Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташкабактан аш рецепты

news_top_970_100
Ташкабактан аш рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Җиңелчә ризык яратучыларга ташкабактан (кабачки) пюре-аш пешерергә тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 600-700 граммлы ташкабак, 2 уртача бәрәңге, 1 суган, 1 кишер, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, тоз, борыч, 2-3 тырнак сарымсак яки 1-2 аш кашыгы коры сарымсак, 200 мл 20 процентлы сөт өсте (сливки) яки 1 кап йомшак сыр (сливочный).

Суганны һәм сарымсакны вак итеп турарга, үсемлек маенда кыздырырга, янына эре угычтан уылган кишер һәм шакмаклап туралган бәрәңге салырга, кишер йомшаргач, шакмаклап ташкабак турап салырга. Аннары су өстәргә, тик яшелчәләр күмелмәскә тиеш, чөнки ташкабак суы чыгачак. Тоз һәм борыч өстәргә, өстен каплап, 20 минут пешерергә.

Ак ипинең йомшагыннан сохари ясыйбыз. Шакмаклап турарга, аз гына үсемлек мае өстәргә, тәмләткечләр (паприка, төрле кипкән үләннәр) салырга, яхшылап болгатырга. Табага пергамент кәгазе җәяргә һәм ипине салырга. Духовкада кипкәнче тотарга.

Яшелчәләр әзер, вак угычтан уылган сыр яки сөт өсте салырга һәм блендер белән вакларга.

Табынга кайнар килеш, сохари һәм яшеллек белән бирергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100