Ташкабактан коймак
Җырчы Лилия Муллагалиевадан ташкабак һәм цукинидан коймак әзерләү рецептын тәкъдим итәбез
Ташкабак яки цукинины эре угычтан уарга, тоз сибәргә, суы чыкканчы торырга тиеш. Аннары суын түгәргә, 3 йомырка,1 камыр көпшәкләгеч яки аш серкәсе салынган сода, берничә тырнак изелгән сарымсак, тоз, шикәр комы, туралган яшеллек, бераз он салып болгатырга.
Коймак камыры кебек катнашма булырга тиеш. Кызган майлы табада ике ягын да кыздырырга.
Тәмле булсын!!!
Коймак камыры кебек катнашма булырга тиеш. Кызган майлы табада ике ягын да кыздырырга.
Тәмле булсын!!!