Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ташлар палатканы тишеп кергән»: Камчаткада альпинистларның ничек һәлак булганы билгеле

news_top_970_100
«Ташлар палатканы тишеп кергән»: Камчаткада альпинистларның ничек һәлак булганы билгеле

«Московский комсомолец» Камчаткадагы Ключевская сопка вулканына менгәндә һәлак булган альпинистлар төркеме турында яза. 12 альпинистның 9ы тауга менгәндә һәлак булды, 3се әлегә дәвалана. Бу сәяхәтнең оештыручысы – Extreme Time дип аталган туристлык оешмасы директоры тикшерү изоляторында.

Тауга менүнең бәясе 108 500 сум торган – һәр альпинист шуның кадәр акча түләгән. Россиянең 7 төбәгеннән килгән альпинистлар тау янында бер-берсе белән танышкан. Аларның барысы да тәҗрибәле булуы күренеп тора: Эльбрус, Казбек тауларына менүчеләр бар.

Гид Андрей Мищенко үзенең һәр сүзе беркарусыз үтәлергә тиешлеген әйтеп куйган – барысы да ул әйткәнчә булырга тиеш. Әгәр дә «кире борылабыз» дип әйтә икән, тау түбәсенә кадәр 30 метр гына калса да, бар да аны тыңларга тиеш.

2 сентябрьдә алар 3300 метр биеклеккә менә һәм шунда база оештыралар. Гид һава торышының начараячагын ачыклый. Әмма, 3 сентябрьгә каршы төндә, альпинистлар тауга менеп китә – алар, һава торышы бозылганчы кире кайтырбыз, дип ниятли.

Кратерга менү 6-8 сәгать, төшү 4-6 сәгать вакыт ала икән. 

Вулкан токымнарына басып менгәннәр. Таудан ташлар тәгәрәп төшкәләп тора икән. Аннары алар бозлы участокка чыкканнар да өчәр-өчәр төркемгә бүленгәннәр. Ягъни өч кеше бер-берсенә бау белән бәйләгән көе менә. 

Коткаручыларны әзерләү белән шөгыльләнүче белгеч Александр Гофштей әйтүенчә, «бәйдә йөрү» зур осталык сорый – егылып төшеп китүчене тотып кала белергә кирәк. Өстәвенә, бозда моны эшләве бик кыен. Ә Ключевская сопкада «ялган бозлар» дигән күренешләр бар икән. Анда инде август аенда ук кыш башлана, ә көн җылытса, бозлыклардан ташлар коела башлый икән.

4000 метрга менгәч, 42 яшьлек Роман Аверин һәм 35 яшьлек Анастасия Усачева менмәячәкләрен әйтәләр. Гидларның берсе Иван Алабугин аларны аска – базага алып төшеп китә. Ә калганнар югарыга – әҗәлләренә таба үрмәли…

Россиянең альпинизм буенча федерациясе вице-президенты Иван Душарин әйтүенчә, төрле төбәкләрдән җыелган туристлар акклиматизация да узмаган. «Ә акклиматизациясез кешенең эшчәнлеге ике тапкырга начарая. Әмма коммерция төркемнәре өчен вакыт – акча», – ди ул.

8 кешелек төркемне түбәгә бер гид кына алып менә башлый. Ул бөтенесен контрольгә алып бетерә алмый… 4600 метр биеклектә алар «кире төшәргә» дигән карарга киләләр. Гид кушуы буенча, 9 кеше дә бер бәйгә бәйләнә. Әмма алар 100 метрга гына төшеп җитә ала – югарыдан ташлар ишелә башлый – барысы да егылып төшеп китәләр. Моны гидның хатасы дип бәяләгәннәр. «Эт кебек бауга бәйләнәсең икән, беркая да качып булмый. Берсенә таш тигән һәм барысы да очкан», – ди Иван Душарин. 

Өч кеше шунда ук һәлак була. Аннары тагын ике кеше… Калганнары исән була әле. Әмма соңыннан һава торышы бозыла. 4158 метр биеклектә калган альпинистларның калганнары да һәлак була. Ә Ключевская сопканың биеклеге – 4850 метр.

Лагерьга төшкән Иван Алабугинга һәлак булучылар барлыгын әйтәләр. Ул, ике кешене калдырып, югарыга менеп китә. Ул менеп җиткәндә, икенче гид Андрей Мищенко инде саташып ята була. Бераздан ул да үлә. Карлы яңгыр ява башлый, көчле җил чыга – таудан ташлар коела башлый, палатканы тишеп керәләр. Альпинистлар бер-бер артлы салкыннан туңып үләләр. 

Ә Роман белән Анастасия бу вакытта өч метрга ике метрлы палатка урнаштырылган базада яшиләр. Югарыда карлы яңгыр яуса, базада һава торышы минус 20 градуска кадәр төшә. Җил чыга. Алар көч-хәл белән генә исән калалар. Бераздан, 5 сентябрьдә, Алабугин алар янына төшә. Аның бите, бармаклары өшеп беткән була.

Альпинист Александр Одинцов бу фаҗигадә гидларны гаепләгән – бу төркем үлемгә хөкем ителгән булган, дигән ул. «Тугыз кешене бер бауга бәйләп, страховка булдырмау – куркынычны тугыз тапкыр арттыра. Әгәр бер кеше төшеп китсә, калганнарны тартып төшерә. Боз каткан тау бите булган, алар егылып төшеп киткәннәр һәм артларыннан барган бөтенесен дә тартып төшергәннәр», – ди инструктор Одинцов. Инструктор Сергей Шибаев әйтүенчә, алар бик биектән егылмаганнар, әмма алар егылып төшкән урында очлы ташлар булган, шуңа да бу – һәлакәт белән тәмамланган. Төркемдә ике туристка бер гид булырга тиеш, дигән кагыйдә булуга карамастан, экономия максатыннан, 10 кешегә 2 генә гид була.

Камчаткада диңгез якын бул сәбәпле, һава торышы күпкә авыррак кичерелә икән. Иван Душарин әйтүенчә, Камчаткада Гималай тауларына караганда кыенрак. 

Иван Алабугинның гамәлләрен батырлык дип бәяләгәннәр. Ул үзен әҗәл көткәнен белә торып тауга менгән, дөрес, берсен дә коткара алмаган.

Ни өчен гидлар башта ук кире борылмаган, дигән сорауга җавапны акча белән аңлаталар. Кире борылалар икән – туристик компаниянең дәрәҗәсе төшә, шуңа күрә алар, ничек тә менәргә, дип уйлаганнар.

Иван Душарин фикеренчә, гид булып, бары тик җирле альпинистлар гына эшләргә тиеш. Әмма хәзер тауга менүне теләсә кем сата ала икән. Ә коткаручылар соңыннан бәладә калучыларны алып чыга башлый. 

Россиянең Ерак Көнчыгыштагы вәкиле Юрий Трутнев бу фаҗигадән соң «авыр маршрутларга туристларны әзерлексез чыгармаска» дигән карар кабул итәргә кирәклеген әйткән. Әмма альпинистлар моңа көлеп кенә караган: «Ключевская сопканы тимерчыбык белән әйләндереп, автоматчылар куеп булмый – кешеләр барыбер менәчәкләр», – дигәннәр.

Ключевская сопкага менгән альпинистлар: 

Екатерина Косюк, Мәскәүдән, 28 яшь

Гид Андрей Мищенко

Гид Иван Алабугин. Исән калган

Павел Селяничев. Мәскәүдән, 38 яшь

Максим Соловьев. Гусь-Хрустальное шәһәреннән. 34 яшь

Андрей Гутор. Санкт-Петербургтан. 34 яшь. Германиядә табиб булып эшләгән

Александр Жиловачик. Камень на Оби шәһәреннән. 31 яшь

Иван Михайловский. Магниторскидан, профессор. 41 яшь

Евгений Сорокин, Электросталь, 38 яшь.

Фаҗига булган көнне коткаручылар төшереп алган видеодан скриншот. Тау түбәсе бөтенләй күренми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100