Ташу корбаны: «Биш минут эчендә өйгә кап-кара су тулды, муеннан саз итеге киеп чыгып котылдык”
Апас районы Зур Күккүз авылында Гыйззәтуллиннар өенә язгы ташу кереп, санаулы минутлар эчендә өйләре су астында калган.
“Бурдан кала, уттан калмый” ди татар халык мәкале. Әмма су да - ут кебек ук кодрәтле көчкә ия. 10 апрель –Татарстанда шартлыча ташу төшкән көн дип, быелгы язгы ташуның беренче корбаннары белән сөйләшүне язып чыккан идек.
Апас районының Зур Күккүз авылында яшәүче Шәһидә Гыйззәтуллина йорты санаулы минутлар эчендә язгы ташу әсирлегендә кала. “Татар-информ” хәбәрчесе зыян күрүче Шәһидә ханым белән сөйләште.
- Бу нигезгә килен булып килгәнемә 34 ел. Шул еллар эчендә ике тапкыр су баскан иде инде. Монысы – өченчесе. Әмма бу кадәр көчле ташуны күргәнем булмады, - диде Шәһидә ханым “Татар-информ”га.
Зыян күрүче сүзләренчә, язгы ташу бүген төштән соң кергән.
- Узган елларда су бер кереп күрсәткәч, балыкчылар кия торган саз итекләре алып кайткан иде малайлар. Ярый әле ул булды. Сарайга гына чыккан идем, ни күрим, су ишек алды буйлап кайный-кайный ага. Шул резин итекне киеп кердем. Су күтәрелә башлау белән үк улларыма шалтыраткан идем. Тиз арада алар Казаннан кайтып җитте, – ди Шәһидә ханым.
Язгы ташу дигән сүз телдә йөрсә дә, мондый хәлгә әзер булмый хуҗабикә.
- Әллә нәрсә югалып каласың икән ул. Ни эшләргә, нәрсәгә барып тотынырга белмисең. Әмма су безнең уйланып торганны көтми, өй эченә үтеп кереп, тиз арада күтәрелә башлады. Тирә-күршеләр дә булышырга керде. Бергәләшеп, диваннарны урындык, өстәл өстәләренә менгердек. Суыткыч шулай калды инде. Келәмнәрнең дә кайсын җыйдык, кайберләре су астында калды бугай. Линолеум астына су тулып, алар күперде. Обойлар су астында. Күз ачып йомган арада тула икән су. Тездән саз итекләренә су керә башлагач, муенга кадәр кия торганнарын кидек. Язгы ташу өй эчендә тәрәзә биеклеге күтәрелде, - диде Шәһидә Газизуллина.
Авыл халкының бар тормышы – өй белән генә бетми, мал-туар яши торган каралты-курасы да бар бит әле. Билгеле, су малкайларны гына аяп тормый.
- Бер сыерым, яшь бозау һәм кышлаган үгез бар. Сыер белән үгез суны йөзеп кенә чыкты, аларны күршеләргә керттек. Салкын тимәсә ярый инде. Бозауны күтәреп алып чыктылар. Эт су астында калган иде, аны лапас башына менгерде улларым. Тавыкларны да шунда очырдылар. Кешеләр ничек тә яраша, маллар өчен шок икән бу су басу, - ди ул.
Зур Күккүздә килеп чыккан әлеге гадәттән тыш урынына районның коткару бригадасы да, хакимият вәкилләре дә килгән. Коткаручылар урамдагы асфальтны кисеп, суга агар өчен урын булдырган.
- Ярый әле төнлә төшмәде дим ташуны. Нишли аласың? Үзең чыгып котыласыңмы, малларың турында уйлыйсыңмы? “Карале бу суны, өйгә керергә рөхсәт тә, ачкыч та сорап тормаган”, минәйтәм. Боҗраланып-боҗраланып, кап-кара су тулды. Гаҗәп инде. Куркыныч. Чебиләр алган идем. Боларны нишләтим икән дип, тартма белән күтәреп йөрдем. Азагын хәерле итсен, без күрәсене кеше күрмәс, - ди Шаһидә ханым.
Бүген Шаһидә Гыйззәтуллина туганнарына сыенган. Өйгә әле керерлек түгел. Су бар дөньяга хуҗа булып, өй эченнән агуын дәвам итә. Шаһидә апа инде күңеленнән өен ремонтларга да әзер. Ходай моннан зуррак бәла-казаларны бирмәсен, ди ул.