Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташкабактан тәмле торт рецепты

news_top_970_100
Ташкабактан тәмле торт рецепты
Алсу Сәлимҗанова

Хәзер ташкабакның өлгергән чагы, көн дә ясарга була әлеге тортны, чөнки ул тиз һәм бик җиңел әзерләнә. Әлеге рецептны Әлмәттән укытучы Алсу Сәлимҗанова җибәрде.

Ингредиентлар: 6 кечкенә ташкабак, 3 йомырка, 4 помидор, 4 тырнак сарымсак, укроп, 5-6 аш кашыгы он, берничә аш кашыгы үсемлек мае, 200 г майонез.

Ташкабакларны чистартыгыз, угычтан чыгарыгыз һәм 15 минутка калдырыгыз. Бу вакытта аның согы чыга. Аннан дуршлагка салып, артык суын агызыгыз. Бу массага йомырка, вакланган укроп һәм борыч салыгыз, яхшылап болгатыгыз.

Аннан он салыгыз, тагын бер кат яхшылап болгатыгыз. Суы күп калган булса, онны тагын да күбрәк сала аласыз.

Камырны 4 – 5 өлешкә бүлегез. Диаметры 25 см лы табага беренче өлешен салыгыз. Камырның калынлыгы – 3-5 мм булырга тиеш.

Берничә минут ике яктан да кыздырып алыгыз. Калган өлешләрен дә шул рәвешле кыздырырга кирәк.

Майонез белән вакланган сарымсакны бутыйбыз. Помидорны түгәрәкләп кисәргә.

Әзер булган коржларны чиратлаштырып тәлинкәгә тезәбез. Башта ташкабак корж, аннан сарымсаклы майонез, аннан помидор. Соңгы катлам булып помидор калырга тиеш. Әзер тортны укроп белән бизәгез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100