news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ташлы Елга авылы янында балалар утырган мәктәп автобусы бензовозга бәрелгән

news_top
Ташлы Елга авылы янында балалар утырган мәктәп автобусы бензовозга бәрелгән
Фото: Башкорстан буенча Дәүләт автоинспекциясе, www.bashinform.ru

23 декабрьдә Башкортстанның Балтач районындагы Ташлы Елга авылы янында мәктәп автобусы бензовозга бәрелә. Автобуста 17 бала була. Бу турыда «Башинформ» язды.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, 3 бала һәм 3 өлкән кеше имгәнгән, аларны хастаханәгә озатканнар.

«Бензовоз йөртүче зыян күрмәгән. Башка балаларны ата-аналары алып китте», – дигәннәр ведомствода.

27 декабрьдә «Башинформ» хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләр – автобус йөртүче өлкән яшьтәге ир-ат, пешекче булып эшләүче 46 яшьлек хатын-кыз, балаларны озата баручы 51 яшьлек хатын-кыз. Алар Түбән Һикеяз авылы мәктәбендә эшли, дип әйткәннәр Башкортстан буенча Хезмәт инспекциясендә.

«Алар төрле дәрәҗәдә имгәнгән. Эш бирүче мәгълүматы буенча, 23 декабрьдә балаларны илткәндә, «ПАЗ» автобусы йөртүчесе көйләнми торган чатта ярдәмче юлдан чыккан төп трассадан баручы бензовозга юл бирми. Нәтиҗәдә машиналар бәрелешә», – дигәннәр Хезмәт инспекциясендә.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар