news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ташкабактан ананас кебек кайнатма рецепты

news_top
Ташкабактан ананас кебек кайнатма рецепты
Гөлүзә Василова

«Туган як» сайтыннан ананас согында кайнаган ташкабак кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 2 килограмм ташкабак, 700 миллилитр ананас согы, бер чәй калагы лимон кислотасы, чеметем генә ванилин, бер стакан шикәр комы кирәк булачак.

Ташкабакны орлыкларыннан һәм кабыгыннан чистартырга, үзегез теләгәнчә боҗралап яки шакмаклап турарга.

Шуңа бар әйберләрне дә кушып болгатырга һәм кайнатырга куярга. Кайнап чыккач, салмак утта 15 минут тотарга.

Кайнар килеш стерильләштергән банкаларга тутырырга, калай капкач белән капларга.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар