Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташкабак чәчәген кыздыру рецепты

news_top_970_100
Ташкабак чәчәген кыздыру рецепты
Фото: Freepik.com

Күп кенә халыкларда ташкабакның чәчәкләреннән тәмле ризыклар әзерлиләр. Ташкабак чәчәген кыздыру рецепты белән «Атна вакыйгалары» газетасы уртаклаша.

Ташкабак чәчәген кыздыру өчен кирәк: 15-20 ташкабак чәчәге, 150 г сыр, 4 аш кашыгы он, 2-3 йомырка, ярты стакан минераль су, ярты стакан сөт өсте, ярты стакан бадәм (миндаль) чикләвеге, ярты стакан каймак, 3 тырнак сарымсак, тәменчә тоз-борыч һәм тәмләткеч үләннәр.

Ташкабак чәчәкләрен юарга һәм киптерергә, таҗларын бозмыйча гына эчен чистартырга.

Эчлек ясарга: сырны угычтан уарга, шуңа он, 1 йомырка һәм тәменчә тоз, борыч сибеп бутарга.

Шуннан соң һәр чәчәк эченә 1-2 чәй кашыгы әлеге сырлы катнашманы салырга. Чәчәкнең башын борып капларга.

Аерым савытта сыек камыр (кляр) ясарга: йомыркага сөт өсте (кибеттә сатыла торган сливки), минераль су, бик нык вакланган чикләвек, тоз, борыч һәм сыек камыр хасил булганчы он салып бутарга.

Табага үсемлек мае салып, газ плитәсенә куярга. Май кызгач, чәчәкләрне бер-бер артлы клярга манып, майда кыздырырга.

Кыздырылган чәчәкләрне табынга каймаклы соус белән бирергә мөмкин. Моның өчен каймакка сарымсак һәм тәмләткеч үләннәр өстәргә кирәк.

Ташкабак чәчәгенең эченә берни салмыйча, үзен генә сыек камырга манып, майлы табада кыздырып ашарга да була.

Гадәти кабак чәчәген дә шулай кыздырырга ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100