
Быелдан ташламалы авыл ипотекасын алу өчен таләпләр үзгәрде. Элек мондый ипотеканы авылда яшәргә теләүче һәркем ала алса, хәзер авыл йортына субсидияне махсус хәрби операция катнашучылары һәм авылны үстерүче өлкәләрдә эшләүчеләр генә алырга хокуклы. Бу хакта «Роскачество» порталы хәбәр итә.
Авыл ипотекасын кемнәр ала ала?
Авыл ипотекасы программасы буенча кредитны түбәндәге категориягә керүче Россия гражданнары рәсмиләштерә ала:
- агросәнәгать комплексы өлкәсендә эшләүчеләр;
- авыл территориясендә социаль өлкәдә эшләүчеләр;
- ветеринария өлкәсендә эшләүчеләр;
- агросәнәгать комплексы өлкәсендә шәхси эшмәкәрләрлек белән шөгыльләнүчеләр;
- махсус хәрби операция катнашучылары, аларның хатыннары яки яңадан кияүгә чыкмаган тол хатыннары.
Төп таләпләр
- Кредит алучы агросәнәгать комплексы өлкәсендә эшләвен кредит килешүен төзегән вакыттан башлап кимендә 5 елга төзелгән хезмәт килешүе белән расларга тиеш (махсус хәрби операция катнашучыларына кагылмый).
- Кредит алучы 5 ел дәвамында һәр ярты ел саен эш урынын расларга тиеш.
- Кредит алучы, эшеннән азат ителгән очракта, ярты ел дәвамында шул ук өлкәдә яңа эш табарга тиеш.
- Шартларны бозган очракта, банк ипотека буенча процент ставкасын арттырырга мөмкин.
Әгәр программада катнашучы 2023 елның 23 декабреннән элегрәк тә федераль ипотека программаларыннан файдаланган булса, ул яңадан ташламалы ипотека ала алмаячак.
Ипотеканың максатлары:
- әзер яки төзүчедән төзелә торган йорт сатып алу;
- икенчел базарда йорт сатып алу;
- терәк торак пункт территориясендә төзүчедән (беренче хуҗадан) 5 каттан да биегрәк булмаган әзер яисә төзелә торган күпфатирлы йортта фатир сатып алу;
- подряд килешүе буенча йорт төзү (ипотека бәясенә өстәмә рәвештә җир кишәрлеген дә кертергә мөмкин);
- йорт салу өчен әзер комплект кулланып, үз көчең белән йорт төзү (өстәмә рәвештә ипотекага җир кишәрлеге сатып алырга мөмкин).
Ипотеканың шартлары
Процент ставкасының күләме 0,1 проценттан 3 процентка кадәр тәшкил итә. Ул банкка, кредитлауның шәхси шартларына, күчемсез милекнең урнашу урынына карап төрлечә була ала. Мәсәлән, еллык 0,1-3 процентлы ставка авылда һәм яшәүчеләр саны 30 мең кешедән дә күбрәк булмаган шәһәрләрдә урнашкан күчемсез милек объектларына карата билгеләнә. 0,1 процентлы ставка исә – чик буе муниципаль округларындагы авыл территорияләрендә (авыл агломерацияләрендә) урнашкан күчемсез милеккә карата.
- Беренчел кертем – 20 процент.
- Максималь сумма – 6 миллион (ирле-хатынлы гаилә пары өчен 12 миллион) сум.
- Кредит бирү вакыты – 25 елга кадәр.
Авыл ипотекасын бер генә тапкыр алырга мөмкин. Шулай ук ипотека рәсмиләштерүче белән бергә кредит җаваплылыгын үз өстенә алучы (созаемщик) һәм йөкләнүче (поручитель) дә программада бер генә мәртәбә катнаша ала.
Кредит килешүе буенча процент ставкасын арттыра алалармы?
Әйе, кредит алучы акчаларны тиешле максатка юнәлтмәгән яисә түләүләр графигын бозган очракта, банк процент ставкасын арттырырга мөмкин.
Ставканы кайсы очракларда арттырачаклар:
- түләүләр графигын бозган очракта;
- тормышны һәм күчемсез милекне иминиятләштерүдән баш тарткан очракта;
- сатып алган (төзегән) торакта теркәлү фактын раслый торган документлар булмаган очракта;
- сатып алган (төзегән) торакта теркәлү урыны турында кредиторга хәбәр итмәгән очракта;
- төзелеш 24 ай дәвамында тәмамланмаган очракта;
- 2023 елның 23 декабреннән соң икенче ташламалы кредит рәсмиләштергән очракта;
- агросәнәгать комплексы, ветеринария, социаль өлкә, җирле үзидарә органнары өлкәсендәге оешмалар, шулай ук Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Балыкчылык федераль агентлыгы (Росрыболовство), Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте (Россельхознадзор) карамагындагы оешмалар белән хезмәт мөнәсәбәтләре тәмамланганнан соң 6 ай узгач.
Авыл җирлегендә даими теркәлү кирәкме?
Кирәк. Программада катнашучы 180 көн дәвамында банкка авыл ипотекасы программасы буенча алынган йортта яшәү урыны буенча теркәлүен раслый торган документ тапшырырга тиеш.