Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташлыкүл авылы фельдшеры Айгөл махсус операциягә киткән

news_top_970_100
Ташлыкүл авылы фельдшеры Айгөл махсус операциягә киткән

Башкортстанның Бүздәк районы Батырша-Кыбау авылы кызы Айгөл контракт буенча махсус операциягә киткән.

Хәбирова Айгөл Флюр кызы медицина колледжын тәмамлаган, күршедәге Ташлыкүл авылында фельдшер булып эшли башлаган. Махсус операциягә 2023 елда ук китәргә теләк белдергән булган, әмма контрактны аның белән әле генә төзегәннәр. Ул анестезист булып эшләячәк, диелә Бүздәк үзәк хастаханәсе тараткан хәбәрдә. Аның анестезиология буенча сертификаты булуы әйтелгән.

«Айгөл Флюровна кырыс, авыр тулы бер дөнья белән каршылыктан үз гаиләсен, якыннарын, үз җирен, илебезнең суверенитетын яклар өчен тормышын багышларга булды. Якыннарына көтүләрен, артык кайгырмауларын тели, чөнки сәламәтлек – иң мөһиме. Ә махсус операциядәгеләргә исән-сау кайтуларын тели һәм үзенең ярдәм итәчәген әйтә. Без Айгөл үз бурычын үтәр дип уйлыйбыз», – дип язылган хастахнә аккаунтында.

«Син молодец, Айгөл, үзеңне сакла!»;

«Исән-сау кайт, Айгөл»;

«Исән-сау кайт, Айгөл! Бу яман сугышлар тизрәк бетсен, Ходаем», – дип язалар социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100