news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ташкабакны фарш һәм сыр белән әзерләү рецепты

news_top
Ташкабакны фарш һәм сыр белән әзерләү рецепты
Гөлназ Әхтәмҗанова

Кирәкле ингредиентлар: озынча ташкабак, фарш, суган, сарымсак, помидор яисә томат пастасы, каймак, көнбагыш мае, сыр, тоз, борыч, петрушка яисә укроп.

Әзерләү тәртибе:

Озынча ташкабакны чистартабыз, эчен алабыз. Дүрт кисәккә бүләбез. Фотода күрсәтелгәнчә, тәмләткечләр сеңсен өчен кискәлибез. Өстенә май салабыз һәм тоз һәм борыч белән ышкыйбыз да алдан җылытылган мичкә 20 минутка тыгабыз.

Ул арада фаршны әзерлибез. Табада суган кыздырабыз, фарш салабыз, тәменчә тоз һәм борыч, әз генә сарымсак, шулай помидор яисә томат пастасы өстибез дә тагын бераз кыздырабыз.

Ташкабак йомшаргач, өстенә бераз каймак сылыйбыз, аның өстенә әзер булган фаршны җәябез. Аннан 5-7 минутка мичкә тыгабыз да янәдән мичтән чыгарып, өстенә сыр салабыз. Сыр эрегәнче мичтә тотабыз. Әзер ташкабакның өстен яшел үләннәр белән бизибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар