Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ташлама мине, әни!”

Рәшидә матур тормыш эзләп авылдан шәһәргә килде. Ул бервакытта да авыл тормышын яратмады, анда калып сыер савучы булырга, әче таңнан кара төнгә кадәр мал-туар карарга да җыенмады. Рәшидә берәр эшмәкәр хатыны булырга хыялланды, бөтен борчу-мәшәкатьләреннән котылып, үзен патшабикә итеп хис итәсе килә иде аның.

news_top_970_100

Рәшидә көч-хәлгә тугызынчы сыйныфны укып бетереп, туган нигезеннән китте. Аңа бәхет елмайды, начар гына аттестаты белән техникумга укырга керә алды ул. Шәһәргә килүгә үк, Рәшидә үзенә генә хас тыелгысыз энергиясе белән үз хыялын тормышка ашырырга омтылды. Бай кияүне кармакка эләктерү омтылышы сабын куыгы кебек шартлап, бер-бер артлы уңышсызлыкка дучар булды. Кыз нәрсәне дөрес эшләмәвен һич аңлый алмады. Төс-биткә дә төшеп калганнардан түгел иде Рәшидә.

Һәм менә, ниһаять, Денис белән көтеп алынган очрашу. Рәшидә хәзер барысы да майланган кебек кенә барачагына инанган, үзенең бәхетле билетка тап булуына ышанган иде. Ләкин бер уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас диләрме әле?! Нәтиҗәсе озак көттермәде тынгысыз кызны – менә бала табар вакыты җитеп килә, берүзе тулай торакта үксеп елап ята. Хәзер бай эшмәкәргә кияүгә чыгулар булмас инде. Чит бала кемгә кирәк? Дөрес, беркемгә дә кирәкми.

Әти-әнисе дә кызларына авыр минутында таяныч булмады.

«Әйттекме без сиңа укуыңны кайгырт, соңыннан гына егетләр, күңел ачулар дип? Стенага борчак сипкән кебек кенә, әйткән сүз бер колагыңнан керә, икенчесеннән чыгып китә! Кемгә генә охшап шулай булгансыңдыр? Әтиең белән тиеннәрне санап, очны-очка ялгап яшибез. Бездән әллә ниләргә өмет итмә. Балаңны тәрбияләргә дә җыенмыйбыз. Без әле картлар түгел, икебез дә эшлибез. Бала карап утырырга вакыт юк», - дип ачуланды әнисе.

Мондый сүзләрдән соң Рәшидә үзен әле тумаган баласы белән бик ялгыз хис итте. Моның чишелеше үзеннән-үзе килде. Аборт ясатыр да мәшәкатьтән котылыр. Ул әле яшь, тагын табар. Әмма монда да аңа уңыш елмаймады. Медицина тикшеренүе үткәч, аны караган табиб аңа бик мәгънәле генә карап куйды.

«Сезгә аборт ясатырга киңәш итмим. Организмыгызның үзенчәлекләрен исәпкә алсак, аборт ясатканнан соң бу йөклелек сезнең тормышта беренчесе һәм соңгысы булырга мөмкин», - диде тәҗрибәле табиб.

Рәшидәнең табиб белән килешми чарасы калмады.

«Ярар, нишлисең инде. Табарга туры килер. Роддомда калдырып чыгармын әле», - дип юатты үзен Рәшидә.

Яшь булуына да карамастан, йөклелеге бик авыр узды Рәшидәнең. Гел токсикоз борчыды, башы бертуктаусыз авыртты, хәле бетеп җәфаланды. Рәшидә үзен бик авыр хис итте һәм үзенең мондый хәлдә калуы белән һич тә килешә алмады.

Ул иртәдә аның хәле бөтенләй начарланды, эче астан тартып авырта, биле үтереп сызлый башлады. Рәшидә эшнең кая таба баруын тиз чамалады, аның тулгагы башланган иде. Әле ярый дус кызы Айсылу бар. Бер шалтыратуга тулай торакка очып килеп җитте һәм Рәшидәне роддомга алып барырга ярдәм итте ул.

Айсылу Рәшидәнең балага бәйле карарын кабул итмәде, әмма дустын кире дә күндерә алмады.

Йөклелек чоры кебек үк, бала табуы да бик авыр булды Рәшидәнең. Күрәсең, мондый имансыз уйлары һәм адымы өчен аны Аллаһ җәзалагандыр. Үзәк өзгеч авыртудан, газаптан әле генә арынган Рәшидә яңа туган баласының йөзен җүнләп күрә дә алмады. Ләкин табибларның сәерсенеп кенә бер-берсенә карап куйганнарын сизде.

«Мөгаен берәр җире белән ул-будыр инде», - дип кенә уйлады, әмма Рәшидә шулкадәр хәлсезләнгән иде, хәтта нәрсә булганын да сораша алмады.

Баланы озак кына палатага Рәшидә янына алып кермәделәр. Ниһаять, кич палата ишеген шакыдылар һәм кулына бала тоткан шәфкать туташы килеп керде.

«Сез борчылмагыз инде, яме, - дип сак кына әйтте шәфкать туташы. – Бала белән бар да яхшы, бары тик бер физик кимчелеге генә бар».

Ул баланы Рәшидәгә бирде. Яшь әни баласының йөзенә карагач, «ах» итте.

«Йә, Аллам, күзләре икесе ике якка карап тора бит!» – дип уйлады ул.

Рәшидә болай да баладан баш тартырга теләгән иде, баланың болай «имгәк» булып тууы бу теләген тагын көчәйтте генә. Рәшидә шул ук көнне яңа туган улыннан баш тартып гариза язды. Табиблар, шәфкать туташлары аны кире күндерергә тырышып карады.

«Мондый авырулы балалар туа, ә әти-әниләре аларны барыбер ала, чөнки ул аларның бәгырь җимешләре. Балагызның бу авыруын дәвалап була, шанслар бар. Аны ташламагыз, зинһар, соңыннан үкенәчәксез бит», - диде роддомның баш табибы.

Ләкин Рәшидә нык торды. Баласы үзе белән калса, тормыш бетәчәк дип уйлады ул. Картайганчы өч тиенгә эшләячәк һәм инвалид бала белән чиләнәчәк иде ул. Әмма ул бер дә мондый тормыш турында хыялланмый бит. Ә бала? Кияүгә чыгачак һәм сау-сәламәт балалары туачак. Ул моңа чын күңеленнән ышана.

Рәшидә тагын ике көн роддомда ятты. Табиблар да, бала тапкан башка хатыннар да бу кызда аналык хисе уяныр дип өметләнде. Әмма мондый хәл булмады. Киресенчә, Рәшидә баладан читләшергә һәм тизрәк роддомнан чыгып китәргә тырышты. Ул җинаять кылган кеше кебек беркем белән дә саубуллашмый, тыныч кына китте.

«Киттеме? – дип сорады баш табиб Римма ханым. – Безнең сүзләр тәэсир итмәгән икән. Эх, соңыннан аңлаячак инде ул, ләкин соң булыр. Балалар йортына җибәрәбез инде», - диде баш табиб.

«Туктагыз, Римма Ринатовна, ашыкмагыз, зинһар. Мин ул баланы үз гаиләмә алырга телим».

Киңәшмәдә утыручылар мондый кыю сүзләрне кем әйткәнен белергә теләп, як-якларына каранды. Табиб-акушер Ләйлә Ленаровна кыюсыз гына кулын күтәрде. Роддом коллективы бик дус-тату эшли, барысы да бер-берсен күптәннән белә. Ләйлә Ленаровна да искәрмә түгел иде. Аны хезмәттәшләре генә түгел, ә пациентлар да бик ярата, хөрмәт итә. Рәхмәт хатлары, бүләкләре дә бик күп аның. Бу гаҗәп тә түгел. Ләйлә Ленаровна – үз эшенең чын остасы, мәрхәмәтле, ярдәмчел табиб.

Тормышының бер генә ягы китек Ләйләнең – баласы юк. Ә ул кырыкка якынлашып килә бит инде. Ун елдан артык кияүдә. Ел саен тикшеренеп торуларның, төрле дәвалануларның да файдасы юк, ул һаман балага уза алмый.

«Ләйлә шул баланы алырга уйлады микәнни, әле җитмәсә физик кимчелеге дә бар бит... Мөгаен, барысы да шулкадәр начардыр инде...» – дип пышылдашты хезмәттәшләре.

«Яхшы, Ләйлә Ленаровна, җыелыштан соң минем янга керерсез», - диде баш табиб.

Җыелыш дәвам итте. Ләкин отчетлар, документлар һәм башка төр кәгазь боткасы беркемне дә кызыксындырмады. Тик әнисе калдырып киткән сабый һәм Ләйләнең язмышы барысын да дулкынландыра иде.

Ләйләнең авырга узарга теләп ниләр аша узганын белсә икән алар! Үзенең дә, иренең дә берөзлексез медицина тикшеренүләре узуы, анализлар тапшыруы... Кызганыч, нәтиҗә юк. Өметләре зур булса да, көтеп алынган йөклелек һаман булмады.

«Ләйлә, әйдә башка болай интекмик инде. Детдомнан берәр сабыйны алыйк, улыбыз яки кызыбыз булыр», - дип тәкъдим итте Ләйләнең ире Фәрит.

«Җаным, бәлки тагын берәр өшкерүче-дәвалаучы әбигә барып кайтырбыз, ә? Ярдәме тияр бәлки. Инде монысының да файдасы булмаса, уллыкка алырбыз», - дип ялынды Ләйлә иренә.

«Ярар, Ләйлә, син ничек әйтсәң, шулай булыр», - дип ризалашты Фәрит.

Шәһәрдән шактый ерактагы бер авылда яшәүче, догалар укып өшкерүче, үләнннәр белән дәвалаучы әби янына барды алар. Бик зирәк, бай тормыш тәҗрибәсе булган карчык иде ул. Ләйлә белән шактый сөйләшеп утырдылар, киңәшләрен дә жәлләмәде акъәби. Чит баланы тәрбиягә алсаң, бу игелек кире үзеңә әйләнеп кайтыр, Аллаһ үз балаңны бүләк итәр, диде әби. Әле Ләйлә интернетта бер мәкалә дә укыган иде, янәсе, физик кимчелеге булган бала алсаң, һичшиксез, балага узачак! Элегрәк ул мондый юк-бар сүзләрне колак яныннан гына уздырып җибәрә иде. Ләкин хәзер барысы да үзгәрде. Җитмәсә, үзе эшләгән роддомда ук шундый уңай очрак килеп чыкты. Яшь кенә кыз бала сабыеннан баш тартты. Җитмәсә, баланың күзләре дә кылый иде. Ләйлә тәвәккәлләп карарга булды. Бәлки киләчәктә үз баласы да булыр. Бергәләп яшәрләр иде.

Ләйлә бу хакта иренә сөйләде, Фәрит тә ризалашты. Әмма ул хатынының ни өчен нәкъ менә физик кимчелеге булган бала алырга теләвен генә аңлап бетермәде, ләкин бәхәсләшеп тормады. Күрәсең, хатынының балалы буласы килү теләге бик көчледер...

«Керегез, Ләйлә Ленаровна, утырыгыз», - дип каршы алды аны баш табиб Римма Ринатовна.

Ләйлә кыюсыз гына ишек янында басып калды. Чит кешеләргә үз проблемалары, шәхси тормышы турында сөйләргә туры килгәндә ул үзен бик уңайсыз хис итә иде. Шулай да ниятен тормышка ашыру өчен үзендә көч тапты.

«Сез әнисе баш тарткан бала турында сөйләшергә теләгән идегез, шулаймы?» – дип сорады баш табиб.

«Әйе. Мин аны алырга телим. Беләсезме, безнең ирем белән балабыз юк, берничек тә балага уза алмыйм. Әллә ниләр эшләп карадык, ләкин файдасыз...» – дип җавап бирде Ләйлә.

«Ә сәбәбе нәрсәдә, әйттеләрме?» – дип кызыксынды Римма Ринатовна.

«Табиблар төгәл генә ачыклый алмады. Күрәсең, без генетик яктан бер-беребезгә туры килмибездер», - диде Ләйлә.

Ләйләнең кыска җавапларыннан һәм алан-йолан карашыннан аңа бу хакта сөйләү җиңел булмавын аңлады Римма Ринатовна. Озакка сузып тормады, шундук төп мәсьәләгә күчте.

«Сезнең бу адымыгыз мине сокландыра, Ләйлә Ленаровна. Кимчелеге булган баланы алырга һәркем дә тәвәккәлли алмый. Ләкин көчегез җитәрме, үкенмәссезме?» – дип борчылды Римма Ринатовна.

«Без бик тырышачакбыз. Баланың күзенә операция ясый ала торган клиника да таптык», - диде Ләйлә.

«Молодцы. Алайса башлыйбыз. Сез малайны уллыкка алырга телисездер? Бу җиңел түгел, аңлыйсыз инде. Әмма барысы да яхшы булыр дип уйлыйм. Сез рәсми теркәлгән гаилә, эшегез бар, торак шартларыгыз да яхшы. Өстәвенә, баланың кимчелеге дә бар. Шуңа күрә шанслар күбрәк», - диде Римма Ринатовна һәм Ләйләгә гариза бланкы сузды.

Ләйлә баш табиб яныннан бик күтәренке кәефтә чыкты. Аның баласы булачак!

Ул вакытта әле Ләйлә алда үзен никадәр авырлыклар көтәсен күз алдына да китерми иде. Ләйләгә һәм Фәриткә уллары Кәрим гаиләләренең тулы әгъзасы булсын өчен җиде кат тирләрен түгәргә туры килде. Опека органнары «допрослары», тау-тау документлар, очрашулар...

Булачак әти-әни боларны лаеклы ерып чыкты, бирешмәделәр. Тырышлыклары уңышлы тәмамланды. Хәзер Кәрим аларның үз уллары. Бу гаилә парын белгән һәр кеше балага бәхет елмайды дип уйлады. Чөнки аның бала хәтерендә тормышының беренче айлары сакламый. Димәк, Кәрим үз әнисе аны ташлаганын аңлый алмый.

Беренче айларда бала белән бер дә җиңел булмады Ләйләгә. Алар үзләре өчен генә яшәп өйрәнгән иде. Хәзер бу тынычлыкны онытырга туры киләчәк. Бу нәни төенчек көн саен, сәгать саен, минут саен үзенә игътибар таләп итә иде.

Тынгысыз төннәр һәм көннәр...

Әле бит Кәрим сау-сәламәт тә түгел. Күзләрен дәваларга кирәк, юкса, алга таба малайга яшәү авыр булачак. Табиблар балага биш яшь тулганчы операция ясарга кирәк, диделәр. Шул вакытта дәвалану шансы бар.

Ләйлә өметсезлеккә бирелмәде. Башка гаиләләр кечкенә балаларын карый һәм бик бәхетле яшиләр. Аларның да барысы яхшы булыр, бирешмәскә генә кирәк. Бала карап үлгән кеше юк әле.

Ләйлә ире Фәритнең өметсезлеккә бирелә башлавын сизде. Ул хатыны яклы булды, әмма үзенә бер катнашы да булмаган баланы ничек яратып булуын гына аңламады. Әмма Ләйлә балага уза алмавы аркасында төшенкелеккә бирелгән иде. Үз җаныдай якын күргән хатыны өчен Фәрит баланы уллыкка алырга ризалашты.

«Барысы да яхшы булыр дип өметләнәм», - дип уйлады Фәрит.

Аллага шөкер, барысы да яхшы гына барды. Кәрим гадәти бала булып үсте, әти-әнисенә шатлык та, мәшәкть тә китерде. Хәтта Фәрит тә аңа ияләште һәм ярата башлады, гәрчә үзеннән моны көтмәгән иде ул. Тормышлары яңа төс алды, Ләйлә белән Фәриткә дә, уллары Кәримгә дә рәхәт иде.

Малай бу гаиләдә өч ел яши инде, аны әтисе дә, әнисе дә ярата. Ләйлә Кәримнең күзенә операция ясатырга чиратка язылды, операцияне ярты елдан соң була дип ышандырдылар. Озакламый көтелмәгән бәхет килде...

Ләйлә Кәримгә энесе яки сеңлесе булачагын әйтте. Кәрим шат иде, хәтта ни өчен сөенүен үзе дә аңламады. Ә Ләйлә көтелмәгән шатлыктан нишләргә белмәде. Ул балага узды! Могҗиза! Аллаһның кодрәте киң! Барлык диагнозларга, табибларның фаразларына да карамастан, булды бит, балага узды Ләйлә.

Ләкин беркем дә, Ләйлә дә, Фәрит тә иң мөһимен аңламады – бу бәхет аларга бары тик Кәрим аркасында гына бирелде. Кызганыч, бәла килеп чыкты. Әтисенең һәм әнисенең «яңа бәхете» Кәримнең бәхетенә нокта куйды. Барысы да кинәт үзгәрде. Нәни малай үзен әнисенә кирәксез тоя башлады, ә әтисенең бөтенләй ачуын китерә башлады бугай. Ул бар көченә әнисенең күңелле булсын дип тырышты, аны кочаклады, тезләренә менеп утырды, әмма Ләйлә баладан читләшә башлады. Кәрим әтисе өчен дә артык булды. Ул аның белән уйнамый башлады, ә соңрак бөтенләй аңа игътибар да итми башлады.

Күпме тырышып авырга узуы аркасында Ләйлә әллә нинди шатлык дулкынында йөзә иде. Аның үз баласы, үз нарасые булачак! Нинди бәхет бит бу! Ул, әлбәттә, Кәримгә карата үз вазифаларын онытмады. Аны ашаталар, этне урамга йөртергә алып чыккан кебек урамда йөртеп керәләр, ә өйдә «урынга!» дип кенә әйтәләр. Ләкин мәхәббәт, ярату юкка чыкты...

Кәрим бик борчылды. Ул еш елады, борчылуыннан төннәрен астына кече йомышын йомышлый башлады, ә бу әтисенең бик нык ачуын китерә иде. Улының йомшак җиренә гел суга башлады ул.

Әрнү, газап...

Беренче тапкыр әрнү хисен тойган сабый нәрсә үзгәргәнен аңлый алмады. Ни өчен әнисе аны яратмый, ә бары тик кычкыра гына, әтисе аңа бөтенләй игътибар итми. Әлбәттә, бу ике олы кеше өчен нигә якын, кадерле була алмавын бала аңламый иде.

Фәрит еш кына Кәримне балалар йортына бирергә кирәк дип сүз куерта башлады. Ул әллә никадәр дәлил китерергә тырышты. Ә иң төпле дәлил – аларның үзләренең көтеп алынган балалары булачак. Ләйлә ире белән сатулашмады. Йөрәк астында җан кереп килгән баласын яратып, ул беркайчан да чит баланы ярата алмаячагын аңлады. Кызганыч, моны хәзер генә аңлады.

Ир белән хатын уртак карар кабул итте, алар Кәримне уллыкка алудан баш тартып, судка гариза язды. Кәримне ниндидер сәер йортка алып килделәр, берни дә аңламаган сабый аптырап урындыкта утыра, ә ишек артында суд бара. Бу әти-әнисе аннан баш тарткан суд утырышы иде...

Кәрим тирә-ягына күз салып утырды һәм узып-китеп йөрүчеләрне карап утырды, ә алар балага кызганулы карашларын ташлап китә иде. Әтисе белән әнисе озак чыкмады, Кәримгә куркыныч була башлады, ул күрше бүлмәләрнең ачылып-ябылган ишек тавышларыннан сискәнеп куйды.

Ниһаять, әтисе белән әнисе чыкты. Әтисе хәтта аңа борылып та карамады. Ә әнисе бер чит-ят апа белән аның янына килде.

«Кәрим, син бу апа белән барачаксың», - диде ул.

Шулай диде дә, балага борылып та карамыйча Фәрит артыннан китте. Кәрим әти-әнисенең китүен аңлады һәм кычкырып алар артыннан йөгерде. Теге таныш булмаган апа аны кулыннан тотып алды, ләкин сабый ниндидер куркыныч хәл булганын аңлады һәм апаның кулын тешләде, суккалый башлады, аның кулыннан ычкынырга тырышты.

«Әниееем, китмә!» – дип кычкырды малай ачыргаланып.

Ләкин Ләйлә аны ишетмәде, ул ире белән бергә машинага утырды да тыныч кына өенә кайтып китте.

Елап шешенеп беткән Кәримне тагын бер куркыныч йортка алып килделәр. Ул як-ягына каранды, аңа дөньяның асты-өскә килгәндәй тоелды. Аны бер зур бүлмәгә алып керделәр, монда аның яшендәге балалар байтак иде. Кәрим тиз генә бер почмакка барып сеңде, кечкенә йөзен куш учы белән каплады, әйтерсең шулай итеп ул барысыннан да читләшә иде. Менә йоклап китәр дә, уянгач әнисе килеп алыр. Улына әкият сөйләр, битләрен үбәр. Ә әтисе муенына атландырып атта йөрткән кебек йөртер...

Ләкин могҗиза булмады.

Көннәр уза торды, тик әнисе аны килеп алмады. Кәрим бик еш елады. Сабый бала әле шушы кыска гына гомерендә үзен кирәксез уенчык кебек инде ике мәртәбә ташлауларын әле белми иде.

Кәрим бервакытта да башка балалар белән уйнамады. Бик начар ашады. Бары тик өлкән яшьтәге тәрбияче Фәйрүзә апа гына аны ашарга күндерә алды. Шулкадәр җылы, ягымлы апа иде, ул эшләгән сменада Кәримгә бик рәхәт була иде.

Фәйрүзә апасы Кәримне тезләренә утыртып, үчтеки итәргә ярата.

«Бәләкәчем минем, нигә сиңа мондый газаплар. Аллаһ күрми микәнни соң», - дип сөйләнә Фәйрүзә апасы.

Кәрим, әлбәттә, тәрбияче апасының бу сүзләрен аңламый иде. Әмма апасы янында аңа бик рәхәт, тыныч һәм ул аның кулларында йокыга тала иде.

Фәйрүзә Аллаһ җәзасы турында юкка шикләнде. Ләйлә белән Фәрит Аллаһ нәфрәтенә дучар булды. Фәйрүзә танышлары аша ишетте: Ләйләнең тулгаклары вакытыннан алда башланган һәм бала табуы да бик авыр булды. Ләйләнең баласы үле туган. Ул роддомда ук дарулар эчеп агуланырга теләгән, әмма аны коткарып калганнар. Шул вакытта ул Кәримне исенә төшергән, аны кире кайтарырга теләгән. Ләкин аларның үтенечен бик кырыс кына кире какканнар.

Ләйлә белән Фәрит балаларының үлемен җиңеп чыга алмады. Кайгыларын аракы белән «юарга» ияләштеләр. Эчкән килеш берничә мәртәбә эшкә чыккач, аларның икесен дә эштән кудылар. Ничек тә булса яшәр өчен аларга фатирларын сатарга һәм авылга, кайчандыр Фәритнең әти-әнисе яшәгән кечкенә өйгә күченергә туры килде.

Әйе, гаделлек тантана итте. Ләкин нәни Кәримгә моннан гына җиңел, рәхәт булмады. Кеше кайгысына битараф булмаган Фәйрүзә аңлый иде, калган балаларга да, Кәримгә дә бәхетле тормыш өчен бердәнбер юл – яңа гаилә табу. Әйе, аны рәнҗеттеләр, балалык хисләрен җиргә салып таптадылар, ләкин Кәрим көчле бала, ул дөньяга ачулы булып калмады, Аллаһ кушса, яраткан бала булыр. Фәйрүзә балага бик ияләште, Кәрим турында сөйләшергә дип детдом директоры янына керде.

«Фәйрүзә апа, борчылмагыз. Малайны уллыкка алынучылар исемлегенә керттек. Дөресен әйткәндә, шанслар бик аз. Аның күзләре тумыштан авыру. Аны әле дәвалыйсы да дәвалыйсы. Аның тулысынча дәваланып бетәчәгенә беркем дә гарантия бирә алмый. Кара, бездә күпме сау-сәламәт, матур балалар бар. Аларны да алмыйлар әле. Барысы да яшькә бәйле. Бөтен кеше кечкенә бала алырга тели, барысына да яңа туган бала кирәк. Әмма бер нәрсә сөендерә. Хәзер бит уллыкка алуларын көткән балалар турында мәгълүматлар тупланган халыкара банк бар. Димәк, аларны Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда күрәләр», - дип аңлатты директор.

Фәйрүзә төшенкелеккә бирелмәде һәм Кәрим үзен чын-чынлап яратучы әти-әнисе булган гаиләгә эләгер дип ихлас ышанды. Бала өчен дога кылмаган бер генә көне дә булмады аның.

«Олылар дөньясы бигрәк кырыс инде һәм бу дөньяда кечкенә бала бернинди яклаучысыз. Кәрим кайгыны тустыганлап эчкән инде. Ләкин озакламый барысы да үзгәрер», - дип уйлый иде тәрбияче апа.

Фәйрүзә апа Алланың яраткан бәндәседер инде. Аның догалары, теләкләре ниндидер могҗизалы рәвештә чынга аша иде.

Кәримгә гаилә табылды. Фәнзилә уллыкка тәкъдим ителгән балалар турындагы сайтны караганда Кәримнең фотосына тап булды. Аксыл чәчле малайның боек йөзенә һәм сагыш тулы олыларча күз карашына күзе төште хатынның.

Баланың күз карашы, әйтерсең, «Әнием коткар мине. Әнием, ярдәм ит миңа», - дип әйтә иде.

Фәнзилә баланың күзләре авыру икәнен күргәч, яшьләрен тыя алмады. Бу баланы уллыкка алу теләге шундук уянды анда. Фәнзилә ире Айдар белән ике кыз тәрбияли, Кәрим аларның көтеп алынган уллары булачагына бер шиге юк хатынның.

Кичен ул бу хакта иренә әйтте. Айдар каршы килеп тормады.

«Әйдә, бу баланың тормышын бәхетле, сөенечле итик, Айдар. Безнең кулдан килер дип уйлыйм. Без аны дәвалый алачакбыз, менә күрерсең», - диде Фәнзилә иренә.

Аннан баланың фотосын Айдарга күрсәтте. Ире сөенеченнән сискәнеп китте.

«Бу бит безнең бала! Кара, нәкъ синең кебек аксыл чәчле, аксыл тәнле», - дип хатынын кочты Айдар.

Кәримгә яңа әти-әнисе киләчәген хәбәр иткәч, бала сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Аның бик тә әти-әниле буласы килә иде, ләкин ул теге вакыттагы кебек иң якын кешеләрен югалтудан да курка. Ләкин Фәйрүзә апасы әйткән икән, димәк, шикләнер урын юк. Барысы да яхшы булачак. Кәрим тәрбияче апасының җыерчыклы, йомшак йөзенә үзенең нәни битен терәде, апасының кочагына сыенды.

Булачак әтисе белән әнисе киләсе иртәдә Кәрим бик дулкынланды. Бәлки ул аларга ошамас? Фәнзилә белән Айдар детдомга килеп кергәч, бөтен шикләре таралып юкка чыкты баланың.

Аксыл чәчле, зәңгәр күзле бу ягымлы апа шундук Кәримнең йөрәген яулады. Ул аңа әкияттәге принцесса кебек тоелды. Ә Айдар абыйсы аны кулларына алып күккә чөйде. Малай рәхәтләнеп көлде, шатланды. Кәрим аларның җылысын, кайгыртуын шундук сизде. Наз-яратуга сусаган нәни малай аларга тартылды һәм бу матур әкият беркайчан да бетмәсен иде дип теләде.

Фәнзилә белән Айдар детдомнан чыгып киткәндә Фәйрүзә апасы аларның, һичшиксез, Кәримне алырга киләчәкләрен әйтте.

Шулай булды да, Фәнзилә белән Айдар, ниһаять, күптән көтелгән документларын кулларына алды. Алар Кәримне уллыкка алды, аны үзләренең ике кызы янына сыендырды.

Озакка сузмыйча малайның күзләренә операция ясаттылар. Әтисе, әнисе, апалары гел Кәрим янында булды, шуңа күрә ул катлаулы операция сәгатьләрен җиңел кичерде. Кәрим сау-сәламәт малайга әйләнде. Якыннарының яратуы, кайгыртып торуы аркасында ул үзен беркайчан да читкә тибәрелгән, кирәксез һәм чит-ят итеп тоймады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100