Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташкабактан «спагетти»

news_top_970_100
Ташкабактан «спагетти»

Хәзер бакчада – ташкабак вакыты. Бу яшелчәдән тәмле рецепт тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: суган, 1 тырнак сарымсак, берничә помидор, ташкабак.

Табада үсемлек маенда суган һәм туралган бер тырнак сарымсакны берничә минут кыздырып алырга кирәк. Шул арада помидорны турыйбыз һәм табага салабыз. Ташкабакның кабыгын чистартып, шакмаклы угычтан уабыз. Яшелчәнең уртадагы йомшак җире калганчы, бөтен ягын да угычтан уып нечкә «спагетти» ясыйбыз.

Аннары аны табага салып, барысын бергә болгатабыз. Тәменчә тоз, борыч, үзегез теләгән тәмләткечләр салып, табаның капкачын ябып, 10-15 минут чамасы пешереп алабыз. Ташкабак спагеттие әзер була.

Бу ризыкны ит, бәрәңге, төрле ярмалар белән дә кушып ашарга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100