Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташкабактан бик тәмле икра рецепты

news_top_970_100
Ташкабактан бик тәмле икра рецепты
Фото:Тәнзилә Гыйлемханова

«Бу рецепт белән ясалган икра бик тәмле килеп чыга. Минем икраны бик күп төрле рецептлар белән ясап караганым бар, ләкин бу иң тәмле, ышанычлы ысул», – ди тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина. Бу турыда «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.

Икра ясау өчен 3 кг ташкабак, 0,8 кг суган, 0,8 кг кишер, 1 стакан үсемлек мае, 1,5 аш кашыгы тоз, 2,5 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 1 аш кашыгы паприка (төелгән баллы борыч), 2-3 кашык томат пастасы, 5 теш сарымсак кирәк була.

Башта яшелчәләрне бераз гына кыздырып алырга, аннары 30 минут каплап пешерергә. Тоз, шикәр комы, 3 аш кашыгы аш серкәсе, томат пастасы, кара борыч, паприка, сарымсак салырга һәм кабат 30 минут пешереп алырга. Соңыннан бу массаны блендер белән вакларга. Шуның өстенә 1 аш кашыгы уксус салабыз.

Стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. 700 граммлы 5 банка икра чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100