news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ташкентта коточкыч зур шартлау булган

news_top
Ташкентта коточкыч зур шартлау булган

Ташкент аэропорты янындагы складта зур шартлау булган. Аның тәэсире 30 км ераклыкта да сизелгән, дип хәбәр итә «Телеграм» каналлар. Зур янгын чыккан.

Шартлау электромобильләр сакланган складны яшен сугудан килеп чыккан, дип фаразлана

Шәһәрнең барлык ашыгыч ярдәмнәре аэропортка җибәрелгән.

Шартлау нәтиҗәсендә якын-тирәдәге йортларга зур зыян килгән. Күпме кеше каза күргәне әле төгәл билгеле түгел. 17 яшьлек егет үлгән: аның муенына кыйпылчык кадалган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар