Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташламалы автокредит бирелә торган машиналар исемлеге

news_top_970_100
Ташламалы автокредит бирелә торган машиналар исемлеге
Фото: © "Татар-информ"

Россия Хөкүмәте ташламалы автокредит программасын 2026 елга кадәр озайтты. Шулай итеп, киләсе 3 елда әлеге программага ярдәм өчен 30 млрд сум бүлеп бирәләр. Бу турыда илнең Премьер-министры Михаил Мишустин әйтте.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, әлеге программа гражданнарның билгеле бер категорияләренә машина бәясенең 25 процентына кадәр ташлама алу мөмкинлеге бирә.

Хөкүмәт әлеге программаны киңәйтте. Яңа төзәтмәләр буенча әлеге тәкъдимне инвалидлар, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары ала ала.

Программа буенча алып була торган машиналар исемлеге: «ВАЗ», «УАЗ», «ГАЗ», Тула өлкәсендәге заводта җитештерелгән «Haval», шулай ук «Evolute» һәм «Москвич 3е» электромобильләре.

Әлеге программа буенча Россия электромобильләрен алу өчен ташлама 35 процентка кадәр арттырыла. Ләкин аның күләме 925 мең сумнан артык булмаска тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100