«Ташлаганда кулларым калтырады...» – Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина борчуы хакында сөйләде

Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинаның кәефен төшергән вакыйга булган. Яраткан гөлләре авырып китеп, аларның барысын бергә чыгарып ташларга туры килгән.
«16 яшьлек орхидея гөлләремне чүплеккә илтеп ташладым… 18 чүлмәк.
Хәерлегә булсын… Еладым башта! Ташлаганда кулларым калтырады. Иң яраткан гөлләрем иде. Туган көнемә бүләк ителгәннәре күп иде. Ирем истәлекләре белән хушлашкан кебек булды. Тынычландым инде аннары. Димәк, шулай тиеш булган.
Туган көнем җитә, тагын бүләк итәрләр әле. Бирмәсәләр, сатып алырмын», – дип сөйләде ул борчуы хакында үзенең сәхифәсендә.
«Димәк, яңага ишекләр ачыла. Искене искә алып яшәүләре бик авыр бит. 19 ел элек ирем үлгәч, манадарин агачым корыды минем дә. Тормыш туктамый, алга бара. Яңа юллар, яңа ишекләр ачыла»;
«Рәмзия, болай да бик озак яшәгәннәр инде. Гөлләтә генә алганга сөенәсе кала. Тагын да матурраклары бизәр әле тәрәз төбеңне»;
«Бу хакта укырга да читен булды… Тагын үрчетерсең әле, барысы да әйбәт булсын»;
«Рәмзия, ирем үлгәч, минем дә фиалкаларым чирли башлады. Барысын да ташларга туры килде. Кайгырмагыз, яңаларны утыртыгыз», – дип бакчачыны юатырга ашыккан аның язылучылары.