Оксана белән Алмазның мәхәббәт тарихы балачактан ук башлана. Алар бер үк күпкатлы йортта яшәп, урамда бергә уйнап үсәләр. Ул чакта ук Оксана йөрәге белән тоя: бу малай аның киләчәктәге тормыш иптәше булачак.
Мәктәпне тәмамлагач, Алмаз авиация институтына укырга керә. Оксана да аның артыннан шул ук юлны сайлый. Еллар үтә: алар укып чыгалар, эшли башлыйлар, Алмаз – пилот, ә Оксана стюардесса була. Әмма эшләре төрле рейсларга туры килә, шуңа күрә очрашулары сирәгәя.
Шулай бер көнне Алмаз үзенең рейсында эшләгән бер стюардессага гашыйк була. Бу хисләр көтмәгәндә кабынып китә, һәм Алмаз, үзе дә сизмәстән, Оксанасыннан башканы ярата башлый. Ә бит алар Оксана белән инде 9 ел очрашалар, шуларның 5 елын бергә яшиләр.
Чираттагы отпуск вакытында Оксана белән Алмаз Индонезиягә барырга җыена – сәяхәткә юлламалар да алынган. Алмаз яңа хисләре хакында Оксана белән сөйләшергә ниятли, тик йә вакыты җитми, йә күңеле тартмый, йә кыюлыгы җитми. Ахыр чиктә, ул дөресен әйтергә батырчылык таба – иң соңгы көнне, сәяхәткә юлга чыгар алдыннан.
Оксананың аяк астыннан җир убылгандай була... Ул ялга барудан баш тарта, йөрәге сыкрый…
Алмаз исә яңа сөйгәне белән очып китә, ә Оксана, күз яшьләренә буылып, ялгызы кала...
Төш вакыты. Ишек кыңгыравы чыңлый. Оксана елап шешенеп беткән, кыяфәте бик кызганыч. Ул шул килеш ишекне ача – каршында бер ир-ат. Ир-ат нидер сөйли, нәрсәдер аңлата, тик Оксана аны тыңларга да теләми – күңелендә зур югалту.
Сөйли торгач, Оксана ир-атның аскы катта яшәүче күршесе Виталий булуын аңлый. Аның фатирын су баскан, Виталий суны туктатырга дип менгән. Ул Оксананың фатирына уза, кранны яба һәм чыгып китә.
Икенче көнне урамда алар тагын очраша. Виталий этен йөртә, ә эт Оксанага ташлана. Тешләми, тик кыз куркып кала. Ул этләрдән курка, һәм этләр дә аның куркуын сизә. Оксана Виталийга ачулана, этеңне карамыйсың, ди.
Вакыт үтә. Оксана рейска китә, яңадан эшенә чума. Берничә көннән өйгә кайткач, ишек кыңгыравы яңадан чыңлый – тагын Виталий, тагын су, тагын шау-шу. Бу юлы кыз сантехник чакыра, кранны алыштыра.
Ләкин икенче көнне иртән, эшкә соңга калып йөгереп чыкканда, Виталий машинасы белән узып барганда, ялгыш, Оксанага пычрак су сиптереп китә. Төнлә яңгыр яуган булган. Оксана киемен алмаштырып торса, соңга кала, шуңа күрә юеш килеш эшкә китә. Кызның күңелендә Виталийга карата бары тик ачу туа...
Шулай да язмыш – көтелмәгән борылышлар белән тулы. Алар еш очраша башлыйлар: урамда, кибеттә, подъездда. Башта сөйләшмиләр, тик соңрак – елмаешалар, сүз алышалар. Вакыт үтә, һәм Оксанада, үзе дә сизмичә, Виталийга карата җылы хисләр туа башлый. Аңламастан гашыйк була.
Виталий ягымлы, зирәк, эчкерсез кеше булып чыга. Аларның кызыксынулары охшаш: бер үк музыка, бер үк кино, спорт – теннис, футбол. Алар бергә вакыт уздыра башлыйлар, һәм ярты елдан соң, бергә яши башлыйлар. Виталий көтеп тә тормый – тәкъдим ясый, һәм Оксана бу юлы икеләнми: ул бәхетен тапкан!
Оксана аңлый: мәхәббәтне вакыт түгел, йөрәк сыный. 9 ел көтеп, Алмаздан кияүгә чыгу тәкъдиме ишетмәде – ул бит мәхәббәт булмаган икән. Яраткан кеше – көттерми, ә якын итә, саклый, гаилә корырга ашыга.
Алмаз исә өйләнмичә кала. Ул бер-бер артлы хатын-кызларны алыштыра, тик беркемдә дә тынычлык таба алмый. Оксана исә күңелендә шундый нәтиҗә ясый: «Бу – Аллаһның рәхмәте. Ул мине саклады һәм Виталий кебек бәхет бүләк итте».
Оксана белән Виталий – бәхетле гаилә. Ике малай тәрбияләп үстерәләр. Ә мәхәббәт – гел янәшә…