Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташкабактан запеканка рецепты

news_top_970_100
Ташкабактан запеканка рецепты
Фото: © Гөлүзә Василова

Запеканка пешерү өчен ташкабакны эре угачтан уарга, тоз сибәргә һәм яхшылап болгатырга. 10-15 минутка калдырырга, суы бүленеп чыга, аннары аны саркытырга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Ингредиентлар: 2 уртача ташкабак, 3 помидор (берсен эчлеккә турарга), 2 йомырка, 1 суган, 100 грамм каймак, 5-6 аш кашыгы он, яшеллек, 3 тырнак сарымсак, каты сыр, тоз, борыч.

Фото: © Гөлүзә Василова

Ташкабакка 2 помидор һәм сырдан кала барлык ингредиентларны салып болгатырга. Табаны майларга, бу массаны салырга, өстенә түгәрәкләп туралган помидор тезәргә һәм 180 градуска кадәр кызган духовкага 40 минутка куярга.

Аннары өстенә эре угычтан уылган сыр сибәргә һәм эрегәнче духовкада тотарга.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: © Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100