news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ташкент Татар үзәге җитәкчесе Рим Гыйниятуллинны соңгы юлга озатканнар

news_top

Кичә Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Совет рәисе Рим Гыйниятуллинны Чапанат зиратында соңгы юлга озатканнар. Аңа 82 яшь иде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе һәм активистлары мәрхүмнең гаиләсе һәм якыннарының олы кайгысын уртаклаша. Рим Абдулла улы Гыйниятуллинның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр, диелә хәбәрдә.

Рим Абдулла улы Гыйниятуллин 1943 елның 18 сентябрендә Җизак өлкәсенең Заамин районы Даштабад шәһәре янындагы Каратепа авылында укытучы гаиләсендә туа.

Рим Абдулла улы 1968-1980 елларда Үзбәкстан Су хуҗалыгы министрлыгының идарә башлыгы урынбасары, министрлыкның баш идарәсе башлыгы вазифаларын башкара. 1981-1989 елларда Үзбәкстан су хуҗалыгы министры урынбасары, Дәүләт план комитеты рәисе урынбасары, Дәүләт агросәнәгать комитеты рәисе урынбасары була. 1989-1996 елларда — Үзбәкстан Республикасы мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, ә 1996-1997 елларда - Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

1996 елдан - Әхмәт Зәки Вәлиди исемендәге Башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенең аксакаллар шурасы рәисе. Шулай ук Ташкент шәһәре татар-башкорт милли мәдәни үзәкләренең аксакаллар шурасы рәисе вазифасын били.

Ул илебезнең су хуҗалыгы тармагын үстерүгә, зур гидротехник корылмалар һәм насос станцияләре төзүгә, Ач дала һәм Мирзачульне үзләштерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте.

Рим Абдулла улы СССРның иң югары бүләге — Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Үзбәкстан Республикасы дәүләт бүләкләре — «Мехнат шухрати» («Хезмәт даны») һәм «Дуслык» орденнары белән бүләкләнгән. «Үзбәкстан Республикасының атказанган ирригаторы», «Үзбәкстан Республикасы атказанган яшьләр остазы», «Каракалпакстан Республикасының атказанган ирригаторы» дигән мактаулы исемнәргә һәм башка бүләкләргә лаек булган.

Үзбәкстан Республикасының татар һәм башкорт аксакаллар шурасы рәисе була.

Дәүләтара Координация Су хуҗалыгы Комиссиясенең мактаулы әгъзасы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 апрель 2026
    Исемсез
    Аның улы Казан аэропорты начальнигы булып торды.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар