Ташлаган өчен, Чаллы егете кызның интим фотоларын интернетка тараткан
Чаллы суды 38 яшьлек ир-атны «Яла ягу» маддәсе буенча гаепле дип тапты.
Былтыр декабрь аенда бу ир «Вконтакте» челтәрендә элек бергә яшәгән хатынның интим фотоларын куйган. Бу хатын белән алар хезмәттәш булган. Ике ай бергә яшәгәннәр, ләкин хатын ташлашырга карар кылган. Шуннан бу пар аерылышкан.
«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, хатын ташлаган өчен ир үч алырга уйлаган. Хатынның интим фотосын, яла яккан сүзләр язып, интернетта тараткан.
Гаепләнүче ир үз гаебен таныган, дип хәбәр иткән Чаллы прокуратурасы матбугат хезмәте.
Судья яла ягучы ирне 80 сәгать мәҗбүри хезмәткә хөкем иткән.
Бу ирне коммуналь хуҗалыкка беркетәчәкләр һәм ул җәяүлеләр йөри торган тротуарларны тәртипкә китерергә тиеш булачак.