Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ташлый күрмәгез!»: Бәрәңге һәм помидор сабакларын ничек кулланып була?

news_top_970_100
«Ташлый күрмәгез!»: Бәрәңге һәм помидор сабакларын ничек кулланып була?
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Күпләр бәрәңге һәм помидор сабакларын ташлый, ә бакчачы Марина Иванова аларны ташламаска, файдалы итеп кулланырга киңәш итә. Бу турыда pogoda.mail.ru сайтында язылган.

Бәрәңге һәм помидор сабакларын 15-20 см катлам итеп салыгыз, өстенә шул кадәр яңа чабылган үлән салыгыз. Шулай чиратлап күч яки чокыр эченә тутырып, компост ясагыз.

Күпләр, бу сабакларда авыру чыгаручы бактерияләр һәм гөмбәләр була, дип шикләнә. Әйе, алар бар, ләкин бу куркыныч түгел. Компостны теләсә нинди фунгицид белән эшкәртегез. Ул бактерияләр белән гөмбәләрне бетерә, ә таралып китә торган компост киләсе елга ук әзер була.

Безнең әби-бабайлар исә бәрәңге яки помидор сабакларын җыеп яндырган, ләкин астына бәрәңге куеп калдырганнар. Сабаклар янган, бәрәңге исә күмердә пешкән. Аннары җыелып бәйрәм иткәннәр, диелә хәбәрдә.

Помидор ботакларын җиләк-җимеш агачлары төбенә 1 м чамасы тирәнлеккә күмеп куйганнар. Башта сабакларны көрәк белән чапканнар, өстенә сүндерелмәгән известь сипкәннәр (авыруларга каршы), аннары өстенә су сибеп, туфрак белән каплап куйганнар. Мондый компост алмагач, груша, чия һәм башка агачларга файдалы, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100