
Ташкабактан сырлы кабымлык гади генә ясала.
Ташкабакның кабыгын алырга, боҗралап кисәргә. Йомырка сарысына тоз, борыч, паприка, сарымсак сытып салырга һәм болгатырга. Аннары һәр ташкабак боҗрасының ике ягын да шул массага тыгарга һәм үсемлек мае салынган табада кыздырырга.
Сырны һәм сарымсакны вак угычтан уарга, укроп, майонез салып болгатырга. Шул массаны ташкабак телеменең уртасына ике чәй кашыгы салырга һәм 5-6 минутка духовкага тыгып алырга.
Тәмле булсын!