news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ташкабактан ябыктыра торган аш

Әлеге аш диетадагы хатын-кызлар өчен файдалы, чөнки анда калориялар аз. Әзерләве дә тиз һәм җайлы.

news_top
Ташкабактан ябыктыра торган аш
Кирәкле ингредиентлар: 500 грамм ташкабак, 1 суган, 2 тырнак сарымсак, 1 кишер, тәменчә тоз, борыч, укроп яисә петрушка 

Суган белән сарымсакны көнбагыш маенда кыздырабыз. Бераздан эре угычтан чыккан яисә вак итеп туралган кишер салабыз. 10 минутлап кыздырабыз. Өстенә ташкабак салабыз. 4 минут кыздырабыз. Аннан яшелчәләр капланганчы кайнар су салабыз. Ярты сәгать чамасы сүрән утта пешерәбез. Пешкәч, уттан алабыз. Блендерда әйләндерәбез. Ташкабактан аш-пюре әзер. Ашны укроп яисә петрушка белән бизибез. Аш янына сохарый куябыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар