Тәслимә Низами иҗат кичәсендә: «Нишләп «соңгы җырым» дидем икән? Шуннан бирле авырыйм»
Габдулла Тукай әдәби музеенда «Йолдызлык музее» клубы очрашуы кысаларында Татарстанның атказанган артисты, җырчы, үзешчән композитор Тәслимә Низаминың «Җанымнан моң агыла» – «Күңел авазлары – минем җырларымда» дип исемләнгән иҗат кичәсе булды. Тәслимә Низами туган көнен туганнары, иҗатташ дуслары белән бергә үткәрде.
«Тәслимә апаның сөйләр сүзе бик күп иде!»
Тукай музеенда төрле шәхесләр белән очрашулар гел булып тора. Дөрес, җәен ул кадәр үк еш үткәрелмәсә дә, җәйге очрашулар күңелдә ныграк истә кала. Тәслимә апаның иҗат кичәсе була дигәч тә, канатланып, очып килеп җиттем. Чөнки аның Татарстан Милли музеенда иҗат кичәсендә бер булганым бар иде, шуннан соң да Тәслимә апаны үз итеп, якын итеп калган идем. Тукай музеенда үзенә күрә татар рухы бар, Тәслимә апа якыннары белән экскурсиядә – музейның экспонатлары белән танышып йөри иде.
«Иван абый, бәлки Сезнең белән сөйләшә торырбыз?» – дип, Тәслим абыйның хәләл җефете – Иван абыйга мөрәҗәгать иттем. «Ю-юк. Тәслимә турында язмалар «Интертат»та бик танылды, күп таралды бит болай да», – дип, сөйләргә читенсенде. Шулай итеп, ул мине кунакларны сыйлый торган бүлмәгә – «вип» верандага алып чыкты. Ни күрим: ак җәймә җәелгән озынча өстәл тәм-томнар, ризыклар белән тулы: пирог, кыстыбый, торт, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, компот, чәй, кәнфитләр! Тәрәзәдән генә Тукай музееның арткы бакчасы күренеп тора. Оҗмахка эләктеммени, диярсең! Шуннан нәтиҗә ясыйсың: Тәслимә апа һәркемгә хәерһаклы: һәр кунагын үзе белән бер дәрәҗәдә күрә, якын итә. Гади, эчкерсез, риясыз, мәрхәмәтле, шәфкатьле – менә шундый сыйфатлар белән тасвирлар идем мин аны.
Озакламый кичә дә башланды: пианино янында урындык һәм кечкенә генә өстәл куелган иде (ул өстәл чәчкәләр белән тулды); сәхнә түрендә кичәнең хуҗасы күренде. Тәслимә апа имиджын үзгәрткән: озын матур күлмәк кигән, башына яулык бәйләгән. Үзе һаман шул ук, бер дә үзгәрмәгән, яп-яшь кызлар кебек көр күңелле, һәркемгә ачык, һаман да елмаеп, көлеп тора. Бу иҗат кичәсендә моңаеп та алдык, язмышта бит төрле вакыйгалар була, аларны янәдән искә төшереп сөйләү дә җиңелләрдән түгелдер. Ә Тәслимә апаның сөйләр сүзе бик күп иде!
Очрашуда якташлары Тәслимә Низаминың шигырьләрен яңгыратты, җырларын башкардылар. Күбесенчә утырып кына торды, Тәслимә апа. Чөнки бу кичә – аныкы иде. Һәм ул моңа лаек. Җырларын да утырган килеш үзенең язмаларына кушылып башкарды. Монда тамашачы белән сәхнә арасындагы киртә, гомумән, юкка чыкты. Кичәнең кунаклары үзләрен бик иркен, рәхәт хис итте – кушылып җырлап утырдылар. Менә шуның өчен дә мондый кичәләр гомерлеккә истә кала.
«Үләм-үләм дип, барыбер йөрим әле, Аллаһка шөкер»
– Лауреат исемнәрен дә күп бирделәр, атказанган исемен дә алдым, шулай да, авыл баласы булып калам, – дип башлады сүзен Тәслимә апа. – Гаиләдә мин – бишенче бала, иркә бала булдым. Бик чирләшкә булганмын, бу бала барыбер үләр, дип, Саба хастаханәсеннән борып төшергәннәр. Әле дә шулай! Үләм-үләм дип, барыбер йөрим әле, Аллаһка шөкер, – ди үзе турында кичә хуҗасы.
Мине «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Әлфия ханым Мөбәракова күтәрә. Җырларыма 35 клип төшерелгән, барысын да алар эшләп бирде. Рәхмәт төшкере! Җырчылар клипның ничек ясалганын белә инде... Хәзерге заманда клипны төшерү өчен 100 мең сум акча кирәк. Ә мин аны акчасыз да эшләтәм, чөнки дусларым бар. Бәхетле мин, дусларым күп!
Язу мәсьәләсенә килгәндә, беренчедән, мин шигырь яза башлаганмын. Кечкенәдән үк сәясәткә кереп киткәнмен. Ул шигырьләр «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыкты. Сәяси шигырьләрем күп, мин аларны бик күрсәтмим. Әниләргә, әбиләргә, туганнарга багышланганнарын гына халыкка күрсәтәм, кулларым да калтырый әле, – дип дулкынланып сөйләде Тәслимә Низами.
«Сагындыра әниләр» җырын язганнан соң авырдым»
Шигырь иҗат итү турында да сөйләде Тәслимә апа. Кемнең ничек, ә Тәслимә апа күңеле тулып ташыса гына шигырь яза икән:
– Шигырен аерым, көен аерым язып утырып та булмый. «Сагындыра әниләр» җырын шулай тиз яздым. Барыбыз да олы яшьтә, әмма әниләр онытылмый, алар йөрәк түрендә.
Нишләп мин аны «соңгы җырым» дип әйттем икән? Шуннан бирле авырыйм. Шушы җыр аркасында үләм бит инде, дим. Мин аны елый-елый ярты сәгать эчендә яздым. Ул җыр яшь булып атылды. Шулкадәр матур җыр килеп чыкты!
Кешеләрнең сөйләвен тыңлаганнан соң, тетрәнеп, шигырь язарга утырасың. Шулай да шигырь туа. Ул, ташып чыгып, тагын бер җыр языла. Менә шигырь язам әле дип, шигырь язып булмый.
Көйләрне кеше шигырьләренә дә язам. Көен язып бир дип, мөрәҗәгать итүчеләр күп. Шигырьне укыганда йөрәккә тисә, сине дулкынландырса, җаныңа кереп китсә, шунда ук моң булып агыла. Кайбер шагыйрьләрнең һәр шигырен җырлыйсы килә. Хәзер җыр яздым әле дип, җырны җәмәгатьчелеккә чыгарып булмый. Чөнки җырга иң арзан аранжировка ясату да 16 мең тора. Сыйфатлы булсын дисәң, 70-100 меңгә кадәр чыга. Тавыш яздырсаң, ротациягә бирсәң, тагын да кыйбатрак чыга. Радиода акчалы кешеләрнең җырларын гына әйләндерәләр, анда безнең җырлар юк. Шуңа күрә минем җырларны You Tube хостингына кереп, Тәслимә Низами каналыннан кереп тыңлый аласыз, – диде Тәслимә Низами.
Әлфия Мөбәракова: «Аның белән артистлар бушка кайта!»
«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Әлфия Мөбәракова Тәслимә Низами белән күптәннән дус булулары турында сөйләде:
– Бертуган апам – Тәслимәнең классташы, Саба урта белем бирү мәктәбендә белем алганнар. Әле радиода эшләгән вакытта Тәслимә Казан каласыннан миңа кунакка кайта иде. «Менә җыр яздым», – дип, өр-яңа җырын күрсәтә. Тәслимә хозурланып, горурланып радиога керә, студиядә аның белән бергә тапшырулар оештырабыз. Ә инде хәзер безне Казан артындагы бик күп районнарда тыңлыйлар, үзебезнең телевидение тапшыруларыбыз бар. Тәслимә кайткан вакытта коллективтагы бөтен кеше дә: «Тәслимә апа, кайттыгызмы», – дип каршы ала, аның белән чәй эчәләр һәм Тәслимәнең яңа шигырьләрен тыңлыйлар.
Тәслимә хәзер үзен олырак кеше итеп хис итә. Юк, шагыйрь һәм композитор беркайчан да картаймый. Ул һәр язган җырыннан соң яшәреп китә. Тәслимә кайткан саен Казаннан ниндидер яңалык алып кайта. Ул нинди дә булса темага яза, көй чыгарып, шушы көйгә җыр языйм әле дип, горурланып, безне дә үзенең артыннан ияртеп яши. Тәслимә без үткәргән күп кенә бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә һәрвакыт артистлар алып кайта. Аның белән кем кайтса да, бушка кайта! Шуңа күрә Тәслимәне яратабыз, тагын кайт, дибез, акча сорамый бит.
Бер кайтуында Тәслимә миңа бер уен коралын бүләк итте. Уенчык инде ул. Уен коралы дигәч, ышандым, уйнап карадым, – диде Әлфия ханым һәм кечкенә уен коралыннан төрле-төрле тавышлар яңгыратты.
Намазга басуы турында
– Ел саен 1 концерт куя идем, – дип дәвам итте Тәслимә апа. – УНИКС, Филармония, хәтта Корстонны да тутырып концерт куйган булды. Дусларым булышты. Бөтенесен җыеп, халыкны алып килә иделәр. Рәхәтләнеп концертлар үткәрдек. Хәзер залларны тутыру авыр, артистлар бик күп бит. Алар хәзер 1000гә тулып килә инде.
...Намазга басарга вакыт дип, бик күп сүгәләр. Кечкенә китапны алып, сүрәләр өйрәнә башладым. «Фатиха», «Нәс» сүрәләрен өйрәнсәң, намаз укып була, дип әйтәләр. Анысы да кирәк, намазга да вакыт җитеп килә.
Иван әйтә: «Бер генә артистың килмәсә дә, Резидәң килә, бер дә кайгырып утырма. Синең иң ышанычлысы ул», – ди. Чыннан да, кайсы гына концертны куйсам да, ничә тапкыр әйтсәм дә, Резидә Шәрәфиева киләсен беләм. Алланың рәхмәте яусын. Бу юлы кызык итте ул мине: «Үзем белән Рәйхананы да җитәкләп киләм», – диде. Әнисен әйтә икән ул!
Резидә шулкадәр кешелекле, туганнарына да булышып тора, әнисен дә карый. Минем янга да килә. Авырган чакларда урын-җир өстеннән күтәреп, даруларны ясап: «Хәзер менә шуны эчәсең!» – дип, сүгеп, тәртипкә салып китә.
Иҗатка килгәндә, без бер-беребезне бик яратабыз. Минем җырларны ул тәмле итеп җырлый. Минем өчен Резидә – бер генә артистка да охшамаган, саф күңелле, иң матур кеше. Германиядәге аякларымны карап торучы профессор Альберт әфәнде аңа «Богиня» дип әйтә, – дип серләре белән уртаклашты Тәслимә апа.
«Тәслимә картая белми, аның күңеле яшь»
Инде сүзне Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиевага бирделәр. Әле Тукай музееның җәйге верандасында Резидә апа белән чәй эчеп, сөйләшеп алган идек. Тәслимә апага тел-теш тидермәде, күпләргә үрнәк булган дуслыклары турында сөйләде.
– Тәслимә картая белми, аның күңеле яшь. Сәхнәгә чыгып килгән вакытлар. Элек бит төрле татар җыеннары була иде, «Сандугач керде күңелгә» дигән конкурста очрашып, шунда танышып киттек. Хәзерге көндә дә без дуслар. Бер-беребезгә йөрешеп, туганлашып беттек. Шуннан соң ул миңа җырларын башкарырга тәкъдим итте.
Мин аның байтак җырларын яратып башкардым. УНИКС концертлар залында иң беренче булып «Падишаһым-солтаным» җырын җырладым. Аның җырлары минем репертуарда бик күп.
Миннән интервьюлар алып, аларны газета-журналларда чыгарды. Минем җырлы-моңлы тормышымда ул – миңа бик зур этәргеч биргән, зур роль уйнаган кеше. Шуңа күрә мин аны бик хөрмәт итәм, яратам. Кеше буларак та, җырлар авторы буларак, үзе, сүзе, күңеле матур. Бик яхшы кеше. Шуңа күрә дә без бер-беребезне саклап, киңәшләребезне биреп, матур яшәп, эшләп киләбез, Аллаһка шөкер. Бик дустанә, сау-сәламәт булып матур җырлары, шигырьләре туып торсын, бергә очрашырга, җырлашып, куанып яшәргә язсын, – диде Резидә Шәрәфиева һәм Тәслимә Низами иҗат иткән җырларны башкарды.
«Яшь вакыттагы комбайн кебек эшләргә энергиясе юк, әмма ул бик бәхетле»
Кичәдә музыка куючы, оештыру эшләрендә катнашкан кеше ул – Тәслим Низаминың кызы Гөлнар Шәрәфетдинова. Тәслимә апаны аннан да яхшырак белүче юктыр ул!
– Әни – дөньядагы иң яхшы кеше. Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, ярдәм итәргә әзер. Миңа карата бераз кырыс та иде. Чөнки мин – гаиләдә өлкән бала, өч энем бар. Нәрсә дә булса була икән, миңа «эләгә» иде. Әни беркайчан да декрет ялында озак утырмады.
Яшүсмер вакытта пешерергә, кер юарга, хуҗалыкны карашырга булыша идем. Үземчә булыша идем. Әни берничә газета редакциясендә эшләде. Гел яза, гел эштә булды. Шуңа да карамастан, өйдә аш та пешә иде. Әнигә шаккатам: бөтен эшкә өлгер ул! Мин аны «электровеник» дип әйтә идем. Ничек шулай энергиясе җиткән? Хәзер үзе дә: «Тормышны алып барырга энергияне ничек җиткерә алдым икән», – дип әйтә.
Әтием дә тыныч энергетикалы кеше иде. Әти белән әни безне һәрвакыт түгәрәкләргә йөртте. Шуңа күрәдерме, начарлыкны күрмәдек. Энем армиядә булып кайтты да, миңа: «Гөлнар, безнең тормыш яхшы булган икән», – диде. Аллага шөкер, начарлыкны, талашуны күрмәдек. Беркайчан да әти әнигә кул күтәрмәде, безнең гаиләдә тавыш чыкмады.
Хәзерге әни – бәхетле кеше. Икенче тапкыр кияүгә чыкты, бәхетле, тыныч тормыш алып бара. Яшь вакыттагы комбайн кебек эшләргә энергиясе юк, әмма ул бик бәхетле. Тыныч, тату тормыш алып баралар.
Иван Егорович та тыныч кеше, әнине гел карап тора. Бик дус яшиләр. Тора-бара башка гаиләләрне дә күрәсең бит, чагыштырып карыйсың. Шөкер, бездә тыныч. Без, балалар, барыбыз да таралыштык, һәрберебезнең үз гаиләсе бар. Энем Илшат – Германиядә, мин Биектауда яшим. Шуңа күрә әниләрдә еш кунакта булам, атна саен килеп йөрим.
Без әни белән бик тыгыз бәйләнештә. Мин килмәсәм: «Кызым, әйдә, мунчага килегез, кайчан киләсез», – дип, әни шалтырата башлый, – дип сөйләде Гөлнар Шәрәфетдинова.
«Асылташ булып балкып килеп чыкты»
Тәслимә апаны Саба районыннан авылдашлары бер дә игътибарсыз калдырмый. Бер әйтүгә килеп җитәләр, «Тәслимә апа», – дип кенә торалар:
– Безне дә шулай иҗатта кайнатып яшәткәнең өчен рәхмәт. Арыдым әле, дисең, синнән хат килә дә, тагын да канатланып эшләп китәсең, иҗат итәргә көч табабыз. Синең янга килүе рәхәт, синең белән бөтен эч серләрен, дөнья мәшәкатьләрен сөйләшеп, тагын да иҗат дөньясында кайнап яшибез. Һәрвакытта безнең янәшәбездә бул, иҗатың белән сөендереп яшә!
Саулык-сәламәтлек, тормыш иптәшегез Иван белән тигезлектә балалар, оныкларның игелеген күреп, шатланып яшәргә язсын. Сездән матур җырлар көтәбез, Сез – безгә үрнәк әни, үрнәк дәү әни, – диделәр.
Классташы Рәсимә апа:
– Без аның белән Саба урта мәктәбендә бергә укыдык, безнең арабызда нинди асылташ булган икән бит! Мәктәп елларында без аны аңлап та бетермәгәнбез. Ул асылташ булып балкып килеп чыкты. Мин шаккаттым. Ул үзе шагыйрә, җырлар яза, үзе шуларны матур итеп җырлый. Шулкадәр исем китте! Мәктәп елларында ничектер ачылып китә алмады, ә ул искиткеч зур талант булган икән. Шушы өч сыйфатның берьюлы бер кешедә булуы – бик сирәк күренеш. Тәслимәгә сокланам, аның белән горурланам. Сиңа исәнлек-саулык телим:
Рәхмәт сиңа бу дөньяга туганыңа,
Рәхмәт сиңа минем яшьтәш булганыңа,
Рәхмәт сиңа җырларыңа, моңнарыңа,
Бәхет телим, шатлык телим юлларыңда, – дигән шигырь юлларын укыды ул.
«Исем, дан өчен йөри торган кеше түгел»
Лилия Таһировна (фамилиясен әйтмәделәр) төрек лицеенда директор урынбасары булып эшләгән. Тәслимә Низами белән менә инде 40 ел дуслар:
– Тәслимә белән безне бик күптәннән аның шигырьләре, җырлары берләштерә. Төрек лицееның директор урынбасары булып эшләгәндә, Тәслимәнең улы безгә укырга килде. Төрек лицеенда иң тәртипле, акыллы укучы булды. Шул укыган дәвердә Тәслимә лицейдан чыкмады, дисәң дә була. Ул шигырьләр, җырлар язды, Төркиягә дә барып кайтты. Тәслимә барлык мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр арасында ихтирамга лаек булды. Улы мәктәпне күптәннән укып бетерсә дә, дуслык җепләребез һаман да ныгый.
Үзен, гаиләсен, балаларын тырышып аякка бастырган, үз көче белән белем биргән, акыллы, булган, тырыш, сокланырлык ханым. Чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйм. Залларың тулып торсын. Җырла! Беркайчан да моңың саекмасын, тугры дусларың күп булсын, бергә матур итеп яшәргә насыйп булсын, – дигән матур теләкләрен әйтте ул.
Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның өлкән фәнни хезмәткәре Дамир Фасиев:
– Тәслимә ханымны мин күптәннән беләм. Ул исем, дан өчен йөри торган кеше түгел. Өендә утырган килеш иҗат итеп, аны кирәк вакытта халыкка чыгарып, энҗе бөртекләрен, сәйләннәрне җепкә тезгән кебек, берәм-берәм җырларын чыгара тора. Җырларын туплап, матур концертлар куя.
Ул – дүрт бала анасы. Аңа Герой-ана исемен бирергә кирәк! Балаларын матур итеп тәрбияләп, татар теленә мәхәббәт уятып, үзенең артыннан милли юлдан ияртте. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә! – диде Дамир Фасиев.
Чарага «Алтын Барс» премиясе лауреаты Люция Мөбәракшина да килгән иде. Тәслимә апасы аны үз кызыдай күрә: моңлы тавышлы кызны кечкенәдән үк үзе белән гастрольләргә йөртә, әле үзенә егет тә табып бирә, кавыштырып та куя!
– Люциянең – курчак кебек кыз. Кечкенә генә бала инде, зәп-зәңгәр күзле! Аны әти-әнисе гастрольгә миңа ияртеп җибәрде. Бик матур җырлый, «Казан сандугачы» бәйгесе лауреаты булды. Ул вакытта Люция – мәктәп баласы. Шулкадәр матур, курчак шикелле басып тора инде! Курка-курка гына, аны үзем белән юлга алдым: «Исән-сау барып, исән-сау кайтып җитә алсак иде», – дидем. Юлга чыккач бит кеше өчен җавап бирәсе. Юл буе дога укып бардым, укып кайттым.
11нче сыйныфта укыган вакытта гастрольләрдә йөргән чакта, Люция минем водитель белән танышты. Сизәм: болар бер-берсенә күз сала, пыш-пыш килә. Шуннан: «Бу – бик яхшы кыз, син моны ычкындырма», – дидем водительгә. Шулай итеп, дуслык мәхәббәткә әверелде. Гаилә кордылар, хәзерге көндә 2 матур кыз үстерәләр. Минем шулай кавыштырган парларым да бар бит!
Кавыштыру дигәннән, 60 яшьлек юбилей кичәсендә 5 ир кеше торып, хатыннары өчен миңа рәхмәт әйтте. Таныштырган өчен, аерылам, дигәндә аерылдырмаган өчен, дип. Бөтенесе дә шулкадәр матур итеп яши, мине хөрмәт итәләр. Килеп, хәлне белеп китәләр. Адашканда, кыек басканда кешегә турайтып җибәрә торган яхшы кеше кирәк ул!
Люция минем җырларны гына җырлый. Әбисе үзе исән вакытта васыять итеп әйтеп калдырган: «Кызым, аерылам, китәм, дигән, хушлашу җырларын бервакытта да җырлама. Гел бәхет турында гына җырла», – дигән.
Шулай итеп, икесенә багышлап: «Кадерле шул үзең дә» дигән җыр иҗат иттем. Матур яшәгез, бәхетле булыгыз, – диде Тәслимә апа Люция Мөбәракшинага. Җырчы Эльвира Хәйруллина репертуарыннан Тәслимә Низаминың «Син барында» җырын башкарды.
«Иҗаты халыкчанлык белән аерылып тора»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыка белгече Филүсә Арслан Тәслимә Низамины моң эчендәге асылташ белән чагыштырды:
– Тәслимә күп тапкырлар җыр буенча конкурсларда югары бүләкләргә, урыннарга лаек булды, Гран-прилар алды. Анда әрсезлек бөтенләй юк. Өйдә тыныч кына иҗат итеп ята. Иҗаты халыкчанлык белән аерылып тора. Нинди генә җырын алсаң да, нинди генә җырчы җырласа да, аның җырларын халык ярата. Ул – нык ихтыярлы, дустанә, тырыш кеше, үрнәк әни. Кешеләргә игелек эшләп яши. Иҗатында мәхәббәт, ярату, туган як темалары төп урын алып тора.
Тәслимә – бик бәхетле ханым. «Миңа да бәхет кирәк» дип җырлый бит үзе дә. Шатлана, матурлыкны күрә белә, яшәү кадерен белеп яши. Оештыру осталыгына ия. «Мәдәни җомга» газетасында мәдәният бүлегендә редактор булып эшләгәндә, мәкаләләремне алып килә идем.
Тәслимәләрдә бик еш кунак булам, мунча керәм. Тигез матур тормыш телим, зур уңышлар! – диде Филүсә Арслан.
«Җыр белән яшәгез!»
Тәслимә ханым оныгы турында да онытмады:
– Талаша-сугыша, оныгымны гармун классына бирдем, – дип дәвам итте Тәслимә апа. – Эх, оныгымны тальян гармунда уйнарга өйрәтәсе иде дип, шундый хыяллана идем! Аллага шөкер, 6 айда 11 җыр өйрәнде, кайсы җырны яратасың дигәч, «Рамай»ны уйнап күрсәтә. Әле 9 ай гына укыды. Аллаһка шөкер, оныгымда өмет бар. Ну, әбисе каты тора! (үзе турында) Кибеткә дә акча бирми, барасы җиргә дә җибәрми. «Ике репетицияң булдымы? Шуннан соң гына барасың», – дип әйтәм. Балаларны үзебезчә үстерергә кирәк, – дип саный ул.
– Ходай барыгызга да сәламәтлек бирсен, бала кайгысын күрмәгез. Җыр белән яшәгез! Җыр ул барыбер юата, күңелне канатландыра! Җырлы кеше – гомерле кеше, дигән сүз. Күңелегездә җырлар сүнмәсен, – дип тәмамлады кичәне Тәслимә Низами.
Кичәне Тәслимә Низами Тукай әдәби музее фәнни хезмәткәре Әлфия Шәрипова белән берлектә алып барды.
- Тәслимә Низами 1956 елның 23 августында Саба районы Туктар авылында туа. Туган авылындагы мәктәпне тәмамлый. Үзлегеннән гармунда уйнарга, көйләр чыгарырга өйрәнә. Беренче шигырьләрен Мәртен мәктәбендә 7нче сыйныфта укыганда яза башлый. Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала, 1982 елда аны тәмамлый һәм озак вакытлар төрле басмаларда эшли: «Байрак», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Мәгърифәт» журналларында язмалары басыла. Журналистикадан 2004 елда китә. 2008 елның 12 ноябрендә Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. 2010 елда «Җанымнан моң агыла» дип исемләнгән җырлар һәм шигырьләр җыентыгы чыга.