Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Ташландык балалар: аларны урамда "онытып" калдырганнар, кыйнаганнар, ачка интектергәннәр...

Казанның 18 нче номерлы балалар хастаханәсендә ташландык балаларны кабул итү бүлеге бар. Аны 1993 нче елда ачканнар, һәм мондый урын шәһәрдә берәү генә. Әнисе тудыру йортында ук баш тарткан сабыйларны, караучысыз калган нәниләрне шушында китерәләр. Тумас борын тормышның әчесен-төчесен татырга өлгергән бу балалар өчен хастаханә – туган йортлары, ә шәфкать туташлары – газиз әниләре кебек якын кешеләренә әйләнә.

news_top_970_100
Ташландык балалар: аларны урамда "онытып" калдырганнар, кыйнаганнар, ачка интектергәннәр...

«Менә бу безнең процедуралар уздыру бүлмәсе, монда без ашыйбыз. Иртән, бөтен гаиләләрдәге кебек үк, балалар тора, юыналар, иртәнге ашларын ашыйлар. Без бит хастаханә булудан биргәк, кечкенәләр өчен яшәү урыны, аларның өе”, - дип аңлата 18 нче номерлы балалар хастаханәсенең беренче категорияле балалар табибы Марина Желтухина.

Бу стационарга яңа туган сабыйлардан алып дүрт яшькәчә балаларны китерәләр. Туганнарына шулкадәр аз вакыт үтүгә карамастан, алар инде тормышның иң ачы сынавын узарга өлгергән – газиз әти-әнисе, үз баласын кирәксенмичә, аңа кул селтәгән. Балаларның барысы да – “калдырылганнар” – кемнедер берүзен өйдә бикләп калдырганнар, бәхеткә, сабыйны табып, коткарып өлгергәннәр. Кемнедер урамда ташлап киткәннәр, хәтта урманда “онытып” калдырылганнар да бар. Кыйналган, ачка интеккәннәре дә очрый. Һәр сабыйның үз бәхетсезлеге. Уртак язмышлары – тумас борын, алар беркемгә кирәкми торган бер ташландыкка әйләнгән.

Тәртипсез гаиләләрдәге караучысыз балаларны балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар барлый. Гаиләгә килеп, баланың нинди хәлдә булуы белән танышалар, ата-ана өметсез дип табылса, сабыйны гаиләдән алырга карар бирелә. Баланы “Ашыгыч ярдәм” машинасы шушы станицонарга китерә. Монда инде аның тормышы яңадан башлана.

“Сабыйлар төрлечә, кайчакта бик мөшкел хәлдә килә. Беренче эш итеп, аларның сәламәтлеге тикшерелә. Монда алар кеше белән аралашырга, үз-үзен иркен хис итәргә өйрәнә, кешеләргә ияләшә. Безнең бүлекне кечкенә генә балалар бакчасы дип тә була, тик монда без балаларга әни дә, шул ук вакытта медицина хезмәткәрләре вазыйфасын да үтибез”, - дип аңлата табиб.

Башка хастаханәләрдән китерелгән балалар да бар – алар имгәнеп, җәрәхәтләнеп, табиблар ярдәменә мохтаҗ булганнар, ә инде дәвалау узганнан соң, бу стационарга китерелгәннәр. Кайчакта әти-әниләр балаларын монда үзләре китерә: торыр урыннары булмаганга яки башка тормыш кыенлыклары аркасында балаларыннан баш тартып, стационарда калдыралар.

“Алай да булгалый. Балалар, гадәттә, бездә ай-ай ярым яши, шул арада без аларны кешеләргә ияләшергә, аралашырга өйрәтәбез. Ә әти-әнисе, тормышын бераз җайлагач, баланы кире ала. Тик кире килеп алмаучылар да була”, - дип сөйли балалар стационары мөдире, табиб Татьяна Мороз.

Ташландык балалар бүлеге аша елына 200-230 бала уза. Һәм аларның һәрберсенә дә, бүлек хезмәткәрләре сүзләренә караганда, тәрбиячеләр һәм бала караучылар берьюлы бөтен гаиләсен алмаштыра.

“Бу балалар әле ана карынында вакытта ук кирәкмәгән булып чыккан, яисә дөньяга килмәс борын хыянәт ачысын татыган. Без бу сабыйларга әнисен дә, туган өен дә, якыннарын - бөтенесен берьюлы алыштырырга тырышабыз. Күңел җылысын биреп, кайгыртабыз, ана назын, ана мәхәббәтен тойсын дип телибез. Бу балаларга бит дәвалау гына җитми, һәрберсен кысып кочакларга, үбеп иркәләргә кирәк. Сабый үзенең кемгәдер кирәк икәнлеген аңларга тиеш”, - дип өсти Татьяна Мороз.

Стационар 30 балага исәпләнгән. Бүлектә иң кечкенәләр өчен бүлмәләр бар – бүгенгә күкрәк балалары монда өчәү. Яшь ярымнан зуррак балалар өчен йокы бүлмәсе, ашханә, зур уен урыны һәм уку урыннары бар.

Дәвалау процедураларын кечкенәләр шул ук хастаханәдә уза. Кайчакта балага физкабинет кына кирәк була, кайчакта массаж, ә кайбер очракларда дөрес итеп ашатып, җитди дәвалау да таләп ителә.

“Күп кенә очракларда бәгырьсез өлкәннәр балаларының ризыгына хәмер өстәп ашатканнар, мәсәлән, еламасыннар өчен. Боларның барысын да ачыкларга кирәк, шуңа күрә бездә балаларны тикшерүче махсус комиссия бар”, - дип аңлата балалар стационары мөдире.

Иртәнге аштан соң сәламәтлекләре яхшы булган балалар урамда уйный. Ә сәгать 12 дә стационарда төшке аш башлана. Аннары, башка балалар бакчаларында кебек үк, көндезге йокы вакыты җитә. Балаларны ашатучы, йокларга яткыручылар да - шул ук тәрбияче һәм бала караучылар.

“Һәр палатада хезмәткәрләребез бар. Зур уен зонасында һәрвакыт тәрбияче балаларны карап тора. Шулай ук безнең волонтерыбыз да бар – ул бик ярдәм итә. Бүлектә барлыгы ике табиб, өлкән шәфкать туташы, ике кече шәфкать туташы, ике гадәти шәфкать туташы һәм хуҗалык эшләрен алып баручы хезмәткәр бар. Без барыбыз да бер зур гаилә кебек, тырышып эшлибез. Балалар безгә килеп эләгү белән мондагы күңел җылысын тоеп ала, бу бит аларга шулкадәр дә тансык”, - дип ассызыклый 18 нче номерлы Казан балалар хастаханәсенең беренче категорияле табибы Марина Желтухина.

Гадәттә, балалар бу урында ике айга якын яшәп ала – алдагы язмышы хәл ителгәнче. Аннары сабыйларны балалар йортларына җибәрәләр яки үз гаиләләренә кире кайтаралар, тик монысы бик сирәк була. Балага шушы стационарда яшәгәндә үк яңа гаилә табылган очраклар да бар.

“Әйе, кайчакта шулай да була – бездән үк алып китәләр. Елына уртача тугыз-ун бала моннан яңа гаиләгә китә, тик шуннан да артык түгел. Элек бу сан зуррак иде. Исемдә, 2011 нче елда бездән 27 баланы яңа гаиләгә алдылар. Бу безнең өчен бик тантаналы мизгел булды. Без бит аларның һәркайсын үз балабыз кебек биреп җибәрәбез. Сабыйлар бит бездә булган арада һәрберсе монда эшләүче ханымнар арасыннан үзенә “әни” сайлый. Һәрберсенең үз “әнисе” – кемдер тәрбияче апасын үз итә, кемдер – бала караучыны”, - дип елмая Татьяна Мороз.

Тик баланы станционардан ук уллыкка бик тиз генә алып китеп булмый – баланың статусы билгесез булуы кыенлык тудыра. Күп очракта хастаханәгә китерелгән балалар әле ятим дип саналмый – бу статус аның ата-анасын хокукларыннан мәхрүм иткәч кенә бирелә. Мондый җитди карар кабул ителгәнче, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар ата-ананы, гаиләне җентекләп тикшерә. Ата-анасы кулына тапшыру сабыйның тормышы өчен куркыныч тудыра, дигән карар кабул ителгәч кенә, ата-ана балага булган хокукларыннан мәхрүм ителә.

Берничә ел элек стационарда авыр хәлдә калган әниләр һәм аларның сабыйлары өчен куну һәм яшәп тору урыннары оештырылган була. Бу эш тулы бер программа итеп алып барыла. Кулында бәләкәй бала белән калган, торыр урыны да, эше дә булмаган әниләр монда килеп, берничә ай яши алган. Бу программа әниләргә сабыйларын калдырып китмичә, алардан аерылмаган килеш эш эзләргә, тормышларын җайларга мөмкинлек биргән.

“Без әни белән бала арасындагы бәйләнешне өзми идек. Шушы программа буенча озак еллар эшләү дәверендә без анага авыр вакытта ярдәм кулы сузарга кирәклегенә төшендек. Шундый әниләрне балалары белән бергә үзебездә урнаштыра идек. Нәтиҗәләре сөенерлек булды: алты ел эчендә 112 ананың 98 е үз баласыннан баш тартмады”, - дип искә ала Татьяна Мороз.

Программа дәүләт грантлары хисабына тормышка ашырылган. Тик соңгы елларда мондый грантлар бирү туктатылган. Шуңа күрә стационарда хәзер әниләргә вакытлыча яшәп тору урыны юк - моның өчен акча каралмаган, дәүләт акчаны балаларга гына бирә. Шулай да хастаханә җитәкчелеге өметен өзми – алар, киресенчә, мондый үзәкне зуррак итеп, күбрәк кешегә ярдәм итәрлек итеп төзергә хыяллана. “Кризиска каршы үзәк”нең яңа проекты әзер дә инде.

“Без хастаханә янында шундый үзәк төзергә җыенган идек, аның проекты да ясалды. Тик менә 2017 нче елдан бирле бөтенесе туктап калды. Без әниләрнең балалары белән берни эшләми дәүләт җилкәсендә, кеше тәрбиясендә ятуларын теләмибез. Алар үзләре кер юсын, ашарга әзерләсен, көнкүрешләрен үзләре җайласын. Шул арада эшкә урнашып, алга таба тормышларын үзләренчә алып бара башласыннар. Тик һәрбер кешенең иң авыр, аяныч хәлдә калган вакыты була, без әниләргә шул вакытта ярдәм итәргә, коткарып калырга телибез”, - дип аңлата балалар стационары мөдире.

Акча бирелмәгәнгә, әниләр һәм бәбиләр өчен булачак үзәк төзелеше, проекты гына ясалган килеш, тукталып калган. Татьяна Мороз бу программасын яңадан эшләтеп җибәрә алса, бәлки Казанда ташландык балалар саны да кимер иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100