Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташкабак белән лимоннан кайнатма рецепты

news_top_970_100
Ташкабак белән лимоннан кайнатма рецепты
Гөлнара Галимуллина

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллинадан ташкабак (кабакның каты кабыклы сорты) белән лимоннан кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 1 кг ташкабак, 700 грамм шикәр комы, 2 лимон.

Ташкабакны вак итеп турарга яки эре угычтан чыгарырга, лимонны вак итеп турарга. Шикәр комы сибеп, 2-3 сәгатькә яки төнгә калдырырга.

Шушы катнашманы кайнатып алырга, сүрән утта 5 минут тотарга. Кайнатма суынгач, тагын шулай эшләргә, ахырдан 30 минут кайнатып сүндерергә.

«Бик тәмле куе кайнатма була. Чәй янына да, пироглар эчлегенә дә бик әйбәт», – дип яза Гөлнара ханым.

Фото: © Гөлнара Галимуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100