дини, абруйлы кеше, сугыш ветераны, разведчик була, Казанның соңгы ишаны Гарифулла хәзрәт Гайнуллин тәэсире белән дин юлына гаиләсе белән басып, аның тәрбиясен алган була.

Габделмалик Мөлеков

Буадагы икенче мәхәллә мәчете бинасында Совет чорында тулай торак, аннан көнкүреш әйберләрен җитештерүче оешма урнашкан була. Ул бина каралмый, авария хәленә килә. Габделмалик бабай фикердәшләре белән шәһәр халкыннан шул мәчетне кире кайтару файдасына меңнән артык имза туплый. Аннары җирле хакимият оешмаларына мөрәҗәгать итә, ләкин аларның мөрәҗәгате һәрчак кире кагыла.

Шулай ук ул вакыттагы ТАССРның Дин эшләре буенча рәисе аның мөрәҗәгатьләренә каршы килә. Шуннан Мәскәүдәге СССРның министрлар советы каршындагы дин эшләре буенча совет рәисе Константин Харчев белән очрашып, тиешле документларны күрсәтеп, ниһаять, уңай җавап алалар. Шуның белән инде алар шатланып кайталар, җирле хакимияткә рөхсәт кәгазен күрсәтәләр. Бабайлар җыелып, мәчеттә урнашкан оешманы куып чыгара, бинаны төзекләндерә башлыйлар.

Габделмалик Мөлеков бертавыштан мәчетнең рәисе булып сайлана, реконструкция эшен җитәкли. Мәчетнең диварларыннан кала бөтен җире алыштырыла, яңадан ясала. Бу изге эшкә халык акчалата, материал, көч белән булыша. 1988 елның 8 ноябренә мәчетне өлгертеп ачалар. Мәчет манарасына ярымай урнаштырылгач, 50 ел буе зарыгып көтелгән азан яңгырый. Аны Мөлеков Габделмалик Гариф улы әйтә. Әлеге вакыйганы күреп, күпләп җыелган шәһәрлеләр һәм күрше авылларда яшәүче халык шатлана, күбесе елый. Алар арасында шушы мәчетнең манарасын кискәнне күрүчеләр дә була. Бу мәчет Буа якларында беренче ачылган мәчет була. Калганнары туксанынчы елларда ачыла.

Икенче мәхәллә мәчете реконструкциядән соң 

“Дәүләт милек булып теркәлгән мәдрәсәне халыкка кире кайтару вакыйгасы”

Шулай ук Габделмалик бабай Буа мәдрәсәсе биналарын мөселманнарга кайтару һәм мәдрәсәне ачу буенча да зур хезмәт куя. Бу юлда ул 90 еллар башыннан башлап йөри, бик күп авырлыклар күрә. Җирле администрация түрәләре моңа бик каршы торалар, юл бирмиләр, “приватизация” ясап, шәхси милек ясарга ниятлиләр. Моның өстенә ул бинада дүрт оешма эшләгән. 

Габделмалик күп хатлар язып, туктаусыз төрле дәрәҗәдәге түрәләрдән сорап йөреп, газеталарга язып, ахырда үзгәреш булмагач, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашу билгеләнгәннән соң район башлыгы Габделхәй Хәйруллов зур авырлык белән 1996 елның мартында Буа мәдрәсәсенең мәчетен һәм 2 бинасын кайтара. Анда дәресләр башлана. 1997 елның 1 нче октябреннән ремонтланып мәдрәсә рәсми рәвештә эшли башлый. Иске мәчет урынына яңа 2 катлы мәдрәсә бинасы төзеттерү артыннан да ул күп йөри. Бүгенге көндә шул яңа бинада Буа мәдрәсәсе эшчәнлеге дәвам итә.

Габделмалик хәзрәт Мөлеков 2005 елда вафат була. Аның сәбәпле шактый кешеләр дин юлына басып кала. Аңа хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән мөселманнар тарафыннан иске мәчеткә “Габделмалик” исеме бирелә.

“Туксанынчы елларда халыкта дингә омтылу сүнә”

90 нчы еллар башында дин иреге бирелгәч, шактый кеше дингә тартыла, кызыксына башлый. Әмма мәчетләрдә дини белемле кешеләр аз булганга, кадрлар, дини әдәбият, дини укыту җитмәгәнгә халыкта дингә омтылу хисе сүнә. Моның өстенә Согуд Гарәбстаныннан, Кувейт илләре аша ваһабчылык сектасы таралуы да халыкта дингә карата нәфрәт уятуда зур роль уйный. Чөнки ул идеология милли традицияләргә каршы, тар фикер йөртергә, башка дин тотучыларга, башкача фикер йөртүчеләргә карата начар мөнәсәбәт тудыра, дошманлаштыра торган, кешеләрнең тормышын ямьсезләтүче, “коры” дингә генә нигезләнгән бер агым була.

Нәтиҗәдә Буада һәм гомумән Татарстанда 1000 елдан артык әби-байлардан килгән чын Ислам дине белән беррәттән чит илдән кергән шушы һәм аңа бәйле башка радикаль фикерләр дә тарала.

Бүген, Аллага шөкер, әкренләп булса да дин тотучылар саны күбәя. Буада хәзер 20 меңләп кеше яши, шуларның 15 меңе – татарлар. Шул татарларның 7 % намаз укучылар. Бүгенге көндә шәһәрдә җиде мәчет һәм мәдрәсә эшли.

Буада Ислам дине ерак болгар бабаларыбыз чорыннан ук килә. Ул гасырлардан-гасырларга күчә-күчә, төрле сынаулар аша бүгенге көнгә кадәр килеп җитә. Буа төбәгендә Ислам диненең иң фаҗигале чорлары дип Казан ханлыгы яулап алынганнан соңгы 250 ел көчләп чукындыру (сәясәте вакытларын һәм 70 ел хакимлек иткән Совет власте елларын әйтергә кирәк. Нәкъ бу чорларда Ислам дине белән ачыктан-ачык көрәш алып барылган, төрле юллар белән динне тоту тыелган. Шулай да халык үз диненә карата тугрылыклы калган. Чөнки Ислам дине гасырлар буена татарның идеологиясе һәм яшәү рәвеше булган. Шуның белән генә халкыбыз бүгенге көнгә кадәр, нинди авыр сынаулар үтеп тә, үз-үзен, мәдәниятен, милли традицияләрен, йолаларын саклап кала алган. Киләчәктә дә бабаларыбызның дине үзенең актуальлеге белән милләтебезнең үсешендә һичшиксез, алдынгы рольләрне уйнаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100