Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташкабактан коймак рецепты

news_top_970_100
Ташкабактан коймак рецепты
Фото: © Рания Кашшапова

Казан шәһәрендә яшәүче Рания Кашшапова ташкабактан тәмле коймаклар әзерләгән. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 300 гр ташкабак, 3 йомырка, 0,5 чәй кашыгы тоз, 500 гр сөт, яшел үләннәр, 280 гр он, кыздыру өчен бераз гына сыек май

Әзерләү тәртибе:

Ташкабакны угычтан чыгарырга, аңа йомырка, тоз һәм сөтнең бер өлешен салырга. Аннан он өстәргә һәм төер калмаслык итеп болгатырга кирәк. Сөтнең калган өлешен, яшел үләннәр өстәргә. Сыек масса килеп чыга.

«Кызган табага аз гына май салып пешерергә. Гади коймакларга караганда якынча бер минутка озаграк пешә. Тозлы кызыл балык, йомшак сыр, уылдык яисә каймак белән бик тәмле була», – ди хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100