
Популяр блогер, «Татар малай» сәхифәсен алып баручы Ринат Галиәхмәтовның хатыны Илүзә ташкабактан тәмле коймак рецепты белән бүлешә.
- Ингредиентлар: ташкабак, 100 грамм каты сыр, 2 йомырка, 2 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы каймак, «Италия үләннәре» тәмләткече, тоз, борыч, 4-5 аш кашыгы он.
Соус өчен каймак, сарымсак, укроп кирәк.
Зур ташкабакны чистартырга, угычтан уарга һәм, тоз сибеп, 10 минутка калдырырга. Аннары суын түгәргә. Сырны угычтан уарга һәм башка ингредиентлар белән ташкабакка салып болгатырга.
Коймакның ике ягын да үсемлек маенда кыздырырга. Табынга соус белән бирергә.
«Бик тәмле», – дип яза блогер.
Фото: Илүзәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән