Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәслия әби җырчы Гүзәлемгә: «Ирләр дөньяның тоткасы, яме! Б*к та кыра алмыйбыз»

news_top_970_100
Тәслия әби җырчы Гүзәлемгә: «Ирләр дөньяның тоткасы, яме! Б*к та кыра алмыйбыз»

Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар яраткан Тәслия әбине туган көне белән котларга кайткан. Аларның иң популяр клипларында төшкән Тәслия әби бүген дә шул ук – бик актив, энергиясе ташып тора.

Җырлы гаилә зур чәчәкләр бәйләме, бүләкләр белән капка төбенә килеп туктаганда, Тәслия әби инде аларны көтеп тора.

«Исәнмесез!» – дип килеп төшүгә, Тәслия әби кунакларын кочаклап та ала.

«Исәнмесез, саумысыз! Аллага шөкер, Аллага шөкер, бәгырькәем, җан кисәккәем! Исән-сау гынамы? Исән булыгыз, и-и-ий сезне сагынып көтеп торам, – дия-дия май кояшы кебек балкый Тәслия әби.

«Без дә сагындык», – ди Гүзәлем.

«Әби, менә шушы чәчәкләрне бүләк итәбез, һәрвакыт шундый энергияле булып кал! Монда әзрәк конверты бар, югалтма инде», – дип, Салават бүләкләрне тапшыра.

«Кирәк түгел, рәхмәт, бәбкәем. Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим, сәламәт булыгыз, тигез яшәгез, бәбкәйләрем. Ирләр дөньяның тоткасы, яме! Б*к та кыра алмыйбыз. Безнең тел генә бар бит. Менә кисеп кенә ташлыйсы бар», – дип елмая әби.

Салават тормыш иптәшенә карап: «Аңладыңмы?» – дип куя.

Пар чыгып торган бәлеш утырган өстәл тирәсендә җыелгач, Салават әбигә: «Син – чабаталы вакытлардан алып бүгенге гаджет, компьютер,телефон, интернетлар вакытына килеп җиткән кеше», – ди.

«Әйе, күпне күрдем, күпне кичердем, тарих язарлык», – ди әби.

«Яраткан Тәслия әбиебезнең кичә туган көне иде! Һаман ут кебек янып тора, молодец! Барыгызга да зур сәлам әйтте, сез дә котлау сүзләрен комментарийларда калдыра аласыз, без җиткерербез», – дип язган җырлы гаилә. Комментарийларда Тәслия әбигә җылы теләкләр язып калдырганнар.

«Ачык һәм киң күңелле, ташып торган энергияле Тәслия апа! Гомерле булсын апакай! Салават белән Гүзәлем менә шулай Тәслия ападан энергия алып китәләр дә гөрләшеп яшиләр. Минем дә Тәслия апа янына барасым килә», – дип язган Фәйрүзә Габдуллина.

«Тәслия апа шәп, энергиясе ташып тора, исән-сау яшәсен! Бабай гына юк, бик кызганыч. Саулык, сәламәтлек телим. Молодцы, онытмыйсыз, аралашып торасыз. Ходай үзегезне дә шулай зурласын», – дип язган Роза Гыйззәтуллина.

«Әбекәй бер еллык «витамин» алды инде. Олы кешегә аннан да зур сөенеч бармы? Аларга игътибар кирәк», – дип язган Нурсинә Гайнуллина.

«Бу видеоны караган саен карыйсы гына килеп тора бит. Тәслия апа – ут, сөбханалла», – дип язган Гөлназ исемле язылучылары.

«100 яшькә җитәргә язсын! Дөрес әйтә әби: ирләр – дөньяның тоткасы», – дип язган Айгөл ханым.

Тәслия әбине туган көне белән котлыйбыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100