ТАССР һәм Татарстан – почта маркаларында: Нинди булган һәм хәзер нинди?
Иллюстрацияле почта маркалары дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтен чагылдыра. Безнең республика һәм аның башкаласы Казан СССР маркаларында нинди урын алып торган? Һәм хәзер яңа Россия маркаларындагы урыны нинди?

Советлар Союзында 15 союз республика һәм 20 автономияле республика бар иде. Шуларның 16сы – РСФСРда. Союздаш республикалар барлык яктан да автономиялеләрдән өстенрәк, аларда тормыш дәрәҗәсе сизелерлек югарырак була. Бигрәк тә, минем карашка, Балтыйк буе республикалары, Украина һәм Кавказ арты республикалары аерылып торды. 1-2 генә мисал китерәм. Мәскәү – Запорожье – Одесса маршруты буенча командировкага баруымны белгәч, мине укыткан инглиз теле укытучысы аңа француз хушбуе сатып алуымны сорады. Мәскәүдә йөрдем – таба алмадым, Запорожьега килдем, универмагка кердем – бер проблемасыз сатып алдым. Бәясе дә түзәрлек – 10 сум.
Без хатыным белән фатир алгач, әти-әни җәелә торган диван-карават бүләк итте. Хатынымның диван тышлыгы төсендәге япма аласы килде. Беркайда да юк, хәтта Мәскәүдә дә. Вильнюска командировкага киттем һәм эзләгәнемне беренче кибеттә үк таптым.
Филателиягә әйләнеп кайтыйк. СССР маркаларында союздаш республикаларга кайчак 4-5 маркадан торган тулы бер серияләр багышлана. Аларда революцион сәясәт эшлеклеләре дә, язучылар да, музыкантлар да, рәссамнар да, истәлекле урыннар да, архитектура корылмалары да сурәтләнгән. Автономияле республикаларга килгәндә исә, ешрак юбилей даталары уңаеннан гына маркалар чыгарылган, маркалар саны да азрак булган.

Фото: © Автор коллекциясендәге маркалар
1933 елда СССР халыкларына багышланган маркалар сериясе чыга. Лезгиннар да, тунгуслар да, коряклар да, абхазлар да сурәтләнгән. Татарлар да булган, тик кырымныкылар гына. Республикабызга кагылышлы беренче марка 1952 елда Каюм Насыйри вафатына 50 ел тулу уңаеннан чыга. Быел күренекле татар мәгърифәтчесенең тууына 200 ел тулу уңаеннан почта маркасы чыгарылмавы кызганыч. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланганы да әлегә кадәр юк. 1954 елда Казан дәүләт университетының 150 еллыгына 2 почта маркасы, шул ук елда В.И. Ленинның вафатына 30 ел тулу уңаеннан «Казан университетында Ленин» маркасы чыга. 1956 елдагы «Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе» сериясендә «Татарстан АССР павильоны» маркасы бар. 1959 елда Муса Җәлилгә багышланган марка чыгарыла.
1960 елда «АССР башкалалары» сериясен чыгара башлыйлар. Казанга чират 2 елдан соң гына килеп җитә. Маркадагы язу: «Казан, Лобачевский мәйданы». 1966 елда «Ватаныбыз язучылары» сериясендә Муса Җәлил портреты төшерелгән тагын бер марка бар.
1969 ел. Ил юлбашчының 100 еллык юбилеена әзерләнә. «СССРда истәлекле Ленин урыннары» сериясендә – КДУ сурәте төшерелгән марка. 1970 һәм 1980 елларда ТАССРның 50 һәм 60 еллыгына маркалар чыга. 1989 елда – Ленин музееның Казандагы филиалы (хәзерге Милли китапханә бинасы) сурәте төшерелгән ябыштыргычлар. Советлар Союзы дәверендә ТАССР белән теге яки бу дәрәҗәдә бәйле барлыгы 12 марка була.

Фото: © Автор коллекциясендәге маркалар
Республикабызга багышланган бүгенге Россия маркаларының тематикасы үзенең төрлелеге белән таң калдыра. Татарстан беренче тапкыр блокларда пәйда булды. Бу блоклар инде бишәү. 2000 елда «Россия төбәкләре» сериясендә Татарстанны Сөембикә манарасы тәкъдим итә. Сүз уңаеннан, «Россия төбәкләре» сериясе 27 ел дәвамында – 1997 елдан 2023 елга кадәр чыгарылган. Маркалар саны – 90. Гиннессның рекордлар китабына лаеклы факт! 2001 елда Россия маркасында – Казанның Печән базары мәчете. 2004 елда КДУның 200 еллыгына багышланган марка. Казанның 1000 еллыгына 3 марка һәм почта блогы чыгарыла. Блокта Сөембикә манарасы, Благовещение соборы һәм Кол Шәриф мәчете сурәтләнгән 3 марка урын ала. 2010 елда купоннар һәм гомумиләштерә торган кече битле «Татарстан Республикасының баш киемнәре» 4 почта маркасыннан торган серия чыгарылды. 2012 елда «Шаляпинга һәйкәл» сурәте чыкты, ә 1 елдан соң Р.Хәбировның «Чәкчәк» картинасы репродукциясе төшерелгән марка барлыкка килде.
«Россия Почтасы» 2013 елда Казанда узган Бөтендөнья универсиадасы кебек истәлекле вакыйганы да читләтеп үтмәде. Почта блогы, ә аннары буклет чыгарылды. 2015 елда Казанга багышланган герб төшерелгән блок чыкты. Ә 2020 елда анда «ТАССРның 100 еллыгы» дип язылган иде. 2019 елда Казан Кремле сурәте төшерелгән «Архитектура өлкәсендә Ага Хан Премиясе» маркасы барлыкка килде. 2021 елда яңадан торгызылган Казан Изге Ана иконасы соборы почта блогында сурәтләнде. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Болгарда Ак мәчет сурәте төшерелгән марка чыгарылды. 2024 елда Казанда БРИКС дәүләтләре башлыклары очрашуы шулай ук почта маркасы белән билгеләп үтелде.
«Россия Почтасы»ның безнең республикага шундый игътибарын исәпкә алып, яңа маркалар һәм блоклар барлыкка килүен көтәбез.
Чыганак: «Казанские ведомости», Геннадий Соколов