Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташкабак белән помидор торты рецепты

news_top_970_100
Ташкабак белән помидор торты рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Әле бакчада үскән ташкабак һәм помидор бар, шуңа алардан торт ясап ашарга тәкъдим итәм. Бу ризыкны «дөрес туклану»чылар да ясап ашый ала, бары тик онның башка төрен алырга, майонез урынына каймак кулланырга була.

Ингредиентлар: 800 грамм ташкабак, 200 грамм помидор, 150 грамм каты сыр, 180 грамм он, 280 грамм майонез, 3 йомырка, 2-3 тырнак сарымсак, 20 грамм яңа өзелгән укроп, 30 грамм яшел суган, кыздыру өчен үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч.

Ташкабакны эре угычтан уарга, суы чыксын өчен азрак тоз салып болгатырга, аннары суын саркытырга. Ташкабакка йомырка һәм он кушып белен пешерергә. Табаны беренче коймак салганда гына майларга.

Майонезга сарымсак, укроп салып болгатырга. Беленнәр суынгач тортны җыярга. Беленгә майонез ягарга, өстенә телемләп туралган помидор куярга, угычтан уылган сыр сибәргә һәм кабат ташкабак беленен куеп? шул тәртиптә дәвам итәргә.

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100