Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташлы авылында яшәүче ир-ат кунакка килгән хатынны үтереп, мәетен Зөягә ташлаган

Ташлы авылында яшәүче ир-ат кунакка килгән хатынны үтереп, мәетен Зөягә ташлаган

news_top_970_100
Ташлы авылында яшәүче ир-ат кунакка килгән хатынны үтереп, мәетен Зөягә ташлаган
Ульяновск өлкәсенең Теренгульский райнындагы Солдат Ташлысы авылында яшәүче 39 яшьлек ир-ат 49 яшьлек хатынны үтергән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе  матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татьяна Кузнецова исемле хатын 7 апрельдә югала. Аны полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар эзли.  12 апрельдә хатынның мәетен Зөя елгасында табып алалар. Тиз арада җинаятьтә шикләнелүче ир-ат та тоткарлана. Ул хатынны үтерүен үзе сөйләп бирә.

Ир белән хатын интернетта танышу сайтында табышлар. Виртуаль аралашу чынбарлыкка күчә. Ир хатынны урамда йөрергә дәшә, аннары үз авылына кунакка чакыра.

Ульяновская урамындагы йортка кунакка килгән хатын белән хуҗа ир-ат бергәләп аракы эчәләр. Шуннан соң талаша башлыйлар. Ир-ат сүзләренчә, Татьяна аның туганнары турында начар сүзләр сөйли. Ир моңа түзеп тора алмый һәм пычакка ябыша. Ул кунак хатынның муенына пычак белән алты тапкыр суга. Хатын шунда ук җан бирә.

Йорт хуҗасы җинаять эзләрен яшерә. Ул мәетне җәймәгә төрә һәм үзенең ВАЗ-2107 машинасына салып алып китә. Мәетне Зөя елгасына илтеп ыргыта. Мәрхүмәне судан Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре табып ала.

"Тикшерүче мөрәҗәгате буенча, җинаятьтә гаепләнүче ир-атны сак астына алдылар. Тиешле тикшерү гамәлләре бара, судмедэкспертиза билгеләнде. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә", - диелгән Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100